Валентин Колумб

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Валентин Колумб latin yazuında])
Валентин Колумб
Туган телдә исем Валентин Христофорович Колумб
Туган 3 май 1935(1935-05-03)
Мизинер авылы, Морки районы, Мари АССР
Үлгән 8 декабрь 1974(1974-12-08) (39 яшь)
Йошкар-Ола, РСФСР, СССР
Милләт мари
Ватандашлыгы  СССР
Һөнәре язучы, шагыйрь

Валенти́н Христофо́рович Колу́мб (3 май 19358 декабрь 1974) — мари шагыйре, язучысы, тәрҗемәчесе.

Мари колхознигы Христофор Колумб гаиләсендә дөньяга килә. Үзенең гадәти булмаган фамилиясен (туганда Декин) шагыйрьнең атасы географик ачышлар тарихын ихластан сөючесе булган авыл укытучысыннан ала.

Весьшурга мәктәбен тәмамлаганнан соң А.М. Горький исемендәге Әдәбият институтына укырга керә. 1959 елда диплом алгач ул туган ягына әйләнеп кайта, Морки райком комсомолы секретаре булып эшли. Соңрак Йошкар-Олага күченә, радиокомитетта әдәбият тапшырулары редакторы булып китә. 1964-1968 елларда Мари китап нәшриятының баш редакторы була. 1972 елдан «Ончыко» журналының баш редакторы.

Шагыйрь 1974 елның 8 декабрендә вафат була.