Владимир Путин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Владимир Путин

Тулы исеме Владимир Владимирович Путин
Һөнәре сәясәтче
Туу датасы 7 октябрь 1952(1952-10-07) (61 яшь)
Туу җире Ленинград, СССР
Ватандашлыгы Русия байрагы Русия
Милләте рус

Влади́мир Влади́мир улы Пу́тин (1952 ел, 7 октябрь, Ленинград) — Русия сәясәт эшлеклесе. 2008 елның 8 маеннан Русия Хөкүмәте рәисе, 2000 елдан 2008 елга кадәр Русиянең икенче президенты. 2012 елда кабаттан президент постын ала (срок 2018 елга кадәр).

Биография[үзгәртү]

Валадимир Путин 1952 елның 7 октябрендә Ленинград шәһәрендә гаиләдә өченче бала булып туа.

1975 елда Ленинград дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый; укып бетергәннән соң, распределение буенча ССРБ Дәүләт иминлеге комитетына җибәрелә. 19851990 елларда Дрезденда (Алман Демократик Республикасы) эшләгән.

1990 елда ул ССРБга кайта, Ленинград дәүләт университеты проректорының халыкара мәсьәләләре буенча ярдәмче булып эшли.

19911994 елларда Санкт-Петербург мэриясенең тышкы элемтәләр комитеты рәисе, берүк вакытта 19921999 елларда мэр урынбасары, 1994—1996 елларда Санкт-Петербург хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары.

19971998 елларда Русия президенты каршындагы Баш контроль идарәсе башлыгы – Администрация җитәкчесе урынбасары.

19981999 елларда Русия Федераль иминлек шурасы сәркатибе, 1999 елның августыннан Русия хөкүмәте рәисе.

1999 елның 31 декабреннән Русия президенты вазифаларын үтәүче, 2000 елның мартыннан — Русия президенты, 2004 елда икенче срогына сайланылган.

20082012 елларда — Русия хөкүмәте рәисе.

2012 елда кабат Русия президенты булып сайланган.

Эшчәнлеге бәяләре[үзгәртү]

Галерея[үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү]