Бәхәс:Шамун Фидаи

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шамун Фидаи latin yazuında])

БЭ филиалы түгелбез, кысылышыбыз юк.--Саган (бәхәс) 18 фев 2015, 09:24 (UTC)[җавап бирергә]

Кулланучы:Derslek, администраторга үзгәртү сугышы алып бару килешә торган эш түгел, сабый бала кебек, син шулай эшләгәч мин дә шулай эшлим дип утыру килешми. Башта болай эшләгез, үзегезне белегез дип үч итеп тун ягасыз түгелме?--Янбәк (бәхәс) 18 фев 2015, 19:35 (UTC)[җавап бирергә]

Янбәк, тиз бетерүнең сәбәбе нидә? Чыганакка сылтама куелган. -- Marat Vildanov (бәхәс) 18 фев 2015, 19:45 (UTC)[җавап бирергә]
Мәкалә тулысынча биреге сайттан алынган, автор хокукларын боза.--Янбәк (бәхәс) 18 фев 2015, 19:48 (UTC)[җавап бирергә]
1. Янбәк, кунак ашы кара-каршы диләр татарлар мондый очракларда. Ә башкортлар ул урында: «ул бит әле сабый» яки «кадалып китсен» дип кулын гына селтиме? Шамун Фидаи турында мәкалә татвики белән башвикида бар, берсендә ул татар шагыйре дип исбатланып язылган, икенчесендә башкорт һәм төрки телләрдә иҗат иткән дип ике вариант арасында бәргәләнәләр. Ә бит шәхес берәү. 2. Чыннан да, беткә үч итеп тунны утка якмыйлар, дөрес әйттегез. Шуңа күрә бетерү калыбын алып ыргыттым. --Derslek (бәхәс) 20 фев 2015, 06:02 (UTC)[җавап бирергә]
Янбәк, мин чыганакларны өйрәнеп карадым, алар интернетта бик аз. Мәкаләгә тышкы сылтама бирелгән, шуңа күрә әлегә шулай итеп сылтама белән калдырырга тәкъдим итәм. Сылтама китергән очракта кагыйдәләр болай эшләүне рөхсәт итә. Алда кулланучылар тарафыннан мәгълүмат табылган саен мәкалә тулыландырылыр дип уйлыйм. -- Marat Vildanov (бәхәс) 21 фев 2015, 14:29 (UTC)[җавап бирергә]