Бәхәс:Aqmäscit Xalıqara hawa alanı

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Aqmäscit Xalıqara hawa alanı latin yazuında])

elekke Tatarstan Respublikası vitse-prezidentı häm Tatarstan Respublikası Däwlät Sovetı räise Vasiliy Lixaçev isä bu qararnı «qırım tatarları temasında spekulätsiä» dip atadı[1].

Бер дилемма бар. ТатВикидә Кырымдагы һәм Украинадагы торак пунктлар, объектлар нәкъ кырымтатар атамаларына өстенлек бирәбез, бу бик дөрес гадәт. Мисал өчен: Акъяр, Акмәсҗит, Карасубазар, Кизләү, Керич һ.б. Дөрес әйткәнчә Одесса - Хаҗибәй, Львов - Илбау телгә алына. Әмәт-Хан Солтан - һичшиксез бердәм татар халкы каһарманы. Шуңа күрә, Әмәт-Хан Солтан исеме Кырым башкаласының һава аланы өчен бик урынлы. Бу минем карашым.--Kitap (бәхәс) 14 май 2015, 17:11 (UTC)[җавап бирергә]

Kitap әфәнде, "Әмәт-Хан Солтан исеме Кырым башкаласының һава аланы өчен бик урынлы." фикерегез белән тулысынча килешәм (Шул исәптән, Казан аэропортына Муса Җәлил яки Габдулла Тукай исеме дә бик килешер иде - кызганычка илебездә аэропортларга аерым шәхес исемен бирү гадәте юк), тик Википедия шәхси карашларны тарату урыны түгел, энциклопедия.
Шулай ук абруйлы чыганак белән расланган һәм мәсьәләгә бәйле булган Василий Лихачев кебек тәҗрибәле хокукчы, xөрмәткә лаеклы Татарстан һәм Русия Федерациясе дәүләт эшлеклесе фикерен мәкаләдән бетерү өчен бу нигез була алмый.
Азатлык радиосы тапшырулары ярдәмендә, мин дә Кырым татарларының бу һава аланына Әмәт-Хан Солтан исемен бирелүе теләкләре белән Украина байрагы Украина хәкимиятендә Виктор Ющенко һәм Юлия Тимошенко булган заманыннан бирле йөргәннәрен беләм. 5 ел дәвамында Россия байрагы Россия Федерациясенең Аурупа Берлеге байрагы Аурупа Берлегендәге даими вәкиле буларак эшләгән бу сәясәтче исә белмичә, мәсьәләгә бәйле булмаган фикерләр белдерә дип әйтү сәер тоела миңа. -- frhdkazan (бәхәс) 14 май 2015, 18:06 (UTC)[җавап бирергә]

Әгәр кырымтатарлар Кырым башкаласының һава аланы Әмәт-Хан Солтан исемендәге йөртәләр икән, без мәкаләдә шуны телгә алырга тиешбез. Мәкаләнең рәсми исеме чыганак буенча үзгәртмибез. Лихачев фикере буенча. Бу мәкалә һава аланы турында һәм төрле сәясәтчеләр карашлары, фикерләре анда кую урынсыз, югыйсә ул сәяси фикер алышуга әйләнер. Сез аның әйткәнен мәкаләгә куярга бик кирәк дип саныйзызмы?--Kitap (бәхәс) 14 май 2015, 19:02 (UTC)[җавап бирергә]

Украина байрагы Украинаның бүгенге шартларда үз контроле астында булМАган объекты исемен үзгәртүче кануни актны кабул итүе турында язу дөрес энциклопедик факт була. Акмәчет һава аланы җитәкчелеге һәм Русия Дәүләт думасы вәкилләре бу кануни актның чын кыйммәтен, югары квалификацияле халыкара хокук белгече Василий Лихачев исә аның чын табигатен күрсәтте. Искәрмәләр белән дәлилләнгән кагылышлы мәгълүматны Татар Википедиясе мәкаләсендә күрсәтелүе аның энциклопедик сыйфатын күтәрә дип саныйм. Ихтирам белән, -- frhdkazan (бәхәс) 15 май 2015, 13:56 (UTC)[җавап бирергә]
  1. Депутат ГД: переименование Радой аэропорта Симферополя — спекуляция | РИА Крым