Бөекбритания
|
|||||
| Шигарь: ««Dieu et mon droit» «(Аллаһ һәм минем хокукым)»» | |||||
| Ил көе: «God Save the Queen/King» (тыңларга ) | |||||
| Нигезләнгән | 1801 елның 1 гыйнвары | ||||
| Рәсми тел | инглиз | ||||
| Башкала | Лондон | ||||
| Зур шәһәрләр | Лондон, Бирмингем, Глазго, Белфаст, Манчестер, Эдинбург, Ливерпуль | ||||
| Идарә итү формасы | Конституцион монархия һәм парламент демократиясе | ||||
| Патшабикә Премьер-министр |
Елизавета II Дэвид Кэмерон |
||||
| Мәйдан • Барлыгы • % су өслеге |
Дөнья буенча 78 урында 243 809 км² 1,34% |
||||
| Халык • Тикшерү (2011) • Исәпләү (2011) • Тыгызлыгы |
62 698 362 кеше (22-нч.) 63,181,775 кеше 246 кеше/км² (48-нч.) |
||||
| ТЭП • Барлыгы (2010) • Кеше башына |
$2,247 трлн (6-нч.) $ |
||||
| ТЭП (САМП) • Барлыгы (2010) |
$2,172 трлн (7-нч.) |
||||
| ТЭП • Барлыгы (2010) • Кеше башына |
$2,247 трлн $ |
||||
| Этнохороним | британияле | ||||
| Акча берәмлеге | фунт стерлинг | ||||
| Авиакомпания | British Airways | ||||
| Интернет-доменнар | .uk, .eu | ||||
| ISO коды | GB | ||||
| Телефон коды | +44 | ||||
| Сәгать поясы | +0 | ||||
Бөекбрита́ния (инг. Great Britain), тулы исеме Бөекбрита́ния һәм Төнья́к Ирла́ндия Берләшкә́н Патшалыгы́ (инг. United Kingdom of Great Britain and Northern Ireland), еш кына Берләшкән Патшалык дип кыскартыла (инг. United Kingdom) — Көнбатыш Аурупада урнашкан утрау-дәүләт. Бөекбритания һәм Ирландия утрауларында урнаша. Башкаласы — Лондон шәһәре.![]()
Бөекбритания — Аурупаның иң алдынгы дәүләтләренең берсе. Берләшкән Милләтләр Оешмасының Иминлек Шурасында даими әгъза. Атом-төш коралына ия. XIX гасырда — XX гасыр башында дөньяның иң зур дәүләте булып саналган Британ империясе варисы. Аурупа берлегенә һәм НАТОга керә.
Бөекбританиянең дәүләт төзелеше — парламент системалы конституцион монархия. Унитар дәүләт. Бөекбритания дүрт өлештән[1] тора: Англия, Төньяк Ирландия, Шотландия һәм Уэльс. Шулай ук Бөекбританиянең 14 диңгез арты территориясе бар[2]. Империя заманыннан калган дәүләтнең башка күп кенә илләргә тәэсире тел, мәдәният, идарә итү системасында һаман саклана.![]()
Эчтәлек |
Географик мәгълүмат [үзгәртү]
Бөекбритания Британ утрауларында һәм Ирландия утравының төньяк өлешендә урнашкан. Шулай ук Бөекбритания территорияләренә кече утраулар һәм архипелаглар, Норманд утраулары керә. Бөекбритания Атлантик океан тарафыннан юыла.
Бөекбритания кыйтгадан тар гына бугаз белән аерыла. Илдәге табигый шартлар Көнбатыш Аурупадан аерылмый диярлек, чөнки Бөекбритания кыйтгадан чагыштырмача күптән түгел аерылган. Илнең рельефы бертөрле түгел. Төньяк-көнбатышы таулы. Таулары борынгы, нык җимерелгән. Алар чагыштырмача файдаланырлык, әмма яшәү өчен тигезлекле көньяк-көнчыгыш өлеше уңайлырак.
