Бәраәт кичәсе
| Архитектура | |
|
Гарәб ·Әзери |
|
| Сәнгать | |
| Бию | |
| Кием | |
|
Abaya ·Agal ·Boubou |
|
| Бәйрәмнәр | |
|
Һиҗри Яңа ел ·Ураза бәйрәме ·Корбан бәйрәме |
|
| Әдәбият | |
|
Arabic ·Azeri ·Bengali |
|
| Музыка | |
| Dastgah ·Ghazal ·Madih nabawi |
|
| Театр | |
Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.
Бәраәт кичәсе (гар.:ليلة منتصف شعبان, төр. Beraat Kandili) — мөселман ел исәпләве буенча шәгъбан аеның 14 еннән 15 енә төнгә туры килгән кичә. Бәраәт сүзе, гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә, "берәр авырлыктан котылу" мәгънәсенә туры килә.
Мөселманнар ышануынча, бу төнне Аллаһы Тәгалә кешеләрнең еллык язмышын, бәхет-сәгадәтләрен билгели. Шулай ук ике Бәраәт кичәсе арасында үләсе кешеләрнең исемнәре Газраилнең сәхифәләренә теркәлә. Бәраәт гөнаһлардан котылу, бәхет һәм иминлек, уңышлар һәм изгелекләр иңә торган кичә дип санала. Шуңа күрә бу кичәдә мөселманнар Аллаһы Тәгаләдән үзләрен һәм мәрхүмнәрне гөнаһлардан коткаруын сорап дога кылалар.
Шулай ук бу кичәдә Коръән Ләүһе-Мәхфүздән күкләргә иңгән дип санала.
Ислам галимнәре раслаганча, Кадер кичәсеннөн соң иң изге кичә – Бәраәт кичәседер. Чөнки Коръән беренче мәртәбә Бәраәт кичәсендә дөнья күгенә иңдерелгән, вә Кадер кичәсендә Пәйгамбәребезгә төшерелә башлаган.
Бәраәт кичәсендә киләчәк бер ел эчендә бөтен мәхлукатның, бөтен барлыкның ризыклары, байлык вә ярлылык xәлләре, дөньяга мөнәсәбәтле дәрәҗәләре, яңа туачак вә ул ел эчендә вафат булачак кешеләр – барысы да бу кичне билгеләнер дип санала.