Бәхәс:Хатын-кыз күкрәге

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хатын-кыз күкрәге latin yazuında])
«Хатын-кыз күкрәге» мәкаләсе һәрбер тел бүлегендә булырга тиешле мәкаләләр исемлегенә керә.
Аны сайланган мәкалә статусына җиткерү — Татар Википедиясе мөһим бурычларының берсе.

«Хатын-кыз күкрәге» mäqäläse härber tel bülegendä bulırğa tieşle mäqälälär isemlegenä kerä.
Anı saylanğan mäqälä statusına citkerü — Tatar Wikipediäse möhim burıçlarınıñ berse.


Күкрәк түгел ул, ә ими.[вики-текстны үзгәртү]

минем бу үзгәртүне Кулланучы:Derslek бетергән, аңлатмасын ул төшкә язмаган һәм мәкалә адресын үзгәрткән җиренә "Күчерү процедурасы үткәрелмәгән" дип язып куйган. - Минем җавап: мин мәкаләнең просто исемен, адресын генә үзгәртмәдем, ә башта эчендәге терминны үзгәрттем, һәм табигый инде, мәкаләнең адресы исеменә (башлыгына), ә исеме (башлыгы) - эчтәлегендәге төп терминына туры килергә тиеш, шуңа күрә, монда күчерү процедурасы кирәк түгелдер. мин ул биттә әле генә моның турында язырга уйлаган идем, әмма менә шушылай дип уйладым, һәм, язган очракта да, ул чынлыкта "күчерү" генә түгел, ә термин турында сөйләшү булыр иде. --QDinar (бәхәс) 21 май 2016, 21:39 (UTC)[җавап бирергә]

Терминнар турында бәхәсләшү урыны: Википедия:Проект:Терминнар --QDinar (бәхәс) 11 июн 2016, 07:55 (UTC)[җавап бирергә]

һәм бер көнне мин бетереп аткан аңлатмалы сүзлекне ачып карасам, ул да минем позицияне яклый икән. - анда "күкрәк" сүзенең иң беренче мәгънәсе "ими" түгел. ә монда ул дәлил итеп кулланылган иде. бераз ялган дәлил булган. --QDinar (бәхәс) 21 май 2016, 21:39 (UTC)[җавап бирергә]

мин дә бераз алдадым - "күкрәк" сүзен бөтенләй бетереп аттым, әмма ул чынлап та кайлардадыр кулланыла, әмма мин аны якынча ссср заманында чыккан эвфемизм, яки урыс теленнән калька дип уйлыйм. кемдер аны күрсәтергә теләсә, өстәп куя ала, минем аны өстисем килмәгән иде. --QDinar (бәхәс) 21 май 2016, 21:39 (UTC)[җавап бирергә]

Википедиядә авторитетлы чыганаклардагы терминнар кулланылырга тиеш. Ә төрле анатомия дәреслекләрендә "күкрәк" сүзе кулланыладыр. Шулай булгач, шуны кулланасы булып чыга. --QDinar (бәхәс) 11 июн 2016, 07:55 (UTC)[җавап бирергә]

Имчәк мәкаләсендә "ими" термины кулланылган. --QDinar (бәхәс) 11 июн 2016, 10:08 (UTC)[җавап бирергә]

Ими сөте әйтеп була, димәк ими дә дөрес. Төрекләрдә бу орган meme (мәмә) дип атала. Күкрәк сүзе әлбәттә киңрәк мәгънәле термин - футбол уйнаган хатын-кызларны да онытмаска кирәк: күкрәк белән уйнап булу, ими белән юк.--frhdkazan (бәхәс) 11 июн 2016, 10:59 (UTC)[җавап бирергә]

http://tatar_explanatory.academic.ru/7070/%D0%B8%D0%BC%D1%87%D3%99%D0%BA "имчәк" мәкаләсендә "имчәк" сүзенең дә беренче мәгънәсе - шул ук "ими" мәгънәсендә. 2 нче мәгънәсе генә "иминең авызга каба торган өлеше", анысы да хайваннар турында, бу сүзлектә. тагын, википедиядагы шушы мәкаләдән башка телләргә күчкеләрне карасагыз, башка төрки телләрдә дә "имчәк" дигән мәкаләләр (ягъни, "ими"гә туры килә). тагын, кайбер язучылар да "имчәк"не "ими" мәгънәсендә кулланган. әмма татар телендә "имчәк" ул "ими" түгел, ә бары тик иминең авызга каба торган өлеше булып аерылып бара бугай. википедиядә дә шулай кулланылган. --QDinar (бәхәс) 11 июн 2016, 11:17 (UTC)[җавап бирергә]

күкрәк һәм түш турында әйтәсем килә, күкрәк ул гәүдәнең кабыргалы өлеше. http://tatar_explanatory.academic.ru/10551 да "1 нче мәгънә" составында 3 төрле мәгънә әйтелгән: 1.1 "Гәүдәнең муеннан корсакка кадәр булган алгы өлеше" (кеше гәүдәсенең алгы ягы булып аңлашыла) 1.2 "Гәүдәнең үпкә, йөрәк урнашкан өлеше" 1.3 "Кичерешләр, хисләр һ. б. символы; күңел". мин уйлыйм, "күкрәк" сүзенең асыл мәгънәсе ул "1.2" , чөнки "күкрә-" фигыленнән ясалган, ә күкрәү тавышлары күкрәк читлегеннән, үпкәдән чыга, йөткергәндә, күкрәккә сукканда. ә "1.1" мәгънәсенең үзенең сүзе - "түш". 1.3 мәгънәсен очратканым юк бугай. ( "2 нче мәгънә" - шушы мәкаләдәге мәгънә өчен эвфемизм, ә "3 нче" - киемнең өлеше - монысын да очратканым юк бугай) --QDinar (бәхәс) 11 июн 2016, 11:30 (UTC)[җавап бирергә]