Википедия:Үстерү планы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Үстерү планы latin yazuında])
Ярдәм үзәге · Җәмгыять үзәге · Форум · Порталлар · Сайланган эчтәлек · Проектлар · Мөрәҗәгатьләр · Бәяләү эшчәнлеге

Стратегия · Чаралар · Эшчәнлек планы · Хәзерге вакыйгалар · Очрашулар · Викимедиа төркеме · Елъязма · Матбугатта
Эшчәнлек: Вазыйфалар · Фикер алышулар · Тавыш бирүләр · Сайлаулар · Югары арбитраж шурасы

Кыска юнәлтү сылтамасы ВП:ҮП
Кешелекнең глобальләшкән авылда яшәү чорында да берәр телнең чын эш теле дәрәҗәсендә яши алуын телибез икән — аның гаиләдә, дуслар һәм туганнар арасында, мәдәни һәм күңел ачуда кулланылуыннан тыш, белем икътисады чорында алдынгы фәнни, технологик һәм иҗтимагый темалар турында ышанычлы мәгълүмат табу өчен җайлылыгын саклау һәм үстерү беренче планга чыга. Үз суверен дәүләте булмаган Википедия бүлекләре җәмгыятьләре бу телнең хуҗасы булган халыкның актив катнашуы булмаганда бу эшне бернинди хөкүмәт тә, халыкара оешма да, бизнес, хәйрия фондлары яки мәгариф системасы да башкара алмаганын истә тотырга тиеш. Үз телләрендә актуаль универсаль энциклопедиясе булмаган халыклар өчен исә бу аеруча кыен...

— 2016 елгы Янгантау (март), Петрозаводск (май) һәм Ижау (сентябрь) викисеминарлары.

Монда Татар Википедиясенең үсешен тәэмин итү өчен эшчәнлек планнары тасвирлана. Хаталарны яки онытылган әйберләрне күрсәгез - кыю булыгыз, төзәтегез. Тәкъдим-фикерләрегезне шулай ук бәхәс битендә дә калдырып була.

Максатларыбызга ирешүне тәэмин итү өчен зарур эшчәнлек[вики-текстны үзгәртү]

Викимедиа фондының бар проектлары кебек, Википедия дә иреклеләрнең кертемнәре ярдәмендә алып барылу сәбәпле, уңышлы үсүе өчен төп шартлар:

Көн тәртибенә чыгару[вики-текстны үзгәртү]

Кешеләр мәгълүматны эзләү системалары аркылы таба, димәк бар булган контент эзләү системасы роботларына табылырлык кына түгел, алар нигезендә эшләгән ясалма интеллектларына тиешлечә аңлашылырлык булырга тиеш.

  1. Булган мәгълүматны күз алдына чыгару - бәйлелек һәм тасвирлану
    • Мәкаләләр
    • Эзләү системаларында мәкалә исемен русча җыючыларына да ТатВики мәкаләләрен күрсәтү өчен рус. Исем-Фамилия, рус. ФИО яки охшашларны ТатВики мәкаләсенә һәм Викимәгълүмат элементына өстәү
  2. Темалар буенча мәкаләләр исемлекләрен әзерләү

Күләмле белешмә чыганагына әверелүе[вики-текстны үзгәртү]

« Алда яткан эш әле күп: кешелекнең тулаем белем хәзинәсен тасвирлый алу өчен энциклопедиядәге мәкаләләр саны 100 миллионнан артык булырга тиеш дип фаразлана.[1]
»

Дөньяның бүгенге көндәге кешеләр цивилизациясенең тормышында кулланылган төшенчәләре, феноменнары һәм терминнары турында кимендә фундаменталь белем бирүче белешмә чыганагы булырга тиеш.

Ышанычлы мәгълүмат чыганагына әйләндерү[вики-текстны үзгәртү]

Энциклопедик булмаган материалны энциклопедияга кертеп халыкны бутау зыянлы эш, юк-барны сөйләү һәм Татар Википедиясенең абруен төшерү. Администратор статусына ия булмаган кулланучылар бу проектның үсешенә шикле мәгълүматны очраткач, аңарга игътибар җәлеп итү өчен тиешле кисәтү калыпларын урнаштыру белән ярдәм итә алалар!!!

Уңайлы белешмә чыганагына әверелдерү[вики-текстны үзгәртү]

Кешеләр җәмгыятенең җитештерү эшчәнлеге күпчелектә мәгълүмат тармагына бәйле булган чорында, берәр төшенчәнең мәгънәсен табу һәм аның кайда, ничек һәм нигә кулланылганын билгеләүче белемгә тиз ирешү зарур.
Телебезнең файдалы куллану мохите тарая бармавы өчен, телебез ярдәмендә ышанычлы мәгълүматны табу уңайлы булырга тиеш.

Проектыбыз аркылы Википедиядә булган бар мәгълүматка җиңел ирешә алулары өчен:

Кертем ясауга җәлеп итү[вики-текстны үзгәртү]

Иреклеләр тарафыннан торган проектның катнашу өчен кызыклы булырга тиешлеге ап-ачык. Википедиянең төрле бүлекләрне үстерүдә катнашучылар исә, аны башка Интернет-проектлардан өстен күрәләр. Татар Википедиясенең үсешендә катнашырга теләүчеләр булуы, дәвамлы килүләре һәм кертем ясаулары өчен, дөньяда яшәүче бар татарларга моның файдалылыгын аңлата алучыбыз зарур:

Язарга кызыктыру[вики-текстны үзгәртү]

Проектның барлыгы турында онытмаулары өчен Татар Википедиясен популярлаштыру эшчәнлеген системик дәрәҗәдә оетыру зарур:

Катнашучыларга үсәргә ярдәм[вики-текстны үзгәртү]

Катнашучыларның туа алган сорауларга җавапларын үзләре таба алулары өчен:

Вики-җәмгыятебезне ныгыту[вики-текстны үзгәртү]

Проектыбызның тотрыклы үсүе өчен, анарга үзгәртүләр кертеп алган шәхесләрнең монда яңадан-яңа килеп, проекта катнашырга теләүләре өчен шартлар булдыру (рус.)/(ингл.) генә түгел, үз тәҗрибәләрен уртаклашу, җәмгыятебездә яңа инициативалар тууы өчен уңай мохитнең булуы зарур:

Шулай ук карагыз[вики-текстны үзгәртү]

  1. Wikidata: the new Rosetta Stone: "There is a lot of work to be done: it is estimated that in order to cover all human knowledge, an encyclopaedia today should have over 100 million articles."
  2. ЭЛЕКТРОННЫЕ РЕСУРСЫ В ПОМОЩЬ БУДУЩЕМУ ПЕРЕВОДЧИКУ