Викинглар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Данияле диңгезчеләр. XII гасыр уртасы рәсеме

Викинглар (борынгы норвег телендәге víkingr сүзеннән) - Скандинавиядән чыккан һәм безнең эраның VIII гасырыннан алып XI гасыр урталарына кадәр Аурупада һәм Төньяк Атлантика утрауларында сәүдә иткән, талаган һәм шәһәрләр төзегән тикшеренүчеләр, сугышчылар, сәүдәгәрләр һәм диңгезчеләрнең гомуми атамасы.

Викинглар үзләренең мәшһүр зур көймәләрендә көньякта Константинопольга һәм Әндәлүскә кадәр барып җитәләр, Идел буенча аска төшәләр, көнбатышта Исландия, Греландия һәм Ньюфаундленд утрауларында булалар. Викингларның бу активлык чорын Викинглар дәвере дип атыйлар. Бу дәвернең аеруча Ирландия, Бөекбритания, Скандинавия һәм, гомумән, Урта гасырлар Аурупасы тарихына тәэсире зур.

Сүзнең килеп чыгуы[үзгәртү]

Бу сүзнең килеп чыгуы бәхәсле. Иң киң таралган фикер буенча, викинг сүзе борынгы норвег телендәге фьорд һәм бухтаны аңлатучы «vikingr» сүзеннән килеп чыккан.

Тарих[үзгәртү]

Экспансия сәбәпләре[үзгәртү]

Викингларның активлашуының (яңа җирләр эзләү һәм аларда яшәп калу, талау өчен һөҗүмнәр, пиратлык һ.б.) сәбәпләре күптөрле була. Күп кенә тарихчы-галимнәр Викинглар дәвере башының VIII гасыр азагына туры килүе потка табынучы Аурупа халыкларын христианлыкка көч белән күчерергә тырышкан Бөек Карл идарәсе белән бәйле дип саныйлар. Бу фикер буенча, потка табынучылар көчләп чукындыруга каршы баш күтәрәләр. Икенче бер фараз сәбәп буларак Скандинавия халкы санының артуын күрсәтә. Ватаннарында җир һәм башка яшәү өчен кирәкле әйберләр җитми башлагач, викинглар, Атлантик океанда һәм Урта диңгездә йөзәргә мөмкинчелек бирүче зур көймәләрендә сәяхәткә чыгып китәләр.

Викинг һөҗүмнәре тарихы[үзгәртү]

Викинг сугышларының реконструкциясе