Венерик авырулар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Венерик авырулар (мәхәббәт авырулары, лат. Venus (Veneris) Венера — борынгы римлыларда мәхәббәт алиһәсе) — йогышлы авыруларның аерым бер группасы, алар күбесенчә җенси юл белән күчәләр. Венерик авыруларны «мәхәббәт авырулары» дип тә, кайчак «әхлак авырулары» дип тә йөртәләр, чөнки бу авыруларның таралуына күбесенчә әхлакый тотнаксызлык, очраклы җенси бәйләнешләр һ. б. сәбәп була. Мондый авырулар белән ирләр дә, хатын-кызлар да бер үк дәрәҗәдә авырыйлар. Башка йогышлы авырулардан аермалы буларак, венерик авырулардан соң организмда иммунитет барлыкка килми, шунлыктан кабат йокканнан соң кеше яңадан авырый.

«Венерик авырулар» термины 1527 елда француз галиме Ж. де Бетакур тарафыннан тәкъдим ителә. 20 йөздә бу авыруларны китереп чыгаручылар ачыла. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Халыкара классификациясе (1988) буенча сифилис, гонорея, йомшак шанкр (шанкроид), касык лимфогранулематозы, венерик гранулёма - классик венерик авырулар рәтенә кертелә. Җенес органнарын зарарлый торган йогышлы авырулар: сидек-җенес юллары хламидиозы, трихомониазы, сидек юллары-гениталияләр кандидозы, сидек-җенес юллары микоплазмозы, гениталияләр герпесы, очлы башлы кондиломалар, гениталияләрдәге контагиоз моллюсклар, сидек юллары - гениталияләр шигелёзы, педикулёз һәм корчаңгы. Венерик авыруларның күп кенә билгеләре кешенең тән тиресендә һәм лайлалы тышчаларында барлыкка килә. Шулай итеп, венерология дерматология белән тыгыз бәйләнгән.[1]

Статистика мәгълүматлары күрсәткәнчә, хәзерге вакытта җенси юл белән күчә торган авыруларның да, алар белән авыручыларның саны да бик тиз арта. Мондый авыруларның төре хәзерге вакытта 50 гә җитә. Аларга СПИД, сифилис, гонорея, трихомоноз, хламидиоз, гениталийлар герпесы һәм башкалар керә. Русия җинаять кодексының 121нче матдәсе буенча кешеләрне венерик авырулар белән «бүләкләү» өчен хөкемгә тарту каралган.

Хәзерге вакытта бу авыруларга игътибар арту түбәндәге проблемаларга бәйләнгән:

  1. Сифилисның күпләп таралуы эпидемия дәрәҗәсенә җитте.
  2. Русиядә элек булмаган җенси юл белән күчә торган яңа төр авырулар (урогениталь хламидиоз, гениталийлар герпесы, микоплазмоз) барлыкка килде.
  3. Авыручылар арасында яшүсмерләрнең саны арта бара (Мәскәү өлкәсендәге яшүсмерләр арасында мондый авырулар белән авыручыларның саны һәр 100 мең кешегә 800 кеше туры килә).
  4. Мондый авыру белән авыручы пациентларның социаль һәм матди хәле үзгәрде (аларның финанс мөмкинлекләре арту, ә әхлак кагыйдәләре белән исәпләшмәүләре).
  5. Җенси юл белән күчә торган авырулар нәтиҗәсендә тән тиресенең бөтенлеге бозылу СПИД авыруының бик тиз таралуына да китерергә мөмкин.
  6. Бер пациентта берничә төрле йогышлы авыру булу аларны вакытында һәм дөрес, тиз дәвалау мөмкинлеген киметә.
  7. Мондый авырулар белән авыручыларны үз вакытында контрольгә алудагы төрле авырлыклар (халыкның күчеп йөрүе — миграция, күп кенә чит илләргә җиңел бару мөмкинлеге һәм бу авыруларны хөкүмәт медицина учреждениеләреннән тыш дәвалау мөмкинлекләре арту һ.б.) барлыкка килде.

Җенси юл белән күчә торган авырулар таралуның профилактика чаралары булып, мондый авырулар белән авыручыларны актив билгеләү, балалар һәм яшүсмерләргә дөрес җенси тәрбия бирү, венерик авырулар, аларны йоктыру юллары турында әңгәмәләр, лекцияләр үткәрү һәм сәламәт яшәү рәвешен актив пропагандалау тора. Бу авыруларны булдырмау һәм аларның таралуын киметү өчен укытучылар, медиклар, тәрбиячеләр, психологларның һәрдаим актив эшчәнлеге сорала.

