Габделгазиз Монасыйпов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габделгазиз Монасыйпов latin yazuında])
Габделгазиз Монасыйпов

1910
Тугач бирелгән исеме: Габделгазиз Габдерахман улы
Туу датасы: 22 ноябрь 1888(1888-11-22)
Туу урыны: Яңа Тазлар, Казан губернасы
Үлем датасы: 1922(1922)
Үлем урыны: Ташкәнт
Эшчәнлек төре: язучы, җәмгыять эшлеклесе
Иҗат итү еллары: 1906-1918
Жанр: шигърият
Иҗат итү теле: татар теле

Габделгазиз Габдерахман улы Монасыйпов (22 ноябрь 1888(1888-11-22), Байкал, Мәмсә вулысы, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе1922, Ташкәнт, Сырдәрья өлкәсе, Төркистан Айрат Сәвит Сатсиялислар Җөмһүрияте, РСФСР[d])  – шагыйрь, драматург, прозаик, журналист, сәясәтче, татар милли азатлык хәрәкәтенең күренекле вәкиле. ТАССР атказанган артисты Зәйнәп Камалованың ире[1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстан республикасының хәзерге Арча районы Яңа Тазлар авылында мәзин гаиләсендә дөньяга килгән, кечкенәдән үги ана кулында тәрбияләнгән.

Г.Монасыйпов 1902-1908 елларда Кытайның Шеңҗан өлкәсендә яшәп ала. Ундүрт яшьлек Габделгазиз Көнчыгыш Төркестанга, таранчылар (уйгурлар) арасына килеп чыга. 1908 елга кадәр ул Голҗа шәһәрендә, аннан соң өч елга якын Ташкәнттә яши.

1914 елны патша гаскәренә чакырыла, полк мулласы вазифасын башкара. 1917 елны революцион хәрәкткә кушыла. Фронттан мөселманнардан делегат итеп җибәрелә. 1917 елның июлендә Беренче Россия мөселман хәрби корылтаенда мөселман хәрби частьләрен төзү зарурлыгы белән нотык ясый. Мөселман Хәрби шурасы (Казан) рәисе урынбасары, рәисе. Хәрби шураның басма органы — «Безнең тавыш» газеты мөхәррире һәм даими авторы. Большевиклардан тар-мар ителгәнчегә (1918 ел, февраль) Хәрби шура сафында кала. Шул драматик вакыйгалардан соң сәяси эшчәнлеген туктата. 1919 елда Урта Азия якларына китеп бара.

1922 елны, Ташкәнттә нәшрият кәгазен кулга төшергән өчен кулга алына. «Милләтчел пропаганда» алып барырга әзерләнгән өчен ВЧК тарафыннан атып үтерелә.

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

“Таранчы кызы, яки Хәлимнең беренче мәхәббәте” романы (1918). Роман уйгырлар, аларның да XIX йөздә Кытайның Шеңҗан вилатенә күчеп килгән бер өлешенең тормышын сурәтләүгә багышлана. Уйгыр әдәбияты галиме К.Һасанов әсәргә югары бәя бирә: “Уйгыр кызы турында роман язган татар язучысы Габделгазиз Монасыйб беренче тапкыр төрки-уйгыр тормышыннан уңышлы әсәр бирде...”.

Романтик әсәрдә әдәби катлам Казан тарафыннан Шәркый Төркестанга килеп урнашкан татар егете белән яшь уйгур кызы арасында кабынган мәхәббәтне тасвирлауга багышлана. 17-18 яшьләрдәге Хәлим Галиулла Хәйруллин дигән байда фирманың баш мөдире булып эшли. Менә бервакыт күршедә генә яшәп ятучы Зәйнәп исемле тол хатынга кызының кызы Җинәстә торырга күчеп килә. Яшьләр арасында эчкерсез мәхәббәт уты кабына. Алар берничә мәртәбә очрашалар, аңлашалар, егет өйләнергә уйлый. Әмма егет белән кызның мәхәббәте фаҗига белән тәмамлана: бер угры Зәйнәпне дә, Җинәстәне дә үтереп чыга. “Таранчы кызы...” романының икенче катламы – таранчылар, кытайлар, калмыклар хакында бирелгән тарихи-этнографик мәгълүмат. Алда әйтелгәнчә, вакыйгалар Кытайның Шеңҗан өлкәсендә бара. Биредәге җирле халык- кумыклар терлек үрчетү белән шөгыльләнгәннәр, ә уйгырлар бу җирләргә күчеп килү белән иген үстерү эшенә керешкәннәр. Шуңа күрә калмыклар бу яңа күршеләрен таран (игенче) дип атый.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]