Википедия:Сүзлек
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Википедия сүзлеге. Википедиядә кайбер махсус «профессиональ» сүзләр кулланыла. Аларның мәгънәсен бу сәхифәдән табып була.
Эчтәлек |
|
|
по-русски |
in English |
|
|---|---|---|---|
| Алдан карау | Предварительный просмотр | Show preview | — кертелгән үзгәртүләрне сакламыйча гына битнең нинди булачагын карау. Үзгәртүләр югалмый. |
| Бәхәс | Обсуждение | Discussion | — мәкаләнең темасы буенча фикерләр уртаклашу, тәкъдимнәр ясау һәм тәнкыйтьләү өчен махсус бит. |
| Бит | Страница | Page | — сайтның укыла торган урыны. |
| Идарәче | Администратор | Administrator | — җаваплы, идарә итүче кеше, җитәкче, администратор. |
| Интервики | Интервики | Interwiki | — шул ук тема буенча башка телле Википедия битләренә сылтамалар. |
| Йөкләү | Загрузить | Upload | — файлларны бер урыннан икенче урынга күчерү яки копия ясау. |
| Кулланучы | Участник | User | — википедияче, ягъни Википедия проектында катнашучы. |
| Мәкалә | Статья | Article | — фәнни стильдә язылган, берәр объектка яки күренешкә багышланган текст, энциклопедиянең структура берәмлеге. |
| Сүзлек | Словарь | Dictionary | — сүзләрнең, тотрыклы сүзтезмәләрнең мәгънәләре, аңлатмалары, башка телгә тәрҗемәләре һ.б.ш. күрсәтелгән җыелма. |
| Соңгы үзгәртүләр | Свежие правки | Recent changes | — кертелгән соңгы үзгәртүләрнең исемлеге. |
| Теркәлү | Регистрация | Registration | — сайтка үзең сайлаган исем астында керер, эшләр һәм аралашыр өчен язылу. Теркәлгән кулланучыларның хокуклары күбрәк, теркәлмәгән кулланучыларның исеме урынына компьютерының IP адресы кала. |
| Үзгәртү | Правка | Edit | — төзәтмәләр кертү. |
| Чыганак | Источник | Source | — мәгълүматның алынган урыны. |
| Энциклопедия | Энциклопедия | Encyclopedia | — белемнең барлык яки аерым тармакларына карата төзелгән белешмә-кулланма. |