Васко да Гама

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Васко да Гама

Һөнәре сәяхәтче
Туу датасы 1469 ел(1469)
Туу җире Синеш, Португалия
Үлем датасы 1524 ел(1524)

Васко да Гама (порт. Vasco da Gama; 1469–1524) – Португалия сәяхәтчесе, Һиндстанга диңгез аша сәяхәт иткән беренче аурупалы буларак билгеле..

Тормыш юлы[үзгәртү]

Васко да Гаманың туган елы төгәл мәгълүм түгел. Ул я 1460 елда, я 1469 нчы елда Португалиянең Синеш шәһәрендә туган.

Аның әтисе – Эштевана да Гама. Әнисе – Изабела Содре. Васко да Гаманың балачагы турында бик аз мәгълүм. Португалия тарихчысы Teixeira de Aragão фикеренчә, ул Эвора исемле шәһәрдә белем ала. Васко да Гама астрономияне яхшы белгән.

1492 елда Португалия патшасы Джон Икенче аны Сетубал портына эш тапшырып җибәрә. Васко йөкләмәне тиз арада башкарып чыгара

Һиндстанга сәяхәт[үзгәртү]

Бер версия буенча, патша Мануэл I сәяхәтне башта Васко да Гаманыэ әтисенә башкарырга куша. Ләкин, әтисе июль аенда үлеп китү сәбәпле, 1497 елда Васко үзе, экспедиция капитаны буларак, Лиссабон шәһәреннән чыгып китә.

1497 елның 22 ноябрь көнендә Португал сәяхәтчесе Васко да Гама Изге Өмет борынын узды.

1498 елның 20 май көнендә Васко да Гама, аурупалылардан беренче булып, Һиндстанга килеп җитә.

Башка сәяхәтләр[үзгәртү]

Сәяхәтләрнең мөһимлеге[үзгәртү]

Кайбер фактлар[үзгәртү]

Сәяхәт вакытында 100 кешедән бары тик 55 кеше исән калган.

Моны да карагыз[үзгәртү]