Бәкер Белоусов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бәкер Белоусов latin yazuında])
Бәкер Белоусов
Туган телдә исем Бәкер Җәббар улы Белоусов
Туган 2 май 1897(1897-05-02)
Сембер губернасы , Сөнгәләй өязе, Зөябаш авылы
Үлгән 13 июнь 1920(1920-06-13) (23 яшь)
Үргәнч
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе байрагы
Һөнәре хәрби

Бәкер БелоусовГражданнар сугышы каһарманы. 1нче аерым Идел буе татар укчылары бригадасының сәяси комиссары.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәкер Җәббар улы Белоусов 1897 елны Сембер губернасының Зөябаш авылында дөньяга килгән.

1907-18 елларда Сембер губернасында Зөябаш һәм Гурьевкада Акчуриннар фабрикаларында тукучы булып эшли.

1918 елда Сембер губернасы башкарма комитетында, Сембер Гадәттән тыш комиссиясе, РКП(б) губкомы каршындагы мөселман секциясе әгъзасы. 1919 елда Сембер шәһәре милисә идарәсе башлыгы. 1919 елның җәеннән Кызыл Армиядә: Үзәк мөселман хәрби коллегиясе әгъзасы, 2 нче, соңыннан 1 нче аерым Идел буе татар укчылары бригадаларының сәяси комиссары, Бөтенрусия Үзәк Башкарма Комитетының «Кызыл Шәрекъ» агитпуезы хезмәткәре.

Бәкер Белоусов 1920 елның 13 июнендә Караком чүлендә качып яткан басмачылар отряды янына сөйләшүләр өчен килгәч үтерелә.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Юсупов А. Бякир Белоусов: Док. повесть. Казань, 1969;
  • Касимов Г. Б.Д. Белоусов // Борцы за счастье народное. Казань, 1988. Кн. 3.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]