Сифилис[үзгәртү]

Сифилис — гомуми инфекцион авыру. Бу авыру Европада XV гасырда тарала. Аны Европага Америкадан күчерелгән дип саныйлар. XVI гасыр башында Дж. Фракастро язган поэманың төп герое Сифилус исемле авыру дуңгыз көтүчесе булган. Бу авыруның исеме шуннан килеп чыккан дип санала. Ләкин борынгы кабиләләрнең кайбер язмалары, борынгы рәсем сәнгате сурәтләре һәм борынгы кешеләрнең сөяк калдыкларында билгеләнгән үзгәрешләр бу авыруның бик борынгы заманнардан ук булуы турында уйларга мөмкинлек бирә.

Сифилисны китереп чыгаручы — төссез трепонема. Авыру күпчелек очракта җенси юл белән күчә. Ләкин көнкүреш юлы белән: авыру кешенең шәхси әйберләрен (стакан, кашык, сигарет, мунчала, теш щеткасы, иннек һ.б.) кулланганда (көнкүреш сифилисы), авыру анадан балага (тумыштан килгән сифилис), сирәк очракта кан салганда да (гемотрансфузион сифилис) күчәргә мөмкин. Төссез трепонема тереклеге өчен оптималь шартлар булып, юеш тирәлек һәм 37 °С температура тора. Ул икегә бүленеп, бик тиз үрчи һәм 4 төрле формада: спиральсыман, бөртексыман, циста һәм L формасында булырга мөмкин. Төссез трепонеманың кислородка сизгер булуы аның кан һәм лимфа тамырлары буйлап тиз хәрәкәтләнүенә китерә. Фагоцитоз вакытында төссез трепонема күп катлы тышча белән капланып, озак вакытлар сакланырга мөмкин. Мондый вируска антитәнчекләр һәм антибиотиклар тәэсир итә алмый. Шушы халәттә алар инкубацион периодның тагын да озынаюына китерәләр.

Сифилисны йоктыруга сәбәпче булып тән тиресендә һәм органнарның лайлалы тышчаларында яралар булу тора. Шулай ук сифилис үбешкәндә, тешләгәндә һәм медицина персоналларының турыдан-туры контакты вакытында да күчәргә мөмкин. Сифилис барышында түбәндәге стадияләрне күрсәтергә була:

  1. инкубацион;
  2. беренчел;
  3. икенчел;
  4. өченчел.

Инкубацион период авыру йокканнан соң 2—5 атна дәвам итә. Авыруны кабат йоктырганда бу период кыскара. Бу вакыт эчендә лайлалы тышчага эләккән төссез трепонема бик тиз үрчи һәм тәннең башка участокларына тарала, ләкин бу вакытта авыру билгеләре булмый. Аннары төссез трепонема эләккән урында кызыл төстә, тимгелләнеп авыртмый торган бетчә яки күгәрек барлыкка килә. Аны каты шанкр яки беренчел сифилома дип атыйлар. Ул түгәрәк формада, читләре кызыл, ә уртасы зәңгәрләнеп, ялтырап тора. Шанкрның зурлыгы энә очыннан башлап 2 см һәм аннан да зуррак булырга мөмкин. Беренчел шанкр, кагыйдә буларак, аз санда һәм гадәттә ул җенес органнарында була, сирәгрәк иреннәрдә, телдә, авыз куышлыгының лайлалы тышчасында, муен тирәсендә очрарга мөмкин. Җәрәхәт барлыкка килеп, берничә көн үткәч, якын-тирәдәге лимфатик төеннәр нык зураялар. Берничә атнадан сифилислы җәрәхәт, дәваламасаң да, үзеннән-үзе төзәлә. Бу чорда авырту булмагач, сифилис йоккан кеше авыру билгеләрен сизмәскә һәм вакытында врачка мөрәҗәгать итмәскә мөмкин. Сифилис йоктыруга әз генә шик булганда да кан анализы (Вассерман реакциясенә) ясарга кирәк.

