Вагыйз Фәтхуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вагыйз Фәтхуллин latin yazuında])
Вагыйз Фәтхуллин
Туган телдә исем Вагыйз Шәйхулла улы Фәтхуллин
Туган 24 март 1937(1937-03-24)
Азнакай районының Мәсгут авылы
Үлгән 21 сентябрь 2005(2005-09-21) (68 яшь)
Милләт татар
Һөнәре галим
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр нәмзәте[d]

Вагыйз Шәйхулла улы Фәтхуллинтөзелеш механикасы гыйлеме белгече, техник фәннәр кандидаты, профессор, татар телендә техник белем бирү оештыручыларының берсе. Татарстанның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1996).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вагыйз Фәтхуллин Азнакай районы Мәсгут авылында 1937 елның 24 мартында туа. Башта җидееллык мәктәпне, аннан Әлмәтнең 1 нче урта мәктәбен тәмамлый. Башкортстанның Октябрьски шәһәрендәге нефть техникумының төзелеш бүлегендә укый. Ике ел хәрби хезмәттә булып кайта.

1964 елда Вагыйз Фәтхуллин Казан төзүче инженерлар институтын тәмамлый һәм төзелеш конструкцияләре кафедрасында укыта башлый. 1973 елда Ленинградта җыелма-монолит конструкцияләрнең ныклыгын өйрәнүгә багышланган кандидатлык диссертациясен яклый. 1979 елда Вагыйз Фәтхуллинга доцент, 1994 елда профессор дигән гыйльми дәрәҗәләр бирелә. 19801983 елларда, югары белемле мөгаллим буларак, Алжирның Аннаба университетында укыта. 19842005 елларда ул төзүче инженерлар институтының төзү факультеты деканы вазифаларын башкара.

Эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вагыйз Фәтхуллин җитәкчелегендә «Татар телендә югары белем бирү концепциясе» төзелә. Ул — Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы «Татарстан телләре турында»гы Законны гамәлгә ашыру комитеты әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Фән һәм мәгариф буенча комиссия рәисе, Татарстандагы югары уку йортларның ректорлар советы каршындагы татарча укыту буенча фәнни-методик үзәкнең рәис урынбасары, Татарстан Фәннәр академиясе Гуманитар бүлегенең «Югары уку йортларында фәннәрне татар телендә укыту» буенча гыйльми-методик советы рәисе буларак та зур һәм нәтиҗәле эш алып барды. «Фән һәм тел» журналын аякка бастыручыларның берсе.


« Татар теленә чын-чынлап дәүләт теле статусы бирергә уйлыбыз икән, без мәктәпкәчә тәрбияне дә, урта белем бирүне дә, югары белемле белгечләр хәзерләүне дә ана телендә алып барырга тиешбез. Шунысын да ассызыклап әйтергә кирәк: шушы изге эшнең төп өлешен бүген, безнең буын үтәп чыга алмаса, алдагы елларда бербөтен татар мәгариф системасын төзеп булмас.
Вагыйз Фәтхуллин
»

Мактаулы исемнәре һәм дәүләт бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вагыйз Фәтхуллинның фән һәм укыту өлкәсендәге уңышлы эшчәнлеге «Татарстан Республикасының атказанган фән һәм техника эшлеклесе» исеме, «Югары белем бирү өлкәсендә уңышлары өчен» билгесе һ. б. дәрәҗәле бүләкләр белән билгеләнде.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Викиөзек эчендә Вагыйз Фәтхуллин темасы буенча бит бар