Ватан сугышы ордены

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ватан сугышы ордены latin yazuında])
Ватан сугышы ордены
Ил ССБР байрагы
Төр орден
Кемгә бирелә хәрби шәхесләргә, хәрби оешмаларга, шәһәрләргә
Кем бирә ССРБ Югары Шурасы Президиумы
Статусы тапшырылмый
статистика
Булдыру датасы 20 май 1942
Беренче бүләкләү 2 июнь 1942
Соңгы бүләкләү 6 ноябрь 1985
Бүләкләүләр саны 9,1 млн (сугышта 1,5 млн)
Юкка чыгару датасы гамәлдә
Чиратлылык
Олырак бүләк Александр Невский ордены
Кечерәк бүләк Хезмәт Кызыл Байрагы ордены

Ватан сугышы ордены (рус. Орден Отечественной войны) — ССРБ дәүләт хәрби бүләге.

1942 елның 20 маенда ССРБ Югары Шурасы Президиумы Указы белән кабул ителгән[1].

Рәссамы – Александр Иван улы Кузнецов (Сергей Иван улы Дмитриев белән берлектә).

Бөек Ватан сугышы чорында кабул ителгән беренче орден.

Дәрәҗәләргә бүленгән беренче совет ордены.

35 ел буена (1977 елга кадәр) ССРБ дә гаиләдә истәлек итеп калдырырга рөхсәт ителгән бердәнбер орден (калган орденнарны орден хуҗасының вафатыннан соң дәүләткә кире кайтарырга тиешле була).

Бөек Ватан сугышы елларында орден белән 1 млн 276 мең (шул исәптән I дәрәҗә орден белән 350 мең ) кеше бүләкләнә.

1977 елга кадәр Һитлерга каршы коалициядә катнашкан 700 чит ил ватандашын да бүләклиләр.

Тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Куе кызыл эмаль белән капланган биш канатлы, кабарынкы йолдыздан төрле якка алтын нурлар тарала. Йолдыз артыннан кавалерия кылычының һәм мылтыкның очы күренеп тора. Мылтык түтәсе уң якта аста, кылыч эфесы сулда аста. Йолдыз уртасында урак белән чүкеч. Әйләнәдә “Ватан сугышы” дип язылган. I дәрәҗә Ватан сугышы ордены алтыннан һәм көмештән , II дәрәҗә Ватан сугышы ордены көмештән ясала. Урак белән чүкеч ике орденда да алтыннан ясала. Кызыл йолдызны эченә алган шартлы әйләнәнең диаметры 45 мм, мылтык һәм кылычның озынлыгы шулай ук 45 мм. Уртадагы язулы кече әйләнәнең диаметры 22 мм.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

5 мәртәбә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнүчеләр арасында капитан Әнвәр Нурулла улы Диваев (1924 – 2010) та бар.[2]

( II - 09.09.1944, II – 07.03.1945, II – 25.04.1945, I - 26.06.1945, I - 11.03.1985 )

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сборник законодательных актов о государственных наградах СССР. М., 1984.
  2. http://www.podvignaroda.ru/#/#tab=navHome Общедоступный электронный банк документов 'Подвиг народа'

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Указ Президиума Верховного Совета «Об учреждении Ордена Отечественной войны первой и второй степени» от 20 мая 1942 года // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1942. — 28 мая (№ 19 (178)). — С. 1.
  • Н.Черников. Ватан бүләкләре. Казан, 1975.
  • Гребенникова Г. И., Каткова Р. С. Ордена и медали СССР. М., 1982.
  • Шишков С. С., Музалевский М. В. Ордена и медали СССР. Владивосток, 1996.
  • Дуров В. А. Русские и советские боевые награды. М., 1990.
  • Дуров В. А. Награды Великой Отечественной. М., 1993.
  • Дуров В. А. Отечественные награды. 1918—1991. М., 2005.
  • Горбачёв А. Н. Многократные кавалеры орденов СССР. М., 2006.
  • Орден Отечественной войны / Горбачёв А. Н. / (Кавалеры 4-6 орденов Отечественной войны 1 и 2 степени) «ШПАРГАЛКА» (газета лицея № 1581, г. Москва), 2009, № 36