Виктор I (папа)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Виктор I (папа) latin yazuında])
Изге Рим папасы
Виктор I
лат. Victor I
[[Файл:|200pxpx|Виктор I]]
14 нче Рим папасы
189 — 199
Элгәре: Елевферий
Варис: Зефирин
 
Туганда исем: Виктор
Туганда исем
оригиналда:
Victor
Туу: ?
Африка
Үлем: 199 ел(0199)
Рим

Виктор I (лат. Victor I; ? – 199) – 189 елдан 199 елга кадәр Рим епискобы, башлангыч христианлыкның дин эшлеклесе.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Туган елы билгесез, Төньяк Африкада туган, архидиакон булып хезмәт иткән. Әрхәрәй булып сайлангач, Пасханы үткәрү вакыты турындагы бәхәстә актив катнаша. 196 елда Римда чиркәү җыены уздыра, җыен Пасханы Бөек җомгадан соң килүче якшәмбе көнне үткәрү турындагы гадәтне гамәлгә кертә. Кече Азиядәге христиан чиркәүләре бу яңалыкларны кабул итми, шуңа күрә Виктор аларны диннән читләштерә. Бу адымы белән ул көнбатыш епископлыкларның каршылыгына юлыга, һәм нәтиҗәдә, Виктор читләштерү турындагы карарын туктата.

Римда гыйбадәт үтәүнең телен грекчадан латинчага күчерә. 199 елда вафат була, үлеменнән соң изгеләр рәтенә кертелә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гергей Е. История папства — М., 1996 (рус.)
  • Донини А. У истоков христианства — М, 1977 (рус.)
  • Pope St. Victor I (Catholic Encyclopedia) (ингл.)