Берничә атна яки 3—6 ай үткәннән соң сифилисның икенчел стадиясе башлана. Бу вакыт эчендә төссез трепонемалар бик тиз үрчиләр һәм барлык органнарга һәм тукымаларга, канга һәм лимфага үтеп керәләр. Бу чорда организмның трепонемалар бүлеп чыгарган агу белән агулануы (интоксикация) күзәтелә. Әмма күп очракта сифилис белән авыруны дөрес ачыкларга нинди дә булса үзенчәлекле аерым билгеләр булмый. Гадәттә гомуми хәлсезлек, кәеф начарлану, баш авырту, мускуллар, буыннар, сөякләр сызлау, температураның аз гына күтәрелүе күзәтелә. Кайчак авыручы кеше моны гриппка кайтарып калдыра. Сифилисның икенчел стадиясенә хас үзенчәлекле бердәнбер билге — бөтен тәндә таралган алсу кызыл тимгелләр. Алар да тиз генә беленмиләр, хәтта күргәч тә авыру кеше аларны нинди дә булса ризыкка аллергия дип кабул итәргә мөмкин. Шулай да бу стадиядә җенес органнарында һәм аның тирәсендә юешләнеп торучы җәрәхәтләр барлыкка килергә мөмкин.

Мондый җәрәхәтләр һәм тимгелләр бик тә куркыныч. Бу билгеләр я югалып, я барлыкка килеп 3—6 ай буена дәвам итә. Бу стадиядә хатын-кызларның муенында пигментация дә булырга мөмкин. Ул дәвалауга авыр бирелә һәм 1—2 елга кадәр сузылырга мөмкин. Шулай ук чәч коелып, пеләшләнү дә күзәтелергә мөмкин. Сифилисның икенчел стадиясе 2—3 елга кадәр дәвам итәргә мөмкин. Әгәр дә авыруны бу периодта дәвалый башласаң, барлык билгеләр дә эзсез юкка чыгалар. Сифилисның өченчел стадиясе авыру йокканнан соң дәваламасаң 3—4 нче елларда башлана. Бу стадиядә төссез трепонемалар тупланган урыннарда тукымалар бик нык зарарлана: башта шешенү күзәтелә, аннары тукымалар үлә һәм таркала башлый. Тукыма таркалган урында сифилиска гына хас тирән җәрәхәт, җөй барлыкка килә. Тукымаларның шулай зарарлануы, гуммалар хасил булу тәннең барлык урыннарында да күзәтелергә мөмкин. Гумманың каты аңкауда ясалуы шундагы сөякнең таркалуына китерә. Нәтиҗәдә тавыш сифилиска хас булганча тыңкышлана. Гумма борын өстендә булса, борын сөяге таркалып, борын эчкә батып керә. Шундый зарарланулар нәтиҗәсендә кеше гарипләнеп, инвалидка әйләнә.

Сифилис белән авырганда кан тамырлары, аеруча аорта нык зарарлана, аорта стенасы үзенең ныклыгын, сузылучанлыгын югалта һәм кан басымыннан акрынлап киңәя, сузыла башлый, хәтта өзелергә дә мөмкин. Аортаның шартлавы кешенең кинәт үлеменә китерә. Арка миенең һәм нервларның сифилис белән зарарлануы авыр неврологик авыруларга сәбәп була. Бу очракта тәннең төрле участокларының тою сәләте бозыла, даими рәвештә яки вакыт-вакыт бораулагандай яки «кинәт чәпчеп алучы» авыртулар башлана. Нерв системасының сифилис белән зарарлануы нәтиҗәсендә хәрәкәт координациясе бозыла, йөреш тотрыклыгы бетә, кеше тигезлеген югалта, аунаклап йөри башлый; сөйләм бозылу, хәтер бетү, исәпләү, язу, укуның начарлануы, акылның зәгыйфьләнә баруы — сифилис белән авыручы кеше өчен типик күренешләр.

Сифилисны беренчел һәм икенчел стадияләрдә җиңел дәвалап була. Ләкин үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә кирәк. Сифилисны дәвалау бары тик медицина учреждениеләрендә генә үткәрелергә тиеш. Сифилис белән авырган кеше дәвалап терелгәч тә, 1 елдан 5 елга кадәр медицина учреждениеләренең күзәтүе астында булырга тиеш.

