Википедия:Тавыш бирү кагыйдәләре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тавыш бирү кагыйдәләре latin yazuında])

Бу кагыйдәнең кабул ителүе процедурасы.

  • Тавыш бирү, гадәттә, Википедиянең эчке стандартын (кагыйдәләр, кулланмалар) кабул иткәндә үткәрелә. Мәкалә эчтәлеге, терминологиягә караган мәсьәләләрне тавышка кую хупланмый (ru:ВП:РК).
    • Шәхси характердагы мәсьәләләр, мисал өчен – кулланучыны тыю, куу, кисәтү салу яки алу, администраторларга претензияләр һ.б.ш.и., буенча тавыш бирү ясалмый. Шундый төр тавыш бирүнең барышы һәм нәтиҗәсе мәгънәви эчтәлекне түгел, күбрәк кулланучылар арасындагы шәхси мөнәсәбәтләрне чагылдыра башлый һәм низагның көчәюенә китерергә мөмкин. Шәхси низаглар чишү өчен ВП:ЮАШ арадашчылыгына мөрәҗәгать итү сорала.
  • Тавыш бирү исеме ВП:Тавыш бирү... белән башланган махсус биттә алып барыла.
  • Тавыш бирүгә кадәр, кагыйдә буларак, куелган мәсьәләнең эчтәлеге буенча фикер алышу алып барыла.
  • Тавыш бирү 10-14 көн бара ала.
  • Тавыш бирү башланган көннән алып, тавышка куелган мәсьәлә формулировкасы үзгәртелә алмый.
  • Тавыш бирү бүлегендә кулланучылар {{Риза}} яки {{Каршы}} дип билге куя, фикерләрен нигезли ала.
  • Тавыш бирүдә катнашкан кеше үз позициясен татар телендә аңлата белергә тиеш. Татар телен белмәгән кулланучыларны бәхәсләшү барышын тәрҗемә белән тәэмин итү — Татар википедиясе өчен артык исрафчыллык булыр иде.
  • Тавыш бирүнең алып баручысы була. Тавыш бирүне гамәлдәге админ яки админ күрсәткән тәҗрибәле кулланучы алып бара. Алып баручы тавыш бирү барышында чыгарга мөмкин хәрәмләшүләрне тоткарлый һәм нәтиҗә чыгара.

Шулай ук карагыз[вики-текстны үзгәртү]