Вольтер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Вольтер
Voltaire

Тулы исеме Франсуа-Мари Аруэ
Һөнәре язучы, шагыйрь, публицист, фәлсәфәче, хокук яклаучы
Туу датасы 21 ноябрь 1694(1694-11-21)
Туу җире Париж, Франция
Үлем датасы 30 май 1778(1778-05-30) (83 яшь)
Үлем җире Париж, Франция

Вольте́р (фр. Voltaire), тугач бирелгән исеме Франсуа-Мари Аруэ(фр. François Marie Arouet) — француз язучысы, шагыйрь, публицист, XVIII гасырның иң күренекле фәлсәфәче-мәгърифәтчеләрнең берсе, хокук яклаучы.

Тормыш юлы[үзгәртү]

Франсуа-Мари Аруэ Париж шәһәрендә дәүләт эшлеклесе гаиләсендә туа. Иезуит көллиятендә белем ала, аристократлар сарайларында шагыйрь булып акча эшли башлый. Яшьли иҗтимагый проблемалар белән кызыксына, сәяси хәрәкәттә катнаша.

Филипп II һәм аның кызына багышланган сатирик шигырьләре өчен Бастилиягә эләгә. Бер дворян белән чыккан низаг аркасында янә төрмәгә эләгә, аннан соң Англиягә китә. Биредә ул өч ел дәвамында илнең дәүләт төзелешен, фәнен, фәлсәфәсен һәм әдәбиятын өйрәнә.

Гомеренең күп өлешен Вольтер Аурупаның төрле илләрендә үткәрә. Англиядәдән тыш ул Швейцариядә, Пруссиядә яши, тормышының соңгы елында гына Франциягә кайта.

Вольтер актив җәмәгать эшлеклесе булып таныла. Аның бөтен эшчәнлеге буржуаз демократиянең идеологиясен тормышка ашыруга багышланган була. Ул гади халыкка теләктәшлеген, ә изүчеләргә үзенең нәфрәтен белдереп яши.

Әдәби эшчәнлек[үзгәртү]

Фәлсәфи карашлар[үзгәртү]

Вольтерның фәлсәфә өлкәсендәге каршылыклы карашлары аның дингә карата булган карашлары белән сугарылган: берьяктан, ул динне, бигрәк тә католиклар тәгълиматын, нык тәнкыйтьли, икенче яктан исә, ул — деизм тарафдары. Аллаһны Вольтер дөньяның барлыкка килүенә беренче сәбәп буларак таный, ләкин аның яшәешкә нинди булса да йогынты ясап тору көчен инкяр итә.

Вольтер материалистик позициядә торган. Ул кешенең җанын аның тәненнән аермый, кешенең фикерләү сәләтен материянең сыйфаты дип саный. Вольтер үзенең материалистик карашларын Дени Дидро тарафыннан чыгарылган «Энциклопедия»дә дә чагылдыра. Шушы хезмәттә тупланган аерым мәкаләләрдә ул табигатьтә хөкем сөргән закончалыкларны таныганын күрсәтә, сәбәплелек белән максатчанлык категорияләренә фәнни аңлатма бирә.

Танып белү теориясендә дә Вольтер материалистлар карашында тора. Ул Локкның сенсуалистик юнәлештәге фикерләрен кабул итә, ә Декартның «тумыштан килгән идеяләр» теориясен кире кага. Ләкин аның өчен «мәңге яши торган хакыйкатьләр» табигый, Вольтер аларның субъектив моментларга дучар икәнлеген һәм тарихи үзгәрештә булу мөмкинлеген кабул итми.

Чыганаклар[үзгәртү]

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.