Бөекбритания мәйданы — 244 820 км², коры җир мәйданы 240 590 км², ә эчке сулар 3 230 км² тәшкил итә. 1993 ел мәгълүматларына күрә коры җирнең 10 %-ы урманнар белән капланган, 25 %-ы авыл хуҗалыгы өчен кулланылган. Ярларның озынлыгы 17 820 км тәшкил итә. Утрауның көньяк яры Аурупа белән 50 км озынлыгы булган Евротоннель буенча тоташкан. Төньяк Ирландиянең Ирландия дәүләте белән 360 км озынлыгы булган чикләре бар.
Лондонда урнашкан Гринвич обсерваториясе баш меридиан (нуль меридиан) булып билгеләнә.
Илнең иң биек ноктасы — Бен-Невис тавы (инг. Ben Nevis; 1343 м). Бөекбритания кайчандыр киң яфраклы урманнар белән капланган булган. Хәзер алар юк дәрәҗәсендә, кайбер урыннарда гына бүк һәм имәнлекләр сакланып калган. Эре хайваннардан аю, кабан дуңгызы, болан кебек хайваннар күптән кырып бетерелгән.
Файдалы казылмалар [үзгәртү]
Бөекбритания файдалы казылмаларга — ташкүмергә, тимер рудасы, кургаш һәм цинкка шактый бай. Утрауларны юа торган Төньяк диңгездә нефть һәм табигый газның бик зур чыганаклары бар.
Тарих [үзгәртү]
Хәзерге Британия җирләрендә беренче кешеләр якынча 30 000 ел элек пәйда булганнар, дип санала [3].
Тарих булмаган чорда биредә кельт мәдәнияте өстенлек иткән. Безнең эраның 43 елында Британияне Рим империясе яулый башлый. Император Клавдий утрауны алырга әмер биргәч, римлылар аны 40 ел дәвамында яулаганнар[4]. Хакимлек 400 ел чамасы дәвам иткән. Шуннан соң утрауда герман, англосаксон кабиләләре һөҗүм итеп урнаша. Җирле халык булган бриттлар киләчәктә Уэльс булачак җиргә китәргә мәҗбүр булалар. X гасырда англосаксоннар яулап алган җирләрдә Англия Патшалыгын игълан итә. Якынча шул ук вакытта Британиянең төньяк-көнбатыш өлешендә гэллар пиктлар белән бергә Шотланд Патшалыгын оештыра.
Нормандлар һөҗүме [үзгәртү]
1066 елда Британия тарихында хәлиткеч вакыйга була — нормандлар Англиягә һөҗүм итә, һәм, аны яулагач, Уэльс һәм Шотландиянең күпчелек өлешен дә яулый. Алар бу җирләргә төньяк француз модельдәге феодализмны һәм норманд-француз мәдәниятен алып килә. Норманд зыялылары барлык җирле халыкларга йогынты ясый, ләкин, нәтиҗәдә, алар белән ассимиляцияләшә[5].
Соңрак Англия патшалары Уэльсны яулап алуны тәмамлый алалар, ләкин уңышсыз гына Шотландияне кушырга омтылалар. Шуннан соң Шотландия. Англия белән даими низагларга карамастан, үз бәйсезлеген яклау юлында тора. Үз чиратында инглиз патшалары, Франция җирләренең өлешенә һәм француз тәхетенә дәгъва кылып, шулай ук Франция белән даими низагларга керә. Шул низагларның иң зуры тарихка Йөзьеллык сугыш булып кереп кала.
Урта гасырлар [үзгәртү]
Урта гасырларда Британиядә Реформация белән бәйле дини ызгышлар булып уза, аларның нәтиҗәсендә һәрбер илдә протестант дәүләт дине кертелә. Шул вакытта Уэльс тулысынча Англиягә буйсына, ә Ирландия Англия таҗы белән шәхси униягә керә. Хәзерге Төньяк Ирландия җирләрендәге католик гэль зыялыларының конфискацияләнә һәм Англия белән Шотландия протестантларына таратыла. 1603 елда Англия, Шотландия һәм Ирландия бер шәхси униягә берләштерелә, патша Яков I үз резиденциясен Эдинбургтан Лондонга күчерә. Шуңа карамастан, һәр илдә бәйсез сәяси институтлар саклана бирә.
