Бәдер сугышы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Бәдер сугышы картасы

Бәдер сугышы (гар.غزوة بدر)— мөселманнар һәм потка табынучы көрәешләр арасындагы, Һиҗрәтнең икенче елында Рамазан аеның 17 нче көнендә, җомга көнне (624 ел, 17 март) килеп чыккан беренче мөһим сугыш. Ул Хиҗаз җирлегендә, Бәдер коелары янында була. Мөселманнарның бу сугышта җиңүе исламның таралуын Өхед сугышындагы (627 ел) җиңелүләренә кадәр көчәйтә. Мөселманнар гаскәрендә 300-317 кеше була: 82-86 мөһәҗир, 61 кеше Аус, 170 Хәзрәҗ кабиләсеннән.[1]

Корәйшиләргә каршы сугышның сәбәпләре[үзгәртү]

Мөхәммәд пәйгамбәр эшчәнлегенең Мәккә чорында, мөселманнарны мәсхәрәләү, янау, бойкот, кыйнау, үлем куркычына дучар иткәннәр. Бу Мөхәммәд пәйгамбәрне мөселманнарны Хәбәшстанга күчерергә, ә аннары Йәсрибкә (Мәдинәгә) күченеп китәргә мәҗбүр итә. Мәдинәлеләр ислам кабул итү сәбәпле, мөселманнарның хәлләре ныгый: аларның гаскәрләре барлыкка килә, ләкин корәешләрнең гаскәрләре күбрәк санлы була. Мәдинә шәһәре яныннан мәккә сәүдәгәрләренең кәрваннары үткән, мөселманнар башта шул кәрваннага һөҗүм итәләр. Шундый һөҗүмнәр нәтиҗәсендә, корәешләрнең башлыкларына басым ясалган, шулай ук мөселманнарның тартып алынган малларының бер өлеше кире кайтарылган.

Бәдер сугышының үзенчәлекләре[үзгәртү]

Бу сугышның зур мөһимлегенә карамастан, бер мең тирәсе корәешләр гаскәреннән (Г. Лебон 2000 санын күрсәтә[2]) 70 кеше генә үтерелә (Ибн Исхак әйтүенчә, 50 кеше), а 300 тирәсе мөселманнардан – 14. Шулай итеп, сугышта катнашучыларның 6,4 %ы гына һәлак була. Дөрес, кайбер мөселманнар, мәсәлән Сәгъд ибне Мугъаз, дошманнарны мондый мөһим сугышта исән калдыру белән риза булмаганнар. Мөхәммәд пәйгамбәр, кайбер кешеләернең, мәсәлән Бану Хәшимлеләр, үз теләкләренә каршы чыкканарын белгәч, аларны үтерүне тыя. Шул ук сәбәптән абыйсын үтерүне дә тыя.

Язмаларда бу сугышта фәрештәләрнең катнашуы турында да әйтелә. Бу фәрештәләр катнашкан бердәнбер сугыш була (аларың булуын мөшрикләр дә таныганнар, мәсәлән Әбу Суфьян).

Бәрелеш[үзгәртү]

Мөхәммәт пәйгамбәргә Әбу Суфьян ибне Хәрб җитәкчелегендәге корәешләрнең зур кәрваны Сүриядән кайтуы турында хәбәр килә. Кәрван 30 яки 40 кешедән торган. Хиҗазга килеп җитүче Әбу Суфьян мөселманнарның һөҗүм әзерләвен белеп ала, һәм ул Мәккәгә, корәешләрне сугышка чакырырга, кеше яллап җибәрә. Бөтен корәеш аксөякләре бәрелешкә әзерләнәләр, Әбу Ләһәбтән башка – ул үзенең урынына әл-ас ибне Хишәм ибнел-Мугъыйрәне җибәрә. Бәну Адий ибн Кәгб нәселеннән башка, барлык ншселләрдән дә вәкилләр була.