Гонорея[үзгәртү]

Гонорея — киң таралган венерик авыруларның берсе, һәм ул бик күптәннән билгеле. Египет папирусларында һәм Борынгы Кытай трактатларында гонорея турында мәгълүмат булган. Борынгы гасырның бөек табибы Гиппократ бу авыруның «Венера ләззәтеннән» булуын әйтеп калдырган. Ә авыруга бу исемне (лат. gonos — орлык һәм гһео — агам) Борынгы Рим табибы Гален биргән. Гонореяны гонококк китереп чыгара. Аны 1879 елда Альберт Нейссер ачкан. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы экспертлары мәгълүматлары буенча, Җир шарында ел саен 200 млн нан артык кеше гонорея белән авырый, һәм бу сан ел саен арта бара. Гонорея күбесенчә җенси юл белән күчә, сирәк булса да авыру анадан балага һәм шәхси предметлар (юеш сөлге, мунчала) аша да йогарга мөмкин.

Гонококк — кеше организмында гына озак яши торган паразит. Алар кеше организмыннан тыш бик тиз үләләр. 56 °С ка кадәр җылытканда, киптергәндә, кояш нурлары, төрле антисептик препаратлар тәэсирендә алар бик тиз юкка чыгалар. Гонококк җенес органнарының лайлалы тышчасында бик тиз үрчи, бу исә тышчаның ялкынсынуына сәбәп була. Ул шешә, һәм күп булып эрен бүленеп чыга башлый.

Лайлалы тышчаның зарарланган өлешендә эрозия башлана, ул кисеп-кисеп авырта, әчетә. Сидек бүленеп чыгу бозылу нәтиҗәсендә авыру тагын да көчәя. Гонококк канда бик тиз үлә, шуңа күрә, сифилистан аермалы буларак, гонорея билгеле бер урында гына була. Сәламәтлеге начар булган, иммунитеты булмаган кешеләрдә гонококк бөтен организмга таралырга мөмкин. Бу очракта ул буыннарны, йөрәк мускулын, йөрәк сумкасын зарарлый. Гонококк агу бүлеп чыгара, шунлыктан гонорея белән авыручыларда, зарарлаган аерым урыннар булу белән бергә, хәлсезлек, аппетит югалу, баш авырту да күзәтелә.

Трихомоноз[үзгәртү]

Трихомоноз — шулай ук җенси юл белән күчә торган йогышлы авыру. Венерик авырулар арасында ул иң күп таралган. Америка галимнәре мәгълүматлары буенча. Җир шарында трихомоноз белән ел саен 170 млн га якын кеше: ир-атлар һәм хатын-кызлар авырый. Балаларда бу авыру сирәк очрый. Трихомоноз нәсел калдыруга сәләтсез булуга, йөклелекнең төрле тайпылышларына, бу авыру белән авыручы бала тууга, баланың үлеменә яки аның акыл зәгыйфьлегенә китерергә мөмкин. Сидек-җенес органнары трихомонозын трихомонада китереп чыгара. Хәзерге вакытта трихомонаданың 50 ләп төре билгеле. Ләкин кешедә аның 3 төре: авыз куышлыгы трихомонадасы, эчәклек трихомонадасы һәм урогениталь трихомонада очрый.

Трихомонада — бер күзәнәкле, хәрәкәтчән организм, камчылылар классына керә, һәм ул эволюция барышында кешенең җенес һәм сидек бүлеп чыгару системасында яшәргә һәм үрчүгә җайлашкан. Трихомоноз авыру кешеләрдән йога. Шулай ук трихомонадалар урын-җирдә һәм киемдә — 24 сәгать, спермада — 6 сәгать, сидектә — 3 сәгать, ә унитаз утыргычларында 1 сәгатькә кадәр яшәргә сәләтле. Авыру йоктырганнан соң инкубацион период уртача 5—15 көн дәвам итә. Авыру кискенләшкәндә ялкынсыну процессы көчле була, һәм ул күп булып эрен бүленеп чыгу, тышкы җенес органнары кычыту, әчетү белән характерлана. Шулай ук сидек бүленеп чыкканда да кискен авырту сизелә. Күпмедер вакыт үткәч, бу билгеләр кими, һәм ул хроник трихомонозга әйләнә. Күп очракта трихомоноз трихомонада бактерияләреннән генә булмыйча, аның җирлегендә хламидий, гонококк, стафилококклар да үрчеп, бу авыру тагын да катлауланырга мөмкин. Бу очракта авыруны дәвалау катлаулана һәм озак вакытлар таләп итә. Дәвалау курсы төгәлләнгәннән соң да, авырган кеше 2—3 ай табиблар күзәтүе астында булырга тиеш.