XVII гасыр урталарында бар өч патшалык та күп кенә хәрби низагка керергә мәҗбүр була, аларның нәтиҗәсендә вакытлыча монархия юкка чыгарыла һәм кыска вакытка унитар Англия җөмһүрияте игълан ителә[6]. Монархия кире торгызылса да, ул беркайчан да абсолют монархия формасына кайтмаячак. Бөекбритания Конституциясе конституцион монархия һәм парламент системасы асылын формалаштыра.
Шул ук чорда диңгез флотына һәм географик ачышларга күзәтелгән кызыксыну диңгез артында булган яңа җирләрне басып алуга һәм үзләштерүгә китерә. Аларның зур өлеше Төньяк Америкада урнашачак.
Бөекбритания Патшалыгы [үзгәртү]
Бөекбритания колониаль сугышлары [үзгәртү]
Сәясәт [үзгәртү]
Парламент [үзгәртү]
Берләшкән Патшалыкның югары канун чыгару органы – Бөекбритания һәм Төньяк Ирландия Берләшкән Патшалыкның парламенты (Parliament of the United Kingdom of Great Britain and Northern Ireland). Аның башлыгы – Британия патшасы. Парламент ике палатадан тора: Югары бүлмә (Лордлар палатасы) һәм аскы бүлмә (Җәмгыять палатасы).
Административ-территориаль бүленү [үзгәртү]
Икътисад [үзгәртү]
Халык [үзгәртү]
Бөекбританиядә халык, Көнбатыш Аурупаның күпчелек илләрендәге кебек үк, тыгыз утырган. Шәһәрләренең күбесе диңгез буйларына урнашкан. Авыл халкы өлеше зур түгел. Аның төп кәсебе — терлекчелек, моның өчен табигый шартлар бик уңайлы. Биредә сыерның сөт һәм ит токымнарын, шәһәргә якын яшәүчеләр дуңгыз һәм йорт кошлары асрыйлар. Шотландия һәм Уэльс үзләренең сарыклары белән дан тоталар.
Халыкның күпчелеген инглизләр тәшкил итә.
Халык саны [үзгәртү]
1900 елдан 2007 елга кадәр Бөекбритания халкының саны:
| Ел | Халык саны (кеше) |
|---|---|
| 1900 | 35 405 900 |
| 1949 | 50 300 000 |
| 1959 | 51 900 000 |
| 1976 | 55 900 000 |
| 1998 | 59 100 000 |
| 2004 | 59 834 900 |
| 2005 | 60 441 457 |
| 2007 | 60 776 238 |
Мәдәният [үзгәртү]
Әдәбият [үзгәртү]
Күбесенчә Бөекбритания әдәбиятын инглиз әдәбияты тәшкил итә.
Бөекбритания татарлары [үзгәртү]
Моны да карагыз [үзгәртү]
Искәрмәләр [үзгәртү]
- ↑ Инглиз телендә Бөекбритания өлешләрен countries, ягъни илләр дип атыйлар.
- ↑ «Working with Overseas Territories» (ингл.)
- ↑ Ancient skeleton was 'even older' (ингл.)
- ↑ Римское владычество в Британии (рус.)
- ↑ Chibnall, Marjorie Дебаты о Норманнском завоевании. — Manchester University Press, 1999. — P. 115–122.
- ↑ Инглиз ватандашлар сугышлары (ингл.)
Чыганаклар [үзгәртү]
Сылтамалар [үзгәртү]
|
|
|
|---|---|
| Идарә итү органнары: Патша | Парламент | Премьер-министр
Темалар: География | Тарих | Мәдәният | Шәһәрләр | Башкала | Телләр | Икътисад | Дин | Бәйрәмнәр | Герб | Байрак | Гимн | Әдәбият | Спорт "Бөекбритания" порталы |
|
|
|
|
|---|---|
Буйсынган территориялар: Акротири һәм Декелия • Аланд утраулары • Гернси • Гибралтар • Җерси • Мэн утравы • Фарер утраулары • Шпицберген • Ян-Майен |
|
|
|
|---|
Керүгә кандидатлар: |
|
|
|
|---|---|
| Албания | Алмания |Бельгия | Болгария | Бөек Британия | Венгрия | Греция | Дания | Исландия | Испания | Италия | Канада | Латвия | Литва | Люксембург | Нидерландлар | Норвегия | Польша | Португалия | Румыния | Словакия | Словения | АКШ | Төркия | Франция | Хорватия | Чехия | Эстония | |