Википедия:Фикерегезне аңлату өчен Википедия эшчәнлегенә киртә салмагыз

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фикерегезне аңлату өчен Википедия эшчәнлегенә киртә салмагыз latin yazuında])


Кагыйдә яки киңәшнең ничек кулланылганы белән канәгатьсез булган очракларда, шәхесләрдә кагыйдәне "тугрылыклы" дип уйланылган куллану юлы белән аны яки аның мәгънәсенең тәфсире дәрәҗәсен түбәнәйтергә омтылу теләге туа алуы мөмкин. Бу аерым бер низаг чикләрендә берәүнең фикеренең өстенлеген күрсәтү торышлыгы гына була ала. Башка очракларда, кагыйдәне үзгәртүгә ирешү максатыннан, кагыйдәне гомумән популярлык казанмаган рәвештә урынга китерү торышлыгы пәйда була ала. Шундый мөгамәлә эчтәлек мохитында гына түгел - белдерүләр такталарында, бетерү бәхәсләрендә, кагыйдәләр битләрендә, идарәчелеккә гаризаларны бастыру урыннарда һәм үзгәртүләр кертү ирекле булган бар башка җирдә урын алуы мөмкин.

Кагыйдәгә бәйле проблемаларны сизсәгез, борчылуларыгызны күтәрер өчен дөрес урын - кагыйдәнең бәхәс бите. Берәүнең мәкалә эчендәге гамәлләре белән канәгать булмаган чакта, аларны мәкаләнең бәхәсендә яки бәйле битләрендә чишү урынлы. Турыдан-туры аралашу проблеманы чишмәгән очракта, Бәхәс кагыйдәләре битенә карап алыгыз.

Дискуссияләрдә бөтерелеп йөрмәгез[вики-текстны үзгәртү]

Кыска юнәлтү сылтамасы ВП:Ишетмим
ВП:Бөтерелү

Кайбер кулланучылар дискуссияләрдә башка кулланучыларны ишетергә теләмичә, яки үз хаталарын танымыйча юри, бер үк аргументлар китереп, чиксез рәвештә бөтерелеп йөриләр. Еш кына, әлеге кулланучылар оппонентларга һөҗүмне үз фикерләрен генә дөрес дип санап, аклыйлар.

Википедия Википедия:Яхшы ният мәсләгенә һәм Википедия:Консенсуска таянып эш итә. Берәр кулланучының бер фикерне генә яклау кыланышлары акыл һәм конструктивлык чикләрен конфликтка бәйле булмаган кулланучылары күзлегеннән дә узган дип күренә икән, әлеге кулланучының башка кулланучыларның гамәлләре яки фикерләре белән санлашмавы ВП:Деструктив тотыш дип кабул ителә ала, чөнки әлеге кулланучы үз күзаллауларының гына дөреслеген якларга һәм исбат итергә бурычлы дип саный.

Шулай ук карагыз[вики-текстны үзгәртү]