Хламидиоз[үзгәртү]

Хәзерге вакытта хламидияләр тудырган авырулар — җенси юл белән күчә торган авыруларның иң күп таралганы. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, 1995 елда дөньяда 89 млн хламидиоз авыруын йоктыру очрагы теркәлгән (ә 1989 елда ул 50 млн чамасы булган). АКШта бу авыру белән ел саен 3—4 млн кеше авыруы билгеле. Русиядәге мәгълүматлар күп очракта дөреслеккә туры килми диярлек. Шулай да хламидиоз белән гонореягә караганда 2—3 тапкыр күбрәк авырыйлар.

Хламидиоз җенси юл белән күчә, һәм ул хатын-кызларга күбрәк ирләрдән йога. Бу авыру вакытында, күз конъюнктивасы да зарарланырга мөмкин. Авыру анадан балага йогып, анда конъюнктивит булырга яки үпкәләр ялкынсынырга мөмкин.

Күпчелек хатын-кызларда һәм 15—30 % ир-атларда авыру билгеләре сизелми дә үтәргә мөмкин. Инкубацион период 1 атнадан 3 атнага кадәр дәвам итә. Ир-атларда сидек бүлеп чыгарганда кисеп авырту була һәм эрен бүленеп чыга. Шулай ук орлыклык өстәмәсе (придаток яичка) ялкынсынудан зураерга, кискен авыртырга мөмкин. Хатын-кызларның тышкы җенес органнары кычыта, әчетә, аналык җиңсәсеннән үтә күренмәле бүлендекләр чыга, сидек бүленеп чыгу еш, авыртулар белән була, аналык көпшәсе һәм аналыкның лайлалы тышчасы ялкынсына. Хатын-кызларда да, ир-атларда да хламидиоз нәсел калдыруга сәләтсез булуга китерә.

Бик еш хламидиоз белән авыручылар гонорея дә йоктырган булалар. Үзәк тире-венерология фәнни-тикшеренү институтының 1996 елдагы кушуы буенча «гаилә хламидиозы» дигән термин тәкъдим ителә. Чөнки ата-аналары хламидиоз белән авырган гаиләләрнең 30—35 % ында бу авыру балаларда очрый. Ул авыру ана бала тапканда яки көнкүреш предметлары (сөлге, мунчала) аша күчәргә мөмкин. Күпчелек балалар конъюнктивит, артрит, үпкәләр ялкынсынуы белән авырыйлар.

Гениталийлар (тышкы җенес органнары) герпесы[үзгәртү]

Герпес вирусы тудырган авырулар борынгы заманнардан ук билгеле. Гениталийлар герпесы II гасырда ук Рим шагыйре Ювенал язмаларында да тасвирланган. Гениталийлар герпесын 2 төрле вирус: герпес I һәм герпес II вируслары китереп чыгара. Гениталийлар герпесы — җенси юл белән һәм үбешкәндә йога торган киң таралган авыру. АКШта бу авыру белән 40 млн нан артык кеше авырый, һәр ел саен ярты миллион кеше аны йоктырырга мөмкин. Герпес вирусы урын-җирдә, сөлгедә 3 көнгә кадәр сакланырга мөмкин. Хәзерге синтетик юу препаратлары белән эссе суда юганда герпес вирусы үлә. Авыру герпес вирусын йөртүче кешеләрдән йога. Кызганычка каршы, күп очракта вирус йоктырган кешеләр бу турыда белмиләр, чөнки авыру билгеләре сизелми. Вакыт-вакыт спермада яки аналык җиңсәсе бүлендекләрендә бик күп санда вируслар була.

Гениталийлар герпесының беренче стадиясендә тән тиресендә һәм җенес органнарының лайлалы тышчасында авырта торган куыкчыклар барлыкка килә, һәм, берәр атна үткәч, алар бот, арт сан тиреләренә дә күчәләр. Бу куыкчыклар шартлыйлар, һәм алар урынында эренләп торучы кызыл җәрәхәтләр барлыкка килә. Бу урыннар кычыта һәм әчетә. Хатын-кызларда аналык җиңсәсеннән, ә ир-атларда сидек бүлеп чыгару каналыннан эрен килә. Шулай ук температура күтәрелә, баш авырта, мускуллар сызлый, гомуми хәлсезлек, кайбер очракларда яктылыктан курку күзәтелә. Бу билгеләр 1—2 атна була. 15—17 көннән ир-атларда, 18—21 көннән хатын-кызларда җәрәхәтләр төзәлә. Ләкин авыру билгеләре төрле ешлыкта (айга бер тапкырдан алып, берничә елга бер тапкырга кадәр) кабатланырга мөмкин. Авыру билгеләре кабатлануга стресслар һәм башка йогышлы авырулар да китерергә мөмкин. Авыру йөкле хатыннан бала да зарарланырга мөмкин, чөнки герпес вирусы плацента аша яралгы канына үтеп керергә сәләтле. Шулай ук герпес вирусы авыру ана бала тапканда да балага йогарга мөмкин. Гениталийлар герпесы йоктыру куркынычы булганда, махсус табибларга күренергә кирәк. Чөнки үз вакытында билгеләнгән авыру һәм дөрес дәвалау чаралары бу авыруны тулысынча дәваларга мөмкинлек бирәләр.