Мөхәммәд пәйгамбәр дүшәмбедә, Рамазаннаң 8 нче көнендә, юлга чыга, үзе урынына Амр ибне Үмм Мәктумны калдырып. Аннары Әбу Лубәбәне кире кайтара һәм Мәдинә башлыгы итеп билгели. Мөхәммәд пәйгамбәр сугыш байрагын Мусаб Ибне Гумәйргә бирә. Пәйгамбәрнең үзенең алдында ике кара байрак була: берсе Гали ибне Әбу Талибта, икечесе әнсарларда. Дөяләрнең саны җитмешкә җиткән, ләкин атлар саны ике генә була (ә мөшрикләрнең – 100). Сәхабәләр бер дөядә берничәүләп утырганнар. Мөхәммәд пәйгамбәр бер дөядә Гали һәм Мәрсад ибне Әҗбу Мәрсад әл-Ганәви белән бергә утырган. Тылда башлык итеп Бәну Мәзин ибн ан-Нәҗҗәр нәселеннән Кайса ибн Саасаа билгеләнә. Ибне Хишам тапшыруынча, әнсарларның байрагы Сәгъд ибне Мугъазда була. Мөхәммәд пәйгамбәргә корәешләрнең кәрваннарын яклау өчен чыгулары турында хәбәр килеп ирешә. Мөселманнар Бәдер үзәнлегенә килеп җиткәч, пәйгамбәр бер сәхабә белән гаскәрләрдән аерыла, бер бәдәвине очратып, үзенең кем икәнлеген белгертмичә, аңардан мөселманнарның һәм корәешләрнең торган урыннары турында сораша. Мөхәммәд пәйгамбәр башкалар янына кайта, ә кич җиткәч, Гали, Зүбәйр ибнел-Гәввам, Сәгъд ибн Әбу Ваккас һәм башка кайбер сәхабәләрне, алар корәешләр турында белешсеннәр дип, Бәдер сулары янына җибәрә. Алар анда Бәну әл-Хәҗәҗ хезмәтчесе – Әсләмә һәм Бәну әл-Ас ибне Сәет хезмәтчесе – Әрид Әбу Йәсарны очраталар, үзләре белән алып китәләр һәм сорау алу үткәрәләр.Бу сугышка Мәккә шәһәренең бөтен аксөякләре диярлек чыкканлыгы беленә. Бәсбәс ибне Әмр һәм Адий ибне Әбу әз-Зәгъбә, күзәтчелек ясап, корәешләрнең иртәгә яки берсекөнгә киләчәкләрен беләләр.

Мөшрикләрнең гаскәре кызу төньякка Бәдер янына якынлаша. Юлда алар, Әбу Суфьянның, Бәдерне якта калдырып, Кызыл диңгез ягына таба борылуы сәбәпле, мөселманнардан кача алуы турында хәбәр алалар. Корәешләрнең гаскәрләре кайту теләген белдерә, ләкин Әбу Җәһел каршы була – ул Бәдергә юнәлеп, мөселманнарны куырга тели. Шулай да Бәну Захра нәселе кире кайта, ә калган гаскәрләрнең саны меңгә җитә.

Корәешләр әл-Әкәнкәл ком калкулыгы янында туктыйлар. Үзәнлектә яңгыр башлана. Җирнең балчыклануы сәбәпле, корәешләр юлларын дәвам иттерә алмый башлыйлар. Мөселманнарның юлында шулай ук яңгыр ява, ләкин алар юлларын дәвам иттереп, коеларга беренче булып килеп җитәләр. Мөселманнар бөтен коеларны күмәләр, үзләре туктаган коедан башка – алар аңардан сулык төзиләр. Әл-Әсуад ибн Габдел-Асад әл-Мәхзуми – сугышның беренче корбаны була. Ул Хәмзә ибне Габдел-Мотталиб белән сугышканда үтерелә. 3 бергә-бер чыгып сугышудан соң, бәрелеш башлана. Бәрелеш нәтиҗәсендә мөселманнар җиңүгә ирешәләр, ә мөшрикләрнең гаскәре тар-мар ителә. Мөселманнардан 14 үтерелә, ә корәешләрдән 70 кеше һәм шуның хәтлек үк әсирлеккә алына. Бу сугышта мөселманнарның төп дошманнарыннан берсе – Әбу Җәһел үтерелә.[1].

Әсирләргә мөнәсәбәт[үзгәртү]

Әсирләрдән ике кешене җәзалыйлар – алар мөселманнарга дошманлыклары белән аерылып торган Укбә ибне Әбу Мугәйт һәм ән-Нәдр ибнел-Харис булалар. Әсрләрне сәхабәләр арасында бүләләр. Мөхәммәд пәйгамбәр әсирләргә яхшы мөгамәләдә булырга куша. Мөслманнар бу әмерне үтиләр: үзләре хөрмә ашаганда да, әсирләргә ипи ашатканнар (хөрмә ярлыларның азыгы булып саналган).

Әсирләрне бер кеше өчен меңнән алып дүрт меңгәчә дирхәм акчага азат иткәннәр. Ә акчалары булмаганнарны, ярлыларны түләүсез иреккә җибәрәләр.

Искәрмәләр[үзгәртү]