Бәркә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бәркә latin yazuında])
Бәркә
Җучи Олысының бишенче хакиме
Вазыйфада
1257 – 1266
Аңа кадәр Улакчы
Дәвамчысы Мәнгүтимер
Туган 1209(1209)
Борхан-Халдун[d], Монголия
Үлгән 1266(1266)
Тбилиси, Грузинское царство[d][1]
Әти Җучи

Бәркә (tat. lat. Bärkä(үле сылтама), بركه خان‎‎)(1209-1266) - Җучи Олысының бишенче хакиме. Җучинең улы, Чыңгызханның оныгы. Алтын Урданың беренче мөселман ханы.

Мисырдагы мәмлүкләр белән берләшмәне төзеп, үз ырудашына - Хулагу - Иран илханына каршы сугышкан. Бату ханның сәясәтен дәвам иттергән: Алтын Урданың бөтенлеген һәм бәйсезлеген ныгыткан. Бәркә идарә итүе нәтиҗәсендә Алтын Урдада Идел буе Болгарыннан Ислам дине актив таратыла башлаган һәм чынында Алтын Урда Бөек Ханнан бәйсез дәүләткә әйләнгән.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алтын Урда чәчәк ату дәверендә

Бәркә - Җучинең өченче улы.

Бәркә Көнбатышка яуда гаскәр башлыгы булып кыпчакларга каршы сугышкан, Арҗумак, Куранбас, Капаран кыпчак яубашларын әсирлеккә алган.

Көнчыгыш Аурупага һөҗүменнән соң 1242 елда Бату хан кире түбән Иделгә кайта. Бу вакытта түбән Иделнең яңа дәүләттә алып торган урыны үсә башлый. Бәркә Бату ханнан төньяк Кавказ далаларын үз эченә алучы биләмәләр белән идарәне үз өстенә ала.

1254 Бату Бәркәдән бу биләмәләрне кире алып аңа Иделдән көнчыгышка күчәргә әмер бирә.

Ислам динен кабул итү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1240 еллпрда Бәркә Идел буе Болгары йогынтысында Ислам динен кабул иткән. Ислам дине кабул иткәннән соң Бәркә хан Идел буе Болгары һәм Урта Азия сәүдә үзәкләрендә таяныч алган.

Алтын Урда хакимиятенә килү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бату хан үлгәннән соң Алтын Урда тәхетенә христиан динен тотучы Сартак утыра. Әмма тәхеттә ул озак утыра алмый: Каракорымнан кайткан чакны юлда үлә. Тәхеткә үзе утырырга өметләнеп, аны Батуның энесе Бәркә үтерткән, дигән хәбәр кала. Бөек хан Мәнгү шулай да Алтын Урда тәхетенә Сартакның малае Улакчыны утырта. Анысы да шул ук елны үлеп киткәннән соң гына, Жучи улусының аксөякләре ярдәмендә тәхеткә Бәркә хуҗа була.[2]

Бәркә идарә итүе казанышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алтын Урда мөстәкыйльлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алтын Урда 1300 елда

Бәркәнең хан булып идарә итүе дәверендә Алтын Урдада ике зур вакыйга булып уза: Монголия империясеннән аерылып, Алтын Урда мөстәкыйль дәүләт буларак яши башлый һәм рәсми төстә ислам дине кабул ителә.

Бату исән чакта ук Алтын Урда акрынлап мөстәкыйльлек ягына тарта, әмма Жучи улусы рәсми төстә империя эчендә яшәгәнлектән, ханнарны кахан куя һәм акча да кахан исеменнән суктырыла. Ә инде Хублай бөек хан булып алгач һәм башкаланы да Каракорымнан Ханбалыкка (Пекинга) күчергәч, ике башкаланың арасы тагын да ераклаша төшә. Бәркә моннан оста файдалана—бөек ханны санга сукмый башлый.

Эчке сәясәте: шәһәрләр төзү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәркә хан Ислам динен кабул иткәннән соң шәһәр тормышын һәм сәүдә үстерә башлаган. Идел буе Болгары йогынтысында булып Бәркә күп яңа шәһәрне салган һәм иске сәүдә үзәкләрен ныгайткан.

Алтын Урда шәһәрләрендә мәчетләр, мәдрәсәләр, кәрван-сарайлар ачыла. Сарай-Бату шәһәре Сарай-Бәркә дип йөртелә башлаган.

Болгар шәһәрен үстерү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Болгар шәһәре Җәмигъ мәчетенең Зур Манарасы, 1236 елдан соң төзелә башлаган

Болгар шәһәре яулардан соң тиз үсә башлый һәм Алтын Урданың иң мөһим икътисади, сәяси үзәгенә әверелә.

Болгар шәһәре - Бәркә хан икамәтгяһе [3] булган. Поло бертуганнары 1261-1262 елларда Болгар шәһәрендә булып күп мөһим тарихи мәгълүматлар калдырганнар.

Болгар шәһәрендә акча сугу йорты урнашкан булган.

