Варна (Чиләбе өлкәсе)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Варна (Чиләбе өлкәсе) latin yazuında])
Мача
Карта
Ил Россия
Өлкә Чиләбе өлкәсе
Район Варна районы
Координатлар 53°22'50"тн, 60°58'44"кнч, 53°22'55"тн, 60°58'29"кнч
Авыл советы башлыгы Маклаков Сергей
Нигезләнгән 1843
Халык саны 9869 кеше
Милли состав руслар, татарлар
Сәгать кушагы UTC+3
Телефон коды 35142
Почта индексы 457200
Рәсми сайт varna74.ru/
Русча атама Варна

Ва́рна, татарча Мача яки МышыЧиләбе өлкәсендәге авыл, Варна районы үзәге. Өлкәнең көньягында, Чиләбедән 217 км читтә, Тугызак елгасы буенда урнашкан. Район үзәгендә зур элеватор һәм тимер юл станциясе бар, соңгысы 1892 елда ачылган һәм Тамерлан исемен йөртә, авылның елганың уң ягында яткан өлешен дә Тамерлан дип атыйлар.

Тарихи-этнографик белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Варна 1843 елныЫрынбур казак гаскәренең №30 пост буларак беренче тапкыр искә алына. Ырынбур якларыннан 400 мөселман-татар казагы бирегә хәрби хезмәткә, империянең көньяк чикләрен сакларга җибәрелгән. Аңа Болгариядәге Варна шәһәре исемен – 1828 елда булган рус-төрек сугышындагы бәрелеш хөрмәтенә кушалар.

Биредә яшәүче татарлар гомер буе Варнаны Мача дип атап йөрткән, бу алар күчеп килгән Ырынбур белән Самар арасындагы Мәчәли авылына бәйле булырга тиеш.

Революциягә хәтле Варна-Мача саф татар авылы булган, анда өч меңгә якын татар һәм нибары ике рус яшәгән, алары да татарча белгән. Авылда өч мәчет һәм мәктәп-мәдрәсәләр булган. Халык игенчелек, малчылык белән шөгыльләнгән, сәүдә иткән, гаскәри хезмәтен үтәгән. Качуровлар дигән мөселман-казаклар нәселе хәтта генерал-майор дәрәҗәсенә хәтле ирешкән. 1926 елгы халык саны алу нәтиҗәләре буенча Варнада 2312 татар, 82 рус яшәгән, 1958 елга хәтле татар мәктәбе эшләп килгән. Варна казаклары совет хакимиятен кабул итмиләр, 120 кешелек отряд кызылларга каршы сугыша. Адар «ак»лар гаскәренә ияреп, гаиләләре белән Кытайга кадәр чигенәләр. Авыл халкы хәзер дә шактый үзенчәлекле тормыш белән яши. Биредә, дала татарлары буларак, ат итен бик яраталар, бишбармак ашыйлар, җәйләүләргә чыгып ял итә беләләр.

Бүген исә Варна үзе, нигездә, рус авылына әйләнеп бара, ул район үзәге, биредәге ун мең кешенең 60-70 проценты рус, калганнары татар, казакъ һәм башка милләтләр. Кыскасы, татарлар хәзер биредә азчылык, һаман шул революциягә кадәр булган күләмдә – 2-3 мең тирәсе. Бер рус булмаган татар авылын ничек шулай руслар басып киткән соң? Эш шунда: тирә-юньдәге җимерек рус станицаларыннан бай, төзек Варнага русларны күчереп утырталар һәм район үзәге ясыйлар. Җитәкчелеккә татарларны куймыйлар, укып бетереп кайткан татарларны эшкә алмыйлар, мәчет-мәктәпләрне бетерәләр.

Варнада «Чишмә», «Мирас» татар ансамбльләре эшләп килә, мәчет төзелә. Биредә менә 20 ел инде мәчет салу турында сөйлиләр. 2001 елда аның беренче казыгы да кагыла, 2004 елда мәчет төзелеше башлана, район хакимият башлыгы Маклаков мәчет белән чиркәүне бергә салып чыгарга вәгъдә бирә. Нәтиҗәдә, чиркәү 2009 елның көзендә ачыла, ә мәчет төзелеше ярты юлда туктап калып, ике ел соңрак, 2011 елның көзендә төзелеп бетә.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны динамикасы:

Гомуми демографик күрсәткечләр[1]
Гомуми халык саны 2010 елга җенес составы
2002 2010 ир-атлар хатын-кызлар
9943 9869 4539 5330

2002 елгы җанисәп буенча күпчелекне алып торучы халыклар: руслар (71%), татарлар (21%), казахлар (2%).[2]

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Варнада май ясау заводы, икмәк җыю пункты, инкубатор-кошчылык станциясе, икмәк комбинаты, ДРСУ, «Сельхозтехника» предприятиесе урнашканнар.

Истәлекле урыннар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Варнадан 2 км көньяк-көнчыгышка Зур Кисәнә күле янында XIV—XV гасыр урта гасыр мөселман архитектурасы үрнәге – 17 м биеклектә кәшәнә (Кисәнә, яки Тамерлан манарасы) сакланган. Язучы-галимә Фәүзия Бәйрәмова фикеренчә, аны борынгы мәчет манарасы дип санаучылар хаклы булырга тиеш. Якында гына татарлар яшәве бу һәйкәлне туздырудан саклаган, дип әйтергә нигез бар. Этнографлар язмалары буенча, Варна казаклары борынгы кәшәнәне күзәтчелеге астына алган, бирегә килеп җыелып намаз укучылар да булган. Совет заманында, аеруча сугыш вакытында руслар килеп аны сүтәргә, ташларын ташып, йорт-җир корылмалары, мичләр төзергә керешкәннәр. Зур гына зыян салалар.[3] Бүген Кисәнә нигезендә төбәкне өйрәнү музее эшли.

Кисәнә төзекләндерелгәннән соң

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ф. Бәйрәмова. Уралтауның аръягында(үле сылтама)