Габделхәй Сабитов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габделхәй Сабитов latin yazuında])
Габделхәй Сабитов
Туган 28 июнь 1931(1931-06-28)
Минзәлә районының Югары Тәкермән авылы
Үлгән 1995(1995)
Яшәгән урын Короленко урамы, Казан[1]
Әлма-матер В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты һәм А. М. Горький ис. Әдәбият институты
Һөнәре язучы, драматург

Хәй Сабитов белән бутамагыз.

Габделхәй Сабитов — татар драматургы, язучы.

Ул 1931 елның 28 июнендә Минзәлә районының Югары Тәкермән авылында туа. 1949 елда Күзкәй урта мәктәбен тәмамлагач, Иске Мәлкән һәм Түбән Тәкермән мәктәпләрендә укыта, читтән торып, Казан дәүләт университетында, 1956-1960 елларда Мәскәүдәге М.Горький исемендәге әдәбият институтында укый, соңыннан телестудиядә, «Ялкын» һәм «Чаян» журналлары редакцияләрендә эшли.

Габделхәй Сабитов күп кенә хикәяләр язды, аның “Кичерелмәс гөнаһ”, “Чулпан таңны уята” драмалары, “Мәхәббәт һәм нәфрәт” дигән комедиясе төрле сәхнәләрдә уйналды. Шулай ук ул – “Туган җир туфрагы”, “Үлемсез Акылгали”, “Карурманның күзләре бар”, “Чулпан таңны уята”, “Тармаклы яшен”, “Айбаш” дигән китаплар авторы.

Эрих Распеның атаклы “Барон фон Мюнