Ватан каһарманнары көне

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ватан каһарманнары көне latin yazuında])
Ватан каһарманнары көне
Сыйфат Истәлекле көн

Ватан каһарманнары көне (кыскача Каһарманнар көне) - Россиядә ел да 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата (ял көне бирелми торган бәйрәм).

Статуc[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Максат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Истәлекле көнне кабул итү турындагы канунның аңлатма язуында: «Каһарман ата-бабаларны искә алу өчен генә түгел, Советлар берлеге Каһарманнарын, Россия Федерациясе Каһарманнарын, Дан ордены кавалерларын, Изге Георгий ордены кавалерларын хөрмәтләү өчен дә кабул ителә. Җәмгыятьтә Ватанга хезмәт итү идеалын булдыру максатында кертелә»,- дип язылган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия империясендә, 1917 елгы Октябрь инкыйлабына кадәр, 7 декабрьдә (иске стиль белән 26 ноябрь) «Георгий хачы кавалерлары» көне билгеләп үтелгән. 1769 елда Россия патшабикәсе Екатерина II үзенең фәрманы белән Россия империясенең иң югары хәрби бүләге - «Изге Георгий император хәрби ордены»н әйләнешкә керткән була.

1917 елда хакимияткә килгән большевиклар «Георгий хачы кавалерлары» бәйрәмен юкка чыгарганнар һәм «Изге Георгий император хәрби ордены»н гамәлдән чыгарганнар.

2000 елда орденның статусы яңадан торгызылды. Россия Федерациясенең беренче «Георгий ордены» кавалеры – генерал-полковник Сергей Макаров.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәүләт думасы яңа «эш көне» бәйрәме кабул итте

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дан ордены

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]