Виктор Цой

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Виктор Цой latin yazuında])
Виктор Цой
Туган телдә исем Виктор Роберт улы Цой
Туган 21 июнь 1962(1962-06-21)
Ленинград, ССРБ
Үлгән 15 август 1990(1990-08-15) (28 яшь)
Латвия
Үлем сәбәбе Юл-транспорт казасы[1]
Күмү урыны Богослов зираты[d][2]
Ватандашлыгы ССРБ
Әлма-матер Ленинград сынлы сәнгать укуханәсе[d]
Һөнәре рок-музыкант, җырлар авторы, рәссам
Җефет Marianna Tsoy
Өйдәш Наталия Разлогова[d]
Балалар Александр Виктор улы Цой[d]
Ата-ана

 Виктор Цой Викиҗыентыкта

Русия маркасы, 1999

Виктор Цой, Виктор Роберт улы Цой (1962, Ленинград1990, Латвия) — совет рок-музыканты, җырлар авторы һәм рәссамы. «Кино» рок-төркеменә нигез салучы һәм җитәкчесе.

«Кино» рок-төркемендә җырлады, гитарада уйнады, шигырьләр һәм көйләр иҗат итте. Берничә фильмнарда төшерелгән.[3]

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Виктор Цой Ленинградта туган. Әнисе — рус, укытучы, әтисе — кореялы, инженер.

19741977 елларда сәнгать мәктәбендә укый, соңрак СГПТУ-61 га керә, «агачка уеп рәсем ясаучы» һөнәрен өйрәнә. Балалык чорында Высоцкий, Брюс Ли табынучысы була.

1981 елда Цой белән Рыбин, Валинский «Гарин и Гиперболоиды» төркеменә нигезләгән. Тиздән төркем «Кино» исемен ала.

«Кино» төркеме белән «Аквариум» төркеме, Борис Гребенщиков беренче альбомны яза.

Беренче концертлар «Кино» белән «Аквариум» төркеме ясыйлар.

1984 елда «Кино» төркеменең җыры «Я объявляю свой дом безъядерной зоной» рок-фестивалендә иң яхшы сугышка каршы җыры булып санала.

1988 елда Цой иң танылган альбом «Звезда по имени Солнце» яза.

1989 елда Франциядә «Последний герой» альбомы чыгарыла.

1990 елның 15 августында Тукумс янында (Латвия) Виктор автоһәлакәттә вафат булды.

Виктор Цой үлгәннән соң аның күренекле «Черный альбом» чыгарыла.

Виктор Цой берничә фильмда төшерелә, шул исәптән «Игла», «Асса».

Җырлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Виктор Цой иң танылган җырлары: Звезда по имени Солнце, Группа крови, Мы ждем перемен, Кукушка, Апрель, Звезда, Легенда, Скоро кончится лето, Последний герой, Стук, Невеселая песня, Следи за собой.

Истәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Цой җырлары яшьлек арасында танылган кала бирә. Күп шәһәрләрдә Виктор Цойга һәйкәлләр ачылган, берничә шәһәрләрдә Цой дивары бар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Discogs — 2000.
  2. 2,0 2,1 Find A Grave — 1996.
  3. Башкаручы Виктор Цойның җырлары җыентыгы(үле сылтама)

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Биография певца, воспоминания бывшей жены и современников:Музыка волн, музыка ветра / Сост. А. Корин. — М.: Эксмо, 2005. — 384 с. — (Золотая серия поэзии). — ISBN 5-699-02870-6