Касык педикулезы[үзгәртү]

Касык бетләре — кешеләрдә очрый торган паразитларның бетләр группасына керүче бер төре. Алар кеше тәнендә яши һәм аның каны белән туена. Бетләр ике төрле була: аларның бер төрлеләре башның чәчле өлешләрендә, ә икенчеләре тәннең башка өлешләрендә яши. Касык педикулезы булганда бетләр касыктагы, эчнең аскы өлешендәге, ботлардагы төкләрдә урнашалар. Шулай ук култык астындагы, күкрәктәге төкләргә, мыек, сакалларга да күчәргә мөмкин. Хатын-кызларда һәм балаларда керфекләрдә, кашларда, колак артында да очратырга мөмкин. Бетләр үзләренең тырнакчыклары белән чәчләрнең төпләренә ябышалар һәм чәч тамырлары фолликуласына үтеп керәләр. Алар тән тиресенең төсенә карап, үзләренең төсләрен үзгәртергә сәләтле һәм шунлыктан күренмиләр диярлек. Бет йоктырганнан соң инкубацион период 7—10 көннән 4 айга кадәр дәвам итәргә мөмкин. Касык бетләре кычыту китереп чыгаралар. Шуңа күрә кашыган урыннарда җәрәхәтләр барлыкка килеп, башка төрле инфекция керү куркынычы арта.

Касык бетләре тупланган урында ачык зәңгәр яки зәңгәрсу соры таплар барлыкка килә. Бетләрне врач караганда яки лупа ярдәмендә генә күрергә мөмкин. Шулай ук төкләргә береккән серкәләр дә була. Бет тешләгән урыннарда зәңгәрләнеп торучы таплар булырга мөмкин. Касык педикулезы тәртипсез җенси тормыш алып баручылар арасында ешрак очрый. Бу авыру белән авыручыларның 1/з ендә сифилис, венерик авырулар да була. Үз вакытында дөрес дәвалау һәм чисталыкны саклау авыруны тулысынча бетерергә мөмкинлек бирә.


СПИД (БИДС)[үзгәртү]

СПИД (синдром приобретенного иммунного дефицита) — булдырылган иммунитет дефициты синдромы (БИДС) — лимфатик системаның зарарлануы нәтиҗәсендә кеше организмының үз-үзен саклау көчләре кимүенә китерә торган вируслы авыру. Бу — XX гасыр азагында барлыкка килгән, барлык континентларга, илләргә тарала торган авыру.

Иммунодефицит вирусы (ВИЧ) кешенең геннар структурасына керә, ә генетик аппаратны чит информациядән чистарту проблемасы бик авыр. Кайбер ВИЧ йөртүчеләрдә вирус һәм аңа антитәнчекләр була (аларның саны күбрәк).

СПИД — бик авыр икътисади проблема. Фундаменталь фәнни эзләнүләр, диагностика өчен аппаратура, дарулар эшләү; авыруларны һәм ВИЧ йөртүчеләрне дәвалау күп миллиард доллар чыгымнар таләп итә. Экспертлар фикере буенча, XXI гасырда СПИДка тотылган чыгым алга киткән илләрнең хәрби бюджетыннан күбрәк булырга мөмкин. Авыруларның, ВИЧ йөртүчеләрнең, аларның балалары, туганнарының хокукларын саклау проблемасы да бар.

СПИД авыруыннан саклану өчен, аның клиникасын, профилактика чараларын, психотерапия мөмкинлекләрен һ. б. белү кирәк. СПИД турында беренче информация 1981 елда АКШта барлыкка килә. Иммунитеты көчсезләнгән берничә кешедә (гомосексуалистлар) пневмония һәм Капоши саркомасы (тоташтыргыч тукымада яман шеш) табыла. Авыруның вирусы (ВИЧ) 1983 елда ачыла. Кайбер авыруларда икенче төрле вирус — ВИЧ-2 табыла. Галимнәр фикеренчә, бу вирус кешегә Африкада (Сенегал, Мали, Гвинея) яшәүче яшел маймылдан эләккән.

