Вилһелм Конрад Рөнтген

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
(Вильгельм Конрад Рентген битеннән юнәлтелде)
Моңа күчү: навигация, эзләү
Вилһелм Конрад Рөнтген

Тулы исеме Wilhelm Conrad Röntgen
Һөнәре физик
Туу датасы 27 март 1845(1845-03-27)
Туу җире Линнепе, Алман империясе
Ватандашлыгы Алмания
Үлем датасы 10 февраль 1923(1923-02-10) (77 яшь)
Үлем җире Мюнхен
Бүләк һәм премияләре Nobel prize medal.svg Физика буенча Нобель премиясе

Вилһе́лм Ко́нрад Рөнтге́н (алманча Wilhelm Conrad Röntgen, tat.lat. Wilhelm Konrad Röntgen) (1845 елның 27 марты, Линнапе — 1923 елның 10 феврале, Мюнхен) — Алман физигы. Физика буенча Нобель премиясенең беренче лауреаты.

XIX гасырда галимнәрне электроннарның металл мишеньгә килеп бәрелүе нәтиҗәсендә нурлар хасил булу кызыксындырган.

1895 елда Вилһелм Рөнтген югары ешлыклы нурланыш, кыска дулкын озынлыгы 10−2 - 103 Å (10−12 - 10−7 м) белән тикшереп ача. Шушы электромагнит дулкыннарының озынлыгы (ешлыгы, дәрманы) үтәшәмәхә (ультрафиолет) һәм гамма нурланышлары арасында тора. Кыска дулкын озынлыгы булганлыктан Рөнтген нурланышы кристалл рәшәткәсендә сибелмичә каты һәм сыек җисемнәрендә үтеп керәләр. Ул төрле әйберләрне әлеге нурланыш йогынтысына дучар итеп мәш килгән чагында диварда очраклы гына үз кулының сөякләре шәүләсен күреп хәйран калган. Тыгыз кристалл рәшәткәсе Рөнтген нурланышын сеңдерә, мәсәлән сөякләр, кургаш - Pb. Кургаш экраннар, махсус электромагнит җайланмасы кулланып Рөнтген сурәте ясала.

Шушы Рөнтген кыска дулкын озынлыклы (югары ешлыклы) нурланышы медицинада, фәнни тикшеренүләрдә, сәнәгатьтә киң кулланыла.

Нурланыш бәяләмәләре[үзгәртү]

Рөнтген дулкыннарының бәяләмәләре:

  • дәрман = 100 эВ - 250 кэВ
  • ешлык = 3×1016 - 6×1019 Гц (Һерз)
  • дулкын озынлыгы = 0,005—10 нм

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]