Бәләбәй

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бәләбәй latin yazuında])
Бәләбәй
Карта
Ил Россия
Җөмһүрият Башкортстан
Район Бәләбәй районы
Координатлар 54°6'0"тн, 54°8'0"кнч
Мэр Кашапов Ахтям Аглямович
Нигезләнгән 1715
Мәйдан 34,6 км²
Климат уртача
Халык саны 60 692 кеше
Телефон коды 34786
почта индекслары 452000

Бәләбәй (рус. Белебей, баш. Бәләбәй, чуаш. Пелепей) шәһәре — Башкортостандагы Бәләбәй районының үзәге.

Географик мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уфадан 180 км ераклыкта, Үсән елгасы буенда урнашкан. Якындагы тимер юл станцияләре Урыссу (Татарстан) һәм Туймазы.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәләбәй климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Уртача температура, °C −11,4 −11,2 −6,1 4,3 13,5 19,0 20,9 18,3 12,4 4,3 −5,1 −10,7 4,1
Чыганак: NASA. База данных RETScreen

Тарихи мәгълүматлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәләбәй беренче кат 1715 елда, чуаш авылы буларак искә алына. 1781 елда өяз шәһәре статусы бирелә, башта Уфа губернасына карый, 1796 елда Ырынбур губернасына күчерелә, 1865 елда яңадан Уфа губернасында.

XX гасырның егерменче елларына кадәр Бәләбәй, өяз үзәге буларак, Башкортстанның көньяк-көнбатыш өлешен берләштереп торган. Ул бүгенге Әлшәй, Дәүләкән, Бишбүләк, Миякә, Ярмәкәй, Бакалы, Чакмагыш, Туймазы, Шаран, Бүздәк районнары биләмәләрен үз эченә алган.

АТССР оештыру турындагы дикритта (боерык), Уфа губернасының Бәләбәй һам Бөре өязләрен Татарстанга кертү мәсьәләсен шул төбәкләрнең халкы үзе карар кылырга тиеш булган. Халык фикере белән хисаплашмича, мәсәләне кичектерәләр һәм оныттыралар.

1953 елны якындагы Шкапов нефть ятмасын ачу белән шәһәр үсә башлый. 1955 елда Бәләбәйдә «Аксаковнефть» нефть чыгару идарәсе барлыкка килә, Бәләбәйдә конторасы урнаша.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1897[1]1920[2]19391959[3]1970[4]1979[5]1989[6]2002[7][8]2010[9]1 гый 2018[10]
5835160015 53525 81032 13943 91752 85760 92860 18859 175
1 гый 2019[11]2020[12]
59 13759 229

Халык саны 60,7 мең (2010). 2002 елгы Бөтен россия халык санын алу буенча милли состав: руслар — 46,9 %, татарлар — 23,6 %, чуашлар — 12 %, башкортлар — 11 %.

Танылган кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәрдәге иң зур предприятие — “Автонормаль” заводы. Әмма шәһәрдә эшсезлек булуга карамастан, бу пред­приятиегә дә эшкә килергә теләүчеләр бик аз, чөнки хезмәт хакы түбән. 70-80 елларда завод эшчеләргә фатир төзеп бирә иде. Аның шифаханәсе, пионер лагере, балалар бакчасы, стадионы да нәтиҗәле эшләде. Завод эшчеләренә ял йортларына льготалы путевкалар бирелә иде. Заводта эшләүчеләрнең хезмәт хакы да бу елларда иң югарылардан саналды. Хәзер боларның берсе дә юк. Әйтерсең, эшче халык тир түгәргә генә тиеш.

Күптән түгел заманча технологияләр белән җиһазландырылган ит комбинаты һәм трикотаж фабрикасы исә бөтенләй ябылды. Кыскартулар, күчерүләр нәтиҗәсендә шәһәрнең салым базасы да нык какшады.[13]

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урта гомуми белем[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәләбәй шәһәрендә өч милли гимназия эшләп тора. Шулар исәбендә Бәләбәй татар гимназиясе аеруча игътибарга лаек. Башкортстан шартларында татар мәгърифәте һәм мәдәнияте үзәге булып торган гимназия 2003 елда Татарстан Мәгариф министрлыгының Каюм Насыйри исемендәге Дипломы һәм премиясенә лаек булган иде. Ә 2008 елда ул Россия күләмендәге уку йортлары арасында үткән инновацион үсеш программалары бәйгесендә җиңүчеләр рәтенә кереп, 1 млн сумлык Грант яулады. Биредә дистә елга якын “Сәләтле балалар”, “Сәламәтлек” программалары; алар нигезендә ике эксперименталь мәйданчык: район күләмендәге – “Сәламәтлек” һәм федераль күләмендәге – “Булат Юнысбаевның фәннәр укыту сыйфаты белән идарә итүнең инновацион электрон-челтәрле технологиясен сынап үзләштерү (РОСТ)” эшли. Гимназиянең ел да балалар сабан туе уза. 15 ел дәверендә бер укучы да хокук тәртибе бозучылар яки милициядә хисапта торучылар рәтендә булмады. Гимназия директоры Нурмөхәммәт Хөсәенов — үз эшенә бирелгән булдыклы җитәкче, оста педагог.

Югары уку йортлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урта махсус уку йортлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1930 елда (бирегә Уфадан чуаш педтехникумын да күчерәләр) аны Бәләбәй педагогия училищесы дип атый башлыйлар, 1937 елда ул рәсми рәвештә татар һәм чуаш педтехникумы исемен ала.

1947 елда Бәләбәй педучилищесына Дәүләкәннекен, 1955 елда Кушнаренко һәм Бөре педучилищеларын кушалар. 2001 елдан башлап ул педагогия колледжы дип атала башлады. Бүген анда рус, башкорт, татар, чуаш бүлекләре, шулай ук мәктәпкәчә балаларны тәрбияләүчеләр бүлекләре эшли. Аның 300 урынлы тулай торагы, спорт залы, авыл хуҗалыгы участогы бар.[14]

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

“Илһам чишмәләре” төбәкара шигърият фестивале.

Матбугат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Бәләбәй хәбәрләре» (тат.), «Урал Сасси» (чуаш) газеталарының редакциясе урнашкан.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Рәсәй империясе җанисәбе (1897)
  2. 1920 елгы Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алу
  3. СССР җанисәбе (1959)
  4. СССР җанисәбе (1970)
  5. ССҖБ җанисәбе (1979)
  6. СССР җанисәбе (1989)
  7. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg2.php
  8. Бөтенрусия җанисәбе (2002)
  9. Бөтенрусия халык санын алу, 2010
  10. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  11. Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
  12. https://web.archive.org/web/20200822004543/https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/CcG8qBhP/mun_obr2020.rar
  13. Комбинатны яптылар, почтаны күчерәләр, чиратта дәваханәме?(үле сылтама)
  14. Бәләбәй “портлы” шәһәр генә түгел(үле сылтама)