Василий Горохов (актер)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Василий Горохов (актер) latin yazuında])
Василий Горохов
Василий Регеж — Горохов
Туган телдә исем Василий Михаил улы Горохов
Туган 27 август 1937(1937-08-27) (86 яшь)
Мари АССР Көҗәңәр районы Югары Регеж авылы
Үлгән 9 март 2022(2022-03-09) (84 яшь)
Милләт мари
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Русия театр сәнгате университеты[d]
Һөнәре актер, язучы
Бүләк һәм премияләре Мари АССР дәүләт премиясе (1978)

Василий Горохов (әдәби псевдонимы Василий Регеж — Горохов, тулы исеме Василий Михаил улы Горохов, чирм. Василий Регеж-Горохов, Василий Михайлович Горохов) — актер, язучы (шагыйрь, драматург, тәрҗемәче). Мари АССР халык (1982), РСФСР атказанган (1988) артисты. Мари АССР дәүләт премиясе лауреаты (1978). ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1975). Мари Илнең халык язучысы (2007).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1937 елның 27 августында Мари АССР Көҗәңәр районы Югары Регеж авылында туган. Ивансола урта мәктәбен (1957), Н.К. Крупская исемендәге Мари дәүләт педагогия институтының III курсын (1960), А.В. Луначарский исемендәге ГИТИСның актерлык бүлеген (Н.Ф. Чефранова һәм П.В. Лесли курсы, 1965) тәмамлаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1965-2002 М. Шкетан исемендәге Мари милли драма театрында эшли: 1965-1990 актер, 1990-1996 әдәби бүлек мөдире, 1996-2002 актер.

Уйнаган рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Эчан («Ак аккош» В. Бояринова, 1965)
  • Григорий Петрович Веткан («Элнет» С. Чавайн, 1965)
  • Доктор Ломбарди («Ике хуҗаның хезмәтчесе» К. Гольдони, 1965)
  • Аркадий («Туган җир» К. Коршунов, 1966)
  • Эчук («Салика» С. Николаев, 1966)
  • Эвай Петр («Эренгер» М. Шкетан, 1967)
  • Мичи («Умартачылык» С. Чавайн, 1968)
  • Паратов («Бирнәсез кыз» А. Островский, 1968)
  • Звонцов («Егор Булычев һәм башкалар» М. Горький, 1968)
  • Воробьев («Борчулы картлык» Л. Рахманов, 1970)
  • Чопай («Салика» С. Николаев, 1972)
  • Стапан Микале («Морке көйләре» М. Рыбаков, 1975)


Әдәби иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яшь чагы
Микале ролендә.
Мари АССР дәүләт премиясе (1978)

В. Регеж-Горохов 20 китап нәшер иткән. Алар арасында шигърият, чәчмә әсәрләр, сәхнә әсәрләре, әдәби публицистика һәм тәрҗемә китаплары бар.
Әдәби эшчәнлек белән 1958 елдан шөгыльләнә. Балалар өчен беренче шигырьләр китабы «Урманда» (Чодыраште) 1958 елда басылган. 1970 елда мари театрында ул язган беренче «Зәңгәр кош» (Канде кайык) пьесасы буенча спектакль уйнала. М. Шкетан исемендәге Мари милли драма театрында «Зәңгәр кош» (Канде кайык, 1971), «Черек матур алма» (Шукшан чевер олма, 1980), «Гөнаһ» (Сулык, 1984), «Комета койрыгы» (Почан шÿдыр, 1989), «Алтын туй» (Шöртньö сÿан, 1992), «Борынгылар җыры» (Кугезе муро, 1975) пьесалары сәхнәләштерелгән. Мари композиторлары В. Алексеев, В. Кульшетов, В. Захаров, С. Маков һ. б. аның 300 дән артык шигыренә җыр иҗат иткән. Мари теленә К. Чуковский әсәрләрен («Мойдодыр»), А.С. Пушкинның «Евгений Онегин» романын (2000), Шандор Петефи лирикасын (2003) тәрҗемә иткән. Халык иҗатына нигезләнеп «Регеж Карман» китабын язган.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мари АССР атказанган артисты (1975).
  • Мари АССР халык артисты (1982).
  • РСФСР атказанган артисты (1988).
  • Мари АССР дәүләт премиясе (1978) – «Морке көйләре» (Морко сем) (М. Рыбаков әсәре) спектаклендә солдат Стапан Микале ролен башкарган өчен.
  • Й. Кырла исемендәге театр премиясе (2000) – «Соңарган мәхәббәт» (Вараш кодшо йєратымаш) (А.Н. Островский әсәре) пьесасында сәүдәгәр Дороднов ролен башкарган өчен («эпизодик роль» номинациясендә).
  • Мари Илнең халык язучысы (2007).

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әлмәндәр (Элыксандр) – арт. Г. Копцев,
Әҗәл – В.М. Горохов (у)

М. Шкетан исемендәге Мари милли драма театрында (Йошкар-Ола) Т. Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәре буенча «Чодраял Элыксандр» спектаклендә Әҗәлне Василий Горохов, Әлмәндәр- Элыксандрны артист Г. Копцев уйнаган[1].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Санин А. Тридцать жизней Василия Горохова: На соискание премии им. Олыка Ипая. «Молодой коммунист», 1972 ел, 31 октябрь.
  2. Хузангай А. Своя звезда. «Литературная Россия», 1984 ел, 10 август.
  3. Поморцева Б. Три грани творчества. «Марийская правда», 1987 ел, 26 август.
  4. Козловский Я. Василий Регеж-Горохов. «Советская культура», 1983 ел, 26 июль.
  5. Горохов (Регеж-Горохов) Василий Михайлович . Кто есть кто в Марий Эл. Йошкар-Ола, 2002.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. М. Шкетан исемендәге театр сайтында, archived from the original on 2015-10-17, retrieved 2015-07-24