Бәхрәйн

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Бәхрәйн
مملكة البحرين
Бәхрәйн Мәмләкәте
Байрак Герб
{{{кыска исем}}} байрагы {{{кыска исем}}} гербы
{{{кыска исем}}} урнашуы
Бәйсезлек 14 августа 1971(Бөекбританиядән)
Идарә итү формасы җөмһүрият
Рәсми тел гарәпчә
Башкала Манама
Король Хәмәд ибне Иса әл-Хәлифә
Премьер-министр Хәлифә ибне Сәлман әл-Хәлифә
Мәйдан
– Барлыгы
– % Су

665 км²
0%
Халык саны
– Барлыгы (2009)
– Тыгызлык

~791 меӊ кеше
1 143 кеше/км²
Акча Бәхрәйн динары
Тулаем милли продукт 14,08 млрд. $
ТМП кеше башына 20 500 $
Вакыт UTC +3
Интернет домены .bh
Телефон коды 973

Бәхрәйн (рәсми Бәхрәйн Мәмләкәте; гарәп. مملكة البحرين‎) — Фарсы култыгындагы Бәхрәйн архипелагында урнашкан дәүләт. Гарәп дәүләтләре арасында иң кечкенәсе. Бәхрәйн Согуд Гарәбстаны көнчыгыш ярларыннан 16 км ераклыктагы өч чагыштырмача зур һәм күпсанлы вак утрауларда урнашкан. Согуд Гарәбстаны белән машина күпере аркылы тоташкан.

Эчтәлек

[үзгәртү] Тарих

Б.э.к. III меңьеллыкта Бәхрәйн җирләрендә алга киткән цивилизация булган. Дилмун дәүләте дип аталучы дәүләт шумерларны һәм башка Елгаара халыкларын Һинд елгасы буе халыклары белән бәйләүче диңгез юлында ятучы мөһим сәүдә үзәге булган.

[үзгәртү] Халык

2007 елда 708573 кешелек халыкның якынча яртысы нигездә Ираннан күчеп килгән эшче-иммигрантлар һәм аларның гаилә әгъзалары булган. Бәһрәйндә Аурупа һәм Көньяк Азия халыклары вәкилләре күп. Рәсми тел – гарәпчә, шулай ук инглиз, фарсы һәм урду телләре дә кулланыла.

Халыкның якынча 30 % 15 яшькәчә, 68 % – 15 тән 65 яшькә кадәр, 3,2 % – 65 яшьтән олы кешеләрдән тора.

Халыкныд якынча 85 % – мөселман, шуларның 75 % – шигыйләр һәм 25 % – сөнниләр (шулай ук идарә итүче гаилә дә). Шулай ук христианнар, яһүдиләр, бахаистлар, индуистлар, буддистлар һәм парслар очрый. Халык тыгызлыгы – 1 142,9 кеше/км².

[үзгәртү] Дәүләт төзелеше

Бәһрәйн – конституцион монархия. Дәүләт башында король тора. Хөкүмәтне премьер-министр җитәкли. Кабинет 23 министрдан гыйбарәт.

Ике палаталы парламент. Түбәнгесе – Халык вәкилләре палатасы халык тарафыннан сайланган депутатлардан тора, Югарыгысының вәкилләрен король билгели. Ике палатада да 40шар кеше.

[үзгәртү] Икътисад

Илдә нефть һәм газ чыгарыла, алга киткән банк секторы, туризм, алюминий җитештерү бар. Бәһрәйн азык-төлек белән тулысынча диярлек үз-үзен тәэмин итә.

Шулай ук тискәре яклар да бар – югары эшсезлек дәрәҗәсе (15 %), нефтьнең бетүе, дәүләтнең зур бурычлары, нефть табудан башка тармакларның үсеш алмавы.

[үзгәртү] Географик мәгълүмат

Бәһрәйн картасы

[үзгәртү] Административ бүленеш

Бәһрәйн 12 автоном районга бүленгән:

  • әл-Манама
  • әл-Минтака әл-Вуста
  • әл-Минтака әл-Гарбия
  • әл-Минтака аш-Шамалия
  • әл-Хадд
  • әр-Рифа вә әл-Минтака әл-Җәнубия
  • Җидд Хафс
  • Җузур Хавар
  • Иса, Мухаррак
  • Ситра
  • Хамад
Шәхси кораллар
Исемнәр мәйданы

Төрләр
Хәрәкәт
Күчү
катнашу
Кораллар
Башка телләрдә