Бәхәс:«Татарстан» радиосы

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/«Татарстан» радиосы latin yazuında])

Бу очрактагы кебек, Искәрмә белән дәлилләнгән мәгълүматны бетерү алдыннан, аның кай ягыннан ялгыш булуын дәлилләр китереп бәхәсләшүнең кирәк булуын ассызыклыйсым килә.

Идарәчеләребезнең Википедия кагыйдәләрен бозып кыланулары, бүлегебездәге мәгълүматларның абруйлылыгына тап төшерә һәм үз кертемләре белән үсешенә өлеш кертә алучы потенциал катнашучылар санының кимүенә генә китерәчәк.- frhdkazan (бәхәс) 7 гый 2015, 15:33 (UTC)[җавап бирергә]

  • Википедиябезгә даими кереп-чыгып йөрүчеләрдән күптән тролльлек күренешләреннән һәм ялган мәглүматлар тутырудан арынып, файдалы гамәлләр белән генә шөгылләнү сорала. Күренеп тора, сез Татарстан радиосы турында интернеттан гына укып беләсез. Аның көндезге 12.00 чыга торган бер сәгатлек тапшыруы 1996 белән 1997 еллар арасында чыга башлаган (сез язганча, 1987дә түгел). Аннары - ни өчен сез аерым тапшыру белән тулы бер радиокомпанияне тигезләп, берсеннән икенчесенә юнәлтү ясарга булдыгыз? --Derslek (бәхәс) 7 гый 2015, 15:44 (UTC)[җавап бирергә]
    • "Татарстан дулкынында" тапшыруы форматы 1996-1997 елларда гына формалашканы ихтималына каршы чыкмыйм мин, мин китергән сылтамалар да аңа каршы килми. Нәкъ бу елларда булганына күрсәтүче чыганакны китерә алсагыз, аны мәкаләгә кертүегезгә рәхмәт кенә әйтермен.
    • Казанда әзерләнгән программаларның актив ретранслятор ярдәмендә ерак араларга тапшыру эшчәнлеге 1987 елның 11 августында башланган мәгълүматны сез дәлилләр китермичә кире каккан чыганак табылганы сәбәпле генә языдым. Бу мәгълүматның дөрес булуы ихтималлыгы бер дә булмаганын дәлилләүче чыганак табылсы, әлбәттә моны абруйсыз дип тану һәм мәкаләдән бетерү дөрес һәм зарур.
    • Әлегә анда бирелгән мәгълүматның чыганакларыннан берсен таптым 6.02.2000 Кыска дулкын үзэшчәнләре клубының эфир аралашуы стенограммасының ике версияне таптып:
    • Журнал да, халыкара радиотапшыруларны алып барган Федераль радиокомпания һәм/яки бер-берсен күрмәгән радиоүзэшчәннәре ялгыш/ялган мәгълүмат тарата дип әйтсәгез, түбәндәге өстәмә дәлилләр һәм логика тәкъдим итә алам:
      • Якын тирәдә урнашкан ЦРР-3 нең 8 ай элек кенә сафка баскан яңа көчле актив ретрансляторның[1][2][3] мөмкинчелекләрен үз максатларында хуҗалары булган КПСС җитәкчелеге дә (эчке һәм халыкара сәяси максатлар), ССРБның мөселман тамырлы прогрессив совет халкы яшәгән (бөтөнсоюз КамАЗ төзелеше һ.б.) төбәгенең радиостанциясе хезмәткәрләре дә (кем мәдәни, кем карьера максатларыннан) әзерләнгән контентны мөмкин кадәр киңрәк таратырга теләве табигый дип сизелә.
      • Шул ук Иркутск радиоүзэшчәнләре клубының 1993-2006 елгы сәхифәләрендә китерелгән Русия эфиры турында мәгълүмат битендә түбәндәг мәгълүматны табып була: 292 кГц ешлыгында чыгучы программалары "ГТРК Татарстан" дип белдерелгәндә, кенгә 3 тапкыр 9690-16000кГц ешлыкларында чыга торганы гына "Татарстан авазы" - "Голос Татарстана", Казань дип билгеләнә. Бу ике хезмәтнең тапшыру тәртипләре генә түгел, әзерләүчеләр һәм эчтәлек ягыннан төрле булуына ишарәт. Соңгысының тик ЦРР-3 ретрансляторы аркылы тапшырулуы ассызыклана, шул чорда Русиядә охшаш җиһазларның кай төбәкләрдә бар булуы исемлеге күрсәтелә (Татарстан бу исемлектә юк, ru:ТНВ-Планетаның да 2000 елдан соңрак барлыкка килүе өстәмә бер дәлил була ала).
      • Веб-сәхифәсендә бирелгән исеменә килгәндә, бу бит халыкара хокук нормалары белән таныш булмаган Русия халкының күпчелегенең башларында Татарстанның бәлки чынлап та суверен дәүләт булуы турында мифы яши биргән еллар ич... Путин бер ай тирәсе генә вакытлы Президент булып билгеләнде, ил хаман да әкиятләр дөньясыннан уянмаган әле. Бу шартларда Татарстанның КВда чыккан тапшырулар Америка яки Төркия авазы белән тиң буларак кабул ителүе шаккаттырмый. Шулай ук аны 2010 елда эшли башлаган Голос Татарстана интернет-радиосы белән дә бутарга ярамый.- frhdkazan (бәхәс) 7 гый 2015, 20:21 (UTC)[җавап бирергә]