Википедия бәхәсе:Тавыш бирү:Бәхәсләшү һәм тавыш бирү кагыйдәләре

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тавыш бирү:Бәхәсләшү һәм тавыш бирү кагыйдәләре latin yazuında])

Bu mäsälärdä açıqlıq kertüçe qağidälär bik kiräk. Täqdimnärem:

Бәхәсләшү кагыйдәләре[вики-текстны үзгәртү]

Кагыйдәләр белән уйнамагыз. Википедиянең нигезләре мәкаләдән энциклопедик стиль һәм тикшерүчәнлек таләп итә. Әгәр кем дә кем кагыйдәләрдән аерым матдәләр йолкып алып, аларга таянып Википедия максатларына каршы бара һәм уртак эшкә комачау итсә, димәк ул кагыйдәләр белән уйный (ru:ВП:НИП).

Кагыйдәләрдән тишекләр эзләмәгез. Википедия – адвокатлар мәктәбе түгел, аның кагыйдәләре тормышны җиңеләйтергә тиеш, киресенчә түгел.

Тавыш бирү кагыйдәләре[вики-текстны үзгәртү]

>Шәхси характердагы мәсьәләләр, мисал өчен – кулланучыны тыю, куу, кисәтү салу яки алу, администраторларга претензияләр һ.б.ш.и., буенча тавыш бирү ясалмый. Шундый төр тавыш бирүнең барышы һәм нәтиҗәсе мәгънәви эчтәлекне түгел, күбрәк кулланучылар арасындагы шәхси мөнәсәбәтләрне чагылдыра башлый һәм низагның көчәюенә китерергә мөмкин. Шәхси низаглар чишү өчен ВП:ЮАШ арадашчылыгына мөрәҗәгать итү сорала.

Бәхәстә кулланылучы графика[вики-текстны үзгәртү]

Бәлки бераз соңарганмындыр, ләкин бәхәсләрдә бары тик Татарстанда татар телен дәүләт теле буларак куллану канунында китерелгән кирилл, латин һәм гарәп графикаларын гына куллану һәм әдәби телдә язу рөхсәт ителә дигән һәм фикерне кыска һәм ипле итеп язу таләп ителә дигән пунктлар өстәргә тәкъдим итәм. -- Marat Vildanov (бәхәс) 16 июл 2014, 18:52 (UTC)[җавап бирергә]

Әле бер кеше тавыш биргәнче бу өстәмәләрне кушып булырдыр бит? -- Marat Vildanov (бәхәс) 16 июл 2014, 18:58 (UTC)[җавап бирергә]
1. Графика - ул универсаль күренеш, ул 3 графиканы бер татар гына кулланмый. Бәлки графика турында түгел, рәсми язылыш кагыйдәләре турында язып куяргадыр? 2. Безнең әдәби тел диалектларга каршы тора дип санала, андый ситуацияләрнең чыкканы булмады әлегә (себер татар телендә язып азапланган бер кулланучы гына искә төште әле), әдәби телдә генә язарга ярый дип куйсак, Алла сакласын, рәнҗеп китүчеләр табылмасмы?; 3. «Ипле һәм кыска итеп язу» таләбе һичшиксез булырга тиеш, ләкин аны гади үгет-нәсихәт итеп түгел, аны ниндидер формулага "төреп" нигезләп куярга кирәк. --Derslek (бәхәс) 17 июл 2014, 14:50 (UTC)[җавап бирергә]
Агымдагы кагыйдәләр кабул ителсә, алар буенча кагыйдәләр бозучыларга беренче кисәтү -> икенче кисәтү -> (кайсы пунктны бозуга карап тыю срогы озынлыгына) тыю схемасы буенча тыюлар схемасы эшләргә була дип уйлыйм. Әле бәхәс тәмамланмаган, Derslek, тавыш бирүне шушы ике өстәмә пунктның текстын тәгаенләгәнчегә кадәр кичектерә алабызмы? Тавышны әлегә мин генә бирдем. -- Marat Vildanov (бәхәс) 17 июл 2014, 17:53 (UTC)[җавап бирергә]
Frhdkazan, мәсәлән latin26 куллана бәхәсләрдә, укырлык түгел. -- Marat Vildanov (бәхәс) 17 июл 2014, 17:55 (UTC)[җавап бирергә]
Айдар Шәйхи дә тавыш биргәч, туктатырга ярамый. Үзгәртүләр кертеп, аның белән килештерергә генә кирәк. --Derslek (бәхәс) 18 июл 2014, 08:06 (UTC)[җавап бирергә]