Бәяк Түз

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бәяк Түз latin yazuında])
Бәяк Түз
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Кызылъяр бүлгесе[1]
Халык саны 387 (2010)[2]
Почта индексы 623318
Карта

Бәяк Түз (рус. Усть-Баяк) — Свердловск өлкәсенең Кызылъяр округы составына керүче авыл. Бәяк елгасы Караидел елгасына кушылган җиргә урнашкан.

Бәяк Түз (Усть Баяк) авылында 1834 елда 168 кеше үз җирләрендә яшәгәннәр дигән язма бар, ә 1863 елдагы язма буенча 48 йортта 291 кеше яшәгән. Шулардан 53 кеше соңрак килгән татар-типтәрләр булганнар. Авылга күпмедер мишәрләр дә килеп утырган.[3]

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Климаты уртача континенталь. Биредә һава торышы бик үзгәрүчән, моның төп сәбәбе булып Урал таулары тора. Монда алар биек булмаса да, Россиянең Европа өлешеннән килгән һава массаларын кертми, шуңа да монда салкын Арктика һавасы да, кызу Урта Азия һава массалары да җиңел үтә. Боларның нәтиҗәсе булып, биредә һава торышының кинәт үзгәреше еш күзәтелә.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны динамикасы:

Гомуми демографик күрсәткечләр[4]
Гомуми халык саны 2010 елга җенес составы
1834 1863 2002 2010 ир-атлар хатын-кызлар
168 291 478 387 181 206

2010 елгы җанисәп буенча күпчелекне алып торучы халыклар: татарлар (100%).[5]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калып:Кызылъяр округы