Ислам дине таралышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дин мәсьәләсенә килгәндә, Бату исән чакта ук мөселманнарга иркенлек туа; Бату хан, бүтәннәргә сиздермичә генә, ислам динен кабул иткән икән, дигән хәбәрләр дә була. Әмма Алтын Урда ислам динен рәсми рәвештә Бәркә заманында кабул итә. Бу хәлне Мисыр тарихчысы ән-Нүвәйри XIV йөз башында иҗат иткән энциклопедик хезмәтендә болай тасвирлый: «Чыңгыз хан нәселеннән чыгучылар арасында ул /Бәркә/ беренче булып ислам динен кабул итте: аңа кадәр мөселман булып китүчене безгә берәүнең дә әйткәне булмады. Ул мөселманга әйләнгәч, халкының күпчелек өлеше дә исламга күчте».

Халык санын исәпкә алу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәркә хан тәхеттә утырган дәвердә, 50 нче елларның азагында, Алтын Урдада һәм аңа буйсынган дәүләтләрдә, шул исәптән Русьтә да, беренче мәртәбә халык санын исәпкә алу уздырыла (кызганычка каршы, аның мәгълүматлары сакланмаган).

Бәркә 1257 елда Владимир, Сүздәл, Рязань, Мөрәм кенәзлекләренә татар баскакларын җибәргән һәм халык санын исәпкә алу уздырыла, хәрби курмалар [4] (төмәннәр, меңнәр, йөзләр, уннар) оештырыла. Руханиләр (мөселманнар, православ чиркәү) ясак түләмәгәннәр.

Хулагу Ираны белән сугыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәркә идарә иткән чакны Иран белән ике арада сугыш башлана. Чыңгыз нәселеннән чыккан Хулагу Иранның шаһы булып утырганда купкан бу сугыш Хулагуның варисларына да кала—йөз елга якын сузыла.

Алтын Урданың белән Хулагу Ираны чигендә 1262 елда бәрелешләр башлана. Алтын Урданың көньяк чиге Кавказда булган. Сугышның төп сәбәбе: мөселман халиф әл-Мустасимне Хулагу тарафыннан үтерү.

Татар ханы Бәркә Чыңгызхан васияте буенча көньяк Кавказ җирләренә (Әзәрбайҗан һәм Арран) ия булырга тиеш булган.

Шул сугыш башлангач, Алтын Урда Мисыр белән солых төзергә мәҗбүр була, анда исә бу вакытта мәмлүкләр нәселе солтан булып тәхеттә утыра.

Мәмлүкләр белән бергәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәмлүкләр—Идел буеннан чыккан кыпчаклар, гарәпчә «коллар» дигәнне аңлата: монгол явы заманында бер төркем әсирне кол итеп Мисырга озаталар. Анда алар Әййүбиләр нәселенең гвардиясе булып хезмәт итәләр.

1250 елны мәмлүкләрнең хәрби башлыклары Әййүбиләрне тәхеттән бәреп төшерәләр дә үз солтаннарын утыртып куялар. Мәмлүк солтаннары Мисыр һәм Сүрия белән 1517 елга кадәр һәм тагын яңадан XVIII йөздә Мисырда идарә итәләр. Бу нәселдән гаять зур дәүләт эшлеклеләре чыга, мәсәлән, бөтен дөньяга танылган Бибарс (1260—1277).

Мәмлүкләр Мисыры белән Алтын Урда арасында һәм сәяси, һәм икътисадый, һәм мәдәни дуслык урнаша.

Кавказ сугышының беренче чоры: 1262—1263[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1263 елның 13 гыйнварында Терек буенда Бәркә һәм Хулагу арасында хәлиткеч сугыш булган. Бу сугышта Бәркә гаскәре җиңә. Ике яктан күп югалтулар булган. Хулагу Тәбризгә чигенә һәм яңа сугышка әзерләнә башлый.

Фракиягә яу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1265 елда Бәркәнең татар гаскәре Дунай буе Болгарына булыша һәм Византиягә болгар-татар явы оештырыла. 20 меңле Алтын Урда гаскәре Византияне Хулагу Ираны белән хезмәттәшлеге өчен җәза бирмәкче булган.

Татар гаскәре Константинопольгә һөҗүм итмәгән, ләкин Энос шәһәрен басып алган, селҗүк солтанын Византия әсирлегеннән азат иткән.

Кавказ сугышының икенче чоры: 1265—1266[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәркә гаскәре Ногайга булышка барган, Кура елгасында Бәркә татар гаскәре һәм Абага гаскәре арасында җәядән ату бәрелеше 14 көн дәвамында булган.

Бәркә Кура елгасы аша чыгу өчен Тифлис шәһәренә юнәлгән, ләкин анда авырып киткән һәм тиздән үлгән.

Бәркә үлгәннән соң Алтын Урда һөҗүмне туктаган һәм сугыш хәрәкәтләре тәмамланганнар.

Соңгы яу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кавказ яуда 1265-1266 барганда Бәркә авырып киткән һәм үлгән. Сарай-Бату шәһәрендә күмелгән булган.

Бәркә ханнан соң тәхеткә Батуның оныгы Мәнгүтимер утыра (1266—1282).

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элгәре:
Улакчы
Җучи Олысы хакиме

12571266
Аннары:
Мәнгүтимер

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Deutsche Nationalbibliothek Record #1027304044 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  2. Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.
  3. резиденция
  4. подразделениеләр

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.
  • Фәхретдинов, Р. Татар тарихы
  • Ризаэтдин Фәхретдин. Алтын Урда ханнары. – Казан, 1996
  • Закиров С. Дипломатические отношения Золотой Орды с Египтом / Отв. редактор В. А. Ромодин. — М.: Наука, 1966. — 160 с.