Венера Гәрәева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Венера Гәрәева latin yazuında])
Венера Гәрәева
Туган телдә исем Венера Хәсән кызы Гәрәева
Туган 25 июнь 1943(1943-06-25)
СССР, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Сүлә
Үлгән 26 октябрь 2020(2020-10-26) (77 яшь)
РФ, ТР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре хор дирижеры
Бүләк һәм премияләре Татарстан АССР халык артисты (1987)

Венера Хәсән кызы Гәрәевататар хорлары дирижеры, Татарстан АССР халык артисты (1987).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1943 елның 25 июнендә ТАССРның Саба районы Сүлә авылында туа[1]. Алабуга культура-агарту училищесында (2013 елдан көллият) укый. Җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Җәүдәт Айдаров, аны шунда табып, 1961 елда ансамбльгә алып кайта да. Венера Гәрәева ансамбльдән нибары өч елга аерылып тора: туган ягы — Сабага кайтып музыка мәктәбендә эшли.

1972 елда Сабадан Казанга Җыр һәм бию ансамбленең хормейстеры булып кайта — композитор Александр Ключаревның өндәвенә каршы тора алмый. 1974 елдан башлап Казан музыка укуханәсендә белем бирә.

2020 елның 26 октябрендә иртәнге якта дәвамлы авырудан соң, COVID-19 ны кичереп, Казандагы хастаханәдә вафат.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Венера Гәрәева җитәкчелегендәге ансамбльләр төрле бәйгеләрдә катнашкан һәм беренче урыннар яулаган:

  • "Нәүрүз" квартеты Халыкара Рәшит Ваһапов исемендәге конкурсның лауреаты (2007, 2008 еллар)
  • Ирләр триосы Халыкара фольклор конкурсы лауреаты (Петербург, 2007 ел)

Венера Гәрәевә даими рәвештә Вафирә Гыйззәтуллина һәм Әлфия Авзалова конкурсларына жюри буларак чакырылган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]