Бөекбритания (утрау)
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Бөек Британия утравы Аурупа харитасында
Бөекбритания (ингл. Great Britain вал. Prydain Fawr, гэльча Breatainn Mhòr, корн. Breten Veur, шотл. Great Breetain) — 218 595 км² мәйданлы Бөекбритания утрауларының иң зур утравы. Утрауда Берләшкән Патшалыкның иң зур өлеше урнашкан: Англия, Шотландия һәм Уэльс.
Утрауның озынлыгы 900 км (төньяктан көньякка). Төньякта һәм көнбатышта Атлантик океаны сулары белән, көнчыгышта Төньяк диңгезе сулары белән юыла. Көньякта Аурупадан Ла-Манш белән аерылган.