Бәтынсөгъбан Шимали

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бәтынсөгъбан Шимали (гарәп. بطن‌الثعبان شمالیбәтн әҫ-ҫө‘бан шимали — «зур елан карынының төньяктагы»[1]; Аждаһа χ, χ Dra) — Аждаһа йолдызлыгының куш йолдызы. Йолдызларның күренмә йолдызча зурлыгы +3,68m / +5,67m тәшкил итә. Бу йолдыз Җирдән 26,3 яктылык елы ераклыкта урнашкан.

Хасиятләр[үзгәртү]

Аждаһа χ A һәм B иптәш-йолдызларыны баш эзлеклелеккә исәпләнәләр. Алар гомуми масса үзәгә тирәсендә сузылган орбитадан (e = 0,414) әйләнәләр. Бер әйләнешне алар 280,5 тәүлек эчендә үтәләр.

Аждаһа χ A[үзгәртү]

Системаның төп йолдызы — сарылы-аклы кәрлә, масса һәм зурлыгы буенча безнең Кояштан бераз зуррак. Аның диаметры һәм массасы 1,2 һәм 1,03 Кояшныкына тигез, ә яктыртучанлыгы — 1,86.

Аждаһа χ B[үзгәртү]

Икенче йолдыз исә — кызгылт-сары кәрлә булып тора, тоныкрак һәм түбән массалы йолдыз. Аның массасы 0,75 Кояшныкына тигез, ә яктыртучанлыгы — 0,29.

Күренүчәнлек[үзгәртү]

Йолдызның координатлары (J2000 дәвере):

Исем[үзгәртү]

Йолдызның гарәп теленнән алынган исем Бәтынсөгъбан Шимали (гарәп. بطن‌الثعبان شمالیбәтн әҫ-ҫө‘бан шимали, инг. Batentaban Borealis) «Аждаһаның карынында» икедән төньяктагы йолдызны белдерә.

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Бәтын — корсак, карын, эч; сөгъбан — зур елан, аждаһа; шимали — төньякка караган. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б.