Википедия:Әдәплелек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әдәплелек latin yazuında])

Әдәплелек - Википедияның үз-үзеңне тоту кодексының өлеше һәм Википедияның биш нигезенең берсе. Әдәплелек кагыйдәсе -Википедия мөхәррирләрнең бер-берсе белән ничек мөгамәлә итергә тиешлеген билгеләүче стандарт. Кыскача, мөхәррирләр һәр вакыт бер-берсенә ихтирам һәм игътибар итүләре көтелә. Үзгәртүләр кертү мохиты канәгәть итәрлек булуын саклау һәм мөхәррирләрнең игътибарын энциклопедияны үстерү эшчәнлегендә тоту өчен, үзгәртүләр кертү эшчәнлеге бәхәсләр купкан чакта да итагатьле, тыныч һәм мантыйклы булырга тиеш.

Бу кагыйдә, кулланучыларның башка әгъзаләр белән мөгамәләдә көтелгән кыланыш стандартын һәм проблемалар туганда алар белән ничек эш итергә кирәклеген билгели. Ул Википедиядәге барлык мөгамәләләргә һәм мөхәррирләргә кагылышлы, шулай ук мәкалә һәм кулланучы бәхәс битләрендә, үзгәртүләр тасвирламасында, һәм күрше википедиячеләр белән яки турында алып барылган бар башка бәхәсләрдә.

Шулай ук карагыз[вики-текстны үзгәртү]