Вулкан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Вулкан механизмы

Вулкан (яисә Янартау) — Җир шарының өслегендә барлыкка килгән табигый геологик җисемнәр. Вулканнар аша җир өслегенә магма чыга. Җир кабыгында чатнаган урыннар бар, алар тирәсендә мантия матдәсе — магманың басымы кечерәк була.

Мантия матдәсе эретелеп, магма учагы барлыкка килә.

Магмада эрегән газлар аны учактан вулкан каналы буенча өскә, кратерга этеп чыгара. Җир өстенә агып чыккан магманы лава дип атыйлар. Яңа агып чыккан лаваның температурасы 1000 °С ка җитә. Сыек лава тыныч кына ага; ә үзлерәк лавадан шартлап газлар чыга; бик үзле лава кратердан вак кисәкчекләр — вулкан көле һәм көчле атыш вакытында эре кисәкләр — вулкан бомбалары рәвешендә атылып чыга.

Вулкан төрләре[үзгәртү]

Ата торган һәм сүнгән вулканнар.

Кешелек тарихында атышы күзәтелгән вулканнар — ата торган яки хәрәкәттәге вулканнар дип атала.

Җирдә ата торганвулканнарның күпчелеге Тын океан ярлары буенда урнашкан.

Океан төпләрендә дә вулканнар бик күп. Әгәр вулкан конусы океан өстенә чыгып тора икән, бу очракта вулкан утравы барлыкка килә. Мәсәлән, Гавай утраулары — вулканнар атылудан хасил булган утраулар. Гавай утрауларының кайбер вулканнары, мәсәлән Мауна-Лоа, Килауэа, шартлаусыз гына атыла.

Бу вулканнарның кратерларында сыек лава күлләре бар; алар вулкан атканда бик биеккә (280 м га кадәр) атыла, ә аннан соң авышлыклар буйлап агып төшә. Агып чыккан лава катканнан соң, мондый вулканнар җирдә яткан зур калканнарга охшый, һәм алар калкансыман вулканнар дип атала.

Дөньяның иң зур сүнгән вулканы - Индонезияның Суматра утравындагы Тоба күле.

Викиҗыентыкта[үзгәртү]