ВИЧ кешенең иммун системасын зарарлый, ә иммун системасы организмны бактерияләр, вируслар, чит күзәнәкләрдән саклый. ВИЧ өчен канда мишень булып ак кан тәнчекләре — Т-лимфоцитлар һәм макрофаглар тора. Т-лимфоцитлар шеш авыруына каршы иммунитет булдыралар. Вирус лимфоцитларны зарарлый. СПИД авыруы вакытында, гомумән, иммунитет кими, һәм нинди дә булса кечкенә генә инфекция дә кешедә үпкәләр, ми сүрүләре, тире, ашкайнату органнарын зарарлый.

ВИЧ үзенчәлекләре. Вирус тышкы тирәлектә начар саклана, 57 °С кадәр җылытсаң — үлә. Спирт, ацетон, эфир, фенол, формалин, лизол һ. б. вирусны тиз бетерәләр. Ләкин кипкән хәлдә яки бүлмә температурасында ул үзенең үзлекләрен 4—7 тәүлек саклый. ВИЧ мутация (нәселдәнлек билгеләренең үзгәреше) буенча бик актив, грипп вирусына караганда бу үзлек 5 мәртәбә артыграк. Бу исә ВИЧка каршы көрәшне бик нык катлауландыра.

ВИЧ эләктерү, СПИД белән авыру куркынычы булган кешеләр махсус медицина контролендә торырга тиеш. Аларга гомо- һәм бисексуалистлар, наркоманнар, фахишәләр керә. ВИЧ чыганагы булып вирус йөртүче яки авыру кеше генә була ала. Аның канында, кан ясалучы органнарында, спермасында, селәгәендә, тиресендә, күз яшендә, күкрәк сөтендә, арка мие сыекчасында, органнарында, тукымаларында ВИЧ була. Ләкин башка кешегә күчә торган ВИЧ канда, спермада һәм кайбер очракларда күкрәк сөтендә була. Бу вирус сәламәт кешенең тиресенә эләккән очракта аның канына үтеп керә алмый. ВИЧ кан күчергәндә, органнар күчереп утыртканда, укол ясаганда (наркоманнар пычрак энә кулланганда), медицина инструментларына стерилизация начар ясаганда күчәргә мөмкин. Ләкин ВИЧ башлыча җенси контакт вакытында күчә. Берничә җенси партнер булганда, бу куркыныч тагын да арта. Җенес органнарында лайлалы тышча зарарланырга мөмкин, ә канда һәм спермада вирус иң зур күләмдә була. Вирус шулай ук кайбер дезинфекция ясалмаган көнкүреш приборлары: теш щеткалары, кырыну приборлары, татуировка инструментлары һ. б. аша да йогарга мөмкин. Үбешү, уртак файдалану предметлары (ванна, туалет, уенчыклар, телефон трубкасы, акча), төчкерү, савыт-саба аша ВИЧ йоктыру расланмаган. Кан эчүче бөҗәкләр (черки, москит, бет, борча) аша да вирус йогарга мөмкин дип әйтеп булмый. Кул кысып исәнләшү, авыру белән рәттән тору да зарарсыз. Авыруларны изоляцияләү кирәкми, алар гаиләдә, коллективта кала алалар.

СПИДның симптомнары[үзгәртү]

