Бөекбритания

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Бөек Британия һәм Төньяк Ирландия Берләшкән Патшалыгы
United Kingdom of Great Britain and Northern Ireland
United Kingdom
Бөек Британия
Байрак Герб
Бөек Британия байрагы Бөек Британия гербы
Девиз: Dieu et mon droit
Гимн: God Save the Queen
Бөек Британия урнашуы
Дәүләт төзелеше унитар дәүләт
Рәсми тел инглиз теле
Башкала Лондон
Эре шәһәрләр Лондон, Бирмингем, Глазго, Манчестер, Эдинбург, Ливерпуль
Патша Елизавета II
Премьер-министр Дэвид Кэмерон
Мәйдан
– Барлыгы
– % Су

244 820 км²
1,3%
Халык саны
– Барлыгы (2007)
– Тыгызлык

60 776 238 кеше
247 кеше/км²
Акча Фунт стерлинг
Тулаем милли продукт $2,833 трлн.
ТМП кеше башына $46 432
Вакыт UTC +0
Интернет домены .uk .eu
Телефон коды +44

Бөе́к Брита́ния (инг. Great Britain, United Kingdom), тулы исеме Бөе́к Брита́ния һәм Төнья́к Ирла́ндия Берләшкә́н Патшалыгы́ (инг. United Kingdom of Great Britain and Northern Ireland) — Көнбатыш Аурупада урнашкан утрау-дәүләт. Бөек Британия һәм Ирландия утрауларында урнаша. Башкаласы — Лондон шәһәре.

Бөекбритания — Аурупаның иң алдынгы дәүләтләренең берсе. Берләшкән Милләтләр Оешмасының Иминлек Шурасында даими әгъза. Атом-төш коралына ия. XIX гасырдаXX гасыр башында дөньяның иң зур дәүләте булып саналган Британ империясе варисы. Аурупа берлегенә һәм НАТОга керә.

Бөекбританиянең дәүләт төзелеше — парламент системалы конституцион монархия. Унитар дәүләт. Бөекбритания дүрт өлештән[1] тора: Англия, Төньяк Ирландия, Шотландия һәм Уэльс. Шулай ук Бөекбританиянең 14 диңгез арты территориясе бар[2]. Империя заманыннан калган дәүләтнең башка күп кенә илләргә тәэсире тел, мәдәният, идарә итү системасында һаман саклана.

Эчтәлек

[үзгәртү] Географик мәгълүмат

Бөекбритания Британ утрауларында һәм Ирландия утравының төньяк өлешендә урнашкан. Шулай ук Бөекбритания территорияләренә кече утраулар һәм архипелаглар, Норманд утраулары керә. Бөекбритания Атлантик океан тарафыннан юыла.

Бөекбритания мәйданы — 244 820 км², коры җир мәйданы 240 590 км², ә эчке сулар 3 230 км² тәшкил итә. 1993 ел мәгълүматларына күрә коры җирнең 10 %-ы урманнар белән капланган, 25 %-ы авыл хуҗалыгы өчен кулланылган. Ярларның озынлыгы 17 820 км тәшкил итә. Утрауның көньяк яры Аурупа белән 50 км озынлыгы булган Евротоннель буенча тоташкан. Төньяк Ирландиянең Ирландия дәүләте белән 360 км озынлыгы булган чикләре бар.

Лондонда урнашкан Гринвич обсерваториясе баш меридиан (нуль меридиан) булып билгеләнә.

Илнең иң биек ноктасы — Бен-Невис тавы (инг. Ben Nevis; 1343 м).

[үзгәртү] Тарих

[үзгәртү] Сәясәт

[үзгәртү] Парламент

Берләшкән Патшалыкның югары канун чыгару органы – Бөекбритания һәм Төньяк Ирландия Берләшкән Патшалыкның парламенты (Parliament of the United Kingdom of Great Britain and Northern Ireland). Аның башлыгы – Британия патшасы. Парламент ике палатадан тора: Югары бүлмә (Лордлар палатасы) һәм аскы бүлмә (Җәмгыять палатасы).

[үзгәртү] Административ-территориаль бүленү

[үзгәртү] Икътисад

[үзгәртү] Халык

[үзгәртү] Халык саны

1900 елдан 2007 елга кадәр Бөекбритания халкының саны:

Ел Халык саны (кеше)
1900 35 405 900
1949 50 300 000
1959 51 900 000
1976 55 900 000
1998 59 100 000
2004 59 834 900
2005 60 441 457
2007 60 776 238

[үзгәртү] Мәдәният

[үзгәртү] Әдәбият

Төп мәкалә: Инглиз әдәбияты

Күбесенчә Бөекбритания әдәбиятын инглиз әдәбияты тәшкил итә.

[үзгәртү] Бөекбритания татарлары

[үзгәртү] Моны да карагыз

[үзгәртү] Искәрмәләр

  1. Инглиз телендә Бөекбритания өлешләрен countries, ягъни илләр дип атыйлар.
  2. «Working with Overseas Territories» (ингл.)

[үзгәртү] Сылтамалар

Шәхси кораллар
Исемнәр мәйданы

Төрләр
Хәрәкәт
Күчү
катнашу
Кораллар
Башка телләрдә