Бәхәс:Бишбалта бистәсе

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бишбалта бистәсе latin yazuında])

Адмиралтейство татар авылы Бишбалта өстенә төзеп куелган. Татарлар беркайчан да адмиралтейство, адмираллык дип телен сындырмады. Хәсән Туфан да трамвай белән Бишбалтага йөргән, адмиралтействога түгел. Ул исемгә урыслар үзләре дә өйрәнмәде. Әле дә кыскартып «Слобода» дип сөйләшәләр. - Derslek (бәхәс) 8 май 2013, 05:40 (UTC)[җавап бирергә]

Бишбалта авылы тарихын тасвирлаган аерым битне булдыру һәм анарга караган мәгълүматны аерым биткә күчерү урынлы булыр. Адмираллык бистәсе вәзгыятен тудырган мәсләк исә ни Бишбалта авылы, ни Казан, ни Казан ханлыгын буйсындырып, җирләрен үзенә кушкан / Русия патшалыгы белән чикләнми - ул / Россия империясе тарихында аерым бер чорга караган вәзгыять. Андый битнең дә кирәге бар.
Бу ике феноменны берләштереп бутауга Каршы. И.Метшин: “Адмиралтия бистәсен яңадан торгызу проекты һәрвакытта да “безнең теләкләр киштәсендә” ятты”. --frhdkazan (бәхәс) 8 май 2013, 06:43 (UTC)[җавап бирергә]
Очепятканы ясаганымны кабул итәм. Бишбалта бистәсе - җирле феномен, Казанның үсүе белән аның эченә кергән элек аерым Бишбалта авылы булган җирләрнең аталышы. Адмираллык бистәсе - Адмиралтействога (ягъни Хәрби кораблар төзү үзәгенә) урнашкан торак пункт. Шундыйлар дөньяның күп җирләрдә пәйда булды (терминның ни Казанга, ни Русияга караган үзенчәлеге юк). Бишбалта бистәсе битен исә #REDIRECT Адмираллык бистәсе (Казан) буларак юнәлтүгә күчерү урынлы булачак. --frhdkazan (бәхәс) 8 май 2013, 07:02 (UTC)[җавап бирергә]
  • Ә нигә татар атамасын - төп, ә урысчасын - редирект итмәскә? - Derslek (бәхәс) 8 май 2013, 07:58 (UTC)[җавап бирергә]
    • Мәкалә исеме турында бәхәсләшмәс өчен, башта җисеме турында уйлауны хәерлерәк дип табам. Мәкаләдәге материалның күплеге - Казан тирәсендә урнашкан адмиралтейство (хәрби верфь) турында. Ягъни аның игезәге буларак - ru:Казанское адмиралтейство тора. (Бу мәкалә нигезләнгән чыганак материаллары күрсәткәненчә, Казан адмиралтействосы Бишбалта авылында түгел, ә аның тирәсендә урнашкан иде, һәм соңрак аның тирәсендә аның барлыгына бәйле бистә үсеп киткән.) Шуңа күрә тәкъдимем:
    • Мәкаләләрнең атамасына килгәндә, татарчасы тәрҗемә ителмәгән чакта, инглизчәсен аңлаганнары en:Wikipedia:Article titles, яки аның кыскартылган вариантлары буларак рус телле ru:Википедия:Именование статей яки төрек телле tr:Vikipedi:Adlandırma kuralları кагыйдәсенә карап эш итәргә тәкъдим итәм.
      • Феноменнарның тарихына һәм табигатенә нигезләнгән рәсми исеме булган чакта, үзебезгә ышаганны уйлап чыгару урынсыз. Бәхәс мәсьәләсе булган бистә Бишбалта авылына түгел, Казанда урнаштырылган адмиралтейство эшчәнлегенә нигезләнеп үсеп китте һәм нәтиҗәсендә {{Казан гербы}ның Киров районының бер өлешенә әверелде. Тарихка караган бу феноменның Казан шәһәре яки Киров районы җитәкчелеге дәрәҗәсендә кабул ителгән татар телле Бишбалта бистәсе исеме килеп чыгуына кадәр, Википедиядә рәсми топоним статуска ия булмаган бу исемне мәкалә исеме буларак куллану урынсыз дип табам.

--frhdkazan (бәхәс) 8 май 2013, 09:34 (UTC)[җавап бирергә]

    • Ә сез беләсезме, Татарстанга кермәгән барлык татар авылларының татарча исемнәре - рәсми түгел, димәк канунсыз да. Әгәр без Русиянең канунына иярсәк, Янкә, Шөбиле, Төнгүк урынына, Яковлевка, Шубинка, Тундуково дип язарга мәҗбүр булыр идек. Хәер, сезгә андый ирек бирелсә, - ике дә уйламый эшләр идегез. Чөнки, инде телләрне сортларга бүлеп бетергәч, «артта калган», «перспективасыз» татар теленең үз кәлимәләре урынына «кануни», «бөек һәм кодрәтле» урыслар телендәге кушаматлар такмыйча кая барасың! Ерак йөрисе юк - 2004 елда бистәнең төп урамы Клара Цеткин урамына тарихи Бишбалта исемен кайтарганнар, ләкин шәһәр комитетында утыручы марҗа вә манкортлар, урысча матур яңгырамый дип, ул боерыкны кире кактылар: ru:Улица Клары Цеткин (Казань). - Derslek (бәхәс) 8 май 2013, 10:12 (UTC)[җавап бирергә]

Мин бу Казан өлешенең гомуми тарихын тасвирласым килә. Беренче чыгыш исеме "Бишбалта бистәсе" мөһимрәк дип уйлыйм, ләкин Адмираллык бистәсеннән күчерү бар. "Адмиралтейство" сүзе - татар сүзе түгел, татарлаштырганнан соң "Адмираллык" - дөресрәк дип уйлыйм. Казан адмираллыгы аерым мәкаләсен язмакчы булам--Kitap (бәхәс) 8 май 2013, 11:41 (UTC)[җавап бирергә]