Төп мәкалә: СПИД

Авыруның билгеләре төрле булырга мөмкин. Иммунологлар өчен СПИД — кеше иммун системасы дефицитының бер очрагы гына. Бу очракта вирус кандагы иммунитет күзәнәкләрен үтерә, һәм организм микробларга каршы тора алмый. СПИД кинәт кенә башланмый, вирус эләккәч, инкубацион период өч айдан 18 елга кадәр дәвам итә. Кайбер инфекция йоккан кешеләрдә авыру башланмаска да мөмкин. Авыруның башлангыч этабында кешенең массасы кими (10 %ка кадәр), муенда умрау сөяге өстендә, култык астында, терсәк, ботларда лимфатик төеннәр зурая. Авыручыларның 70 % ында тире зарарлана, бит тиресе кубырчыклана; авыз, җенес органнарының лайлалы тышчасында эрен җыелу күзәтелә. Хәлсезлек, температура күтәрелү, төнлә тирләү күзәтелә. Соңрак авыруларның 50—60 % ында үпкәләр ялкынсынуы башлана, 30 % ында тиредә, лайлалы тышчаларда Капоши саркомасы (кан тамырлары, эчке органнардагы тоташтыргыч тукымада шеш) барлыкка килә. Шулай ук авыруларның 30 % ында үзәк нерв системасы зарарлана (менингит — ми сүрүләре ялкынсыну, шешләр барлыкка килү, акылга зәгыйфьлек күзәтелә). Шушы билгеләр буенча авыру турында врач канга лаборатор анализ ясаганнан соң әйтә ала — кан составында ВИЧка антитәнчекләр булырга тиеш. Ләкин антитәнчекләр булу буенча гына СПИД авыруы дип нәтиҗә ясарга ярамый.

СПИДны дәвалау авыр бара. Авырулар ике елдан артык яшәмиләр. АКШта эшләнә торган препарат АЭТ — азидатимидин авыруның барышын гына җиңеләйтә. Австралия галимнәре вируска каршы яңа препарат — вероден эшләделәр, һәм ул кешене тулысынча дәвалар дигән өмет бар. Күпчелек очракта дәвалау яңа авыруларга каршы (шеш, инфекцияләр) юнәлгән була. СПИДка каршы профилактика — дәүләт күләмендә санитар-гигиеник чаралар һәм индивидуаль саклану. Русия Федерациясендә «АнтиСПИД» программасы эшләнгән. Аның максаты җенси юл белән СПИД таралуны кисәтү. Моның өчен

  1. киң масштабта халыкка СПИД турында информация бирү; мәктәпкәчә учреждениеләрдә, мәктәпләрдә, махсус урта һәм югары уку йортларында җенси һәм әхлак тәрбиясе программалары кертү;
  2. донорларны, наркоманнарны ВИЧка тикшерү;
  3. ВИЧ инфекциясен йөртүчеләрне, СПИД белән авыручыларны дәвалау чараларын яхшырту;
  4. ВИЧ йөртүчеләрне, СПИД белән авыручы кешеләрне, медицина хезмәткәрләрен

хокук, социаль яктан саклау; 5) СПИД буенча фәнни эзләнүләрне киңәйтү кирәк.

Тире-венерология диспансерларында ВИЧ һәм СПИД авыруы буенча махсус кабинетлар эшли. Русия Федерациясендә СПИД 1987 елда тарала башлады. 23 кеше ВИЧ йөртүче дип табылды. Бу сан 1988 елда — 47, 1990 — 303, 1995 — 576 га җитте. 1989—1990 елларда инфекция балалар стационарында (229 бала) таралды (Калмыкия, Ростов, Волгоград өлкәләре, Ставрополь крае).

1999—2000 елларда ВИЧ йөртүчеләр саны тагын да артты. 2000 елда Русия СПИД таралу тизлеге буенча лидер булды; ВИЧ белән 49 мең кеше йогышланган, чынбарлыкта исә, ВИЧ йөртүчеләр саны Русиядә 600 мең кешедән артык дип санала. Ву ситуацияне социаль-икътисади хәл белән аңлатырга була (халык миграциясе, сугыш учаклары, наркомания таралу һ. б.). СПИД таралу буенча беренче урында Украина тора (1996 елда 2000 кеше). Татарстанда 360 кеше ВИЧ йөртүче дип исәпләнә (2000 ел мәгълүматлары буенча).

Җенси юл белән күчә торган йогышлы авыруларның саны һәм алар белән авыручылар күпләп арткан хәзерге вакытта бу авыруларның профилактикасы безнең илдә җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Тире-венерология диспансерлары белән халык арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр әле урнаштырылмаган. Хәзерге вакытта Русия Федерациясендә дәүләт тарафыннан финанслана торган махсус программалар эшләнмәгән. Мондый программалар тиз арада эшләнеп, алар аерым группаларга, мәсәлән, яшүсмерләргә, наркоманнарга, «риск» группаларына юнәлдерелгән булырга тиеш. Җенси юл белән күчә торган авырулар профилактикасына мәктәпләрдә зур игътибар бирелергә тиеш. Моңа бигрәк тә массакүләм информация чыганаклары аша, сәламәт яшәү рәвешен һәрдаим пропагандалау белән ирешергә мөмкин.

Искәрмәләр[үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү]