Википедия бәхәсе:Сурәтләү

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сурәтләү latin yazuında])

Википедия:сурәтләү булырга тиеш. Эчтәлектә дә. -- Marat Vildanov 26 гый 2011, 16:04 (UTC)[җавап бирергә]

Сүзегезне аңламадым --Zahidulla 26 гый 2011, 16:10 (UTC)[җавап бирергә]
Әйтергә теләгәнем: сүрәтләү урынына сурәтләү булырга тиеш. Мәкаләнең исемендә һәм эчтәлегендә. татар әдәби теле кагыйдәләре буенча шулай. Тик монда аларны санга сугучы юк кебек. -- Marat Vildanov 26 гый 2011, 16:20 (UTC)[җавап бирергә]
Сезне гаепләп әйтүем түгел. -- Marat Vildanov 26 гый 2011, 16:22 (UTC)[җавап бирергә]
Сезнең белән килешәм, Марат әфәнде. Кызганычка, гап-гади тел кагыйдәләрен бозалар, үзебез дә кайвакыт бозабыз(( Илназ әфәнде, бардадыр сүзендә хата бар булса кирәк: минемчә, иң дөресе, бардыр да --Шәйхи 26 гый 2011, 16:42 (UTC)[җавап бирергә]


Рус мәктәбендә укып 10 ел, институтта 1 ел татар телен өйрәнсәм дә, туган телемне барыбер профессиональ дәрәҗәдә белмим. Үзгәртүләр керткәндә кат-кат тикшерсәмдә, хаталарым бик тә булырга мөмкин (бигрәк тә пунктуация буенча). Ялгышмасам үрнәк булсын, ялгышсам гыйбрәт булсын.

  • Marat Vildanov, Хаталарымны таныйм. Боларга (1, 2) карап буталдым. Сезнең идарәче буларак тәнкыйтьләргә хокукыгыз бар, мин аны хуплыйм гына. Гомумән, таләпчән, кырыс, ләкин акыллы һәм гадел идарәчеләр белән эшләве җиңелрәк. Артык йомшак идарәчеләрнең файдасы нинди булганлыгын без инде күптән белдек (Борис Ельцин).
  • Шәйхи, вак-төяк хаталар күрсәгез, шунда ук дөресләгез. Шушы мөмкинчелек булганга, Википедия ирекле энциклопедия дип санала да бит инде. --Zahidulla 27 гый 2011, 09:44 (UTC)[җавап бирергә]

Тәкъдимем:

Татар Википедиясендә кабул ителгән кагыйдә ачык җавап бирмәгән (яки бөтенләй кабул яки эшләп чыгарылмаган) очракларында - киңәш өчен алдынгы Википедияләргә (төрек, рус, һ.б.) мөрәҗәгать ителә. Шундый очракларда аларның тәкъдимнәре аерылып торса, мәсьәләне иң алдынгы Википедия (бүген - Инглиз Википедиясе) тәкъдим иткәненчә, кабул ителмәслек очракта - ВП:Консенсус принцибыннан чыгып, ВП:Бәхәслектә игълан ясалып бәхәсләшү тәртибендә хәл ителә.--frhdkazan (бәхәс) 11 май 2013, 06:39 (UTC)[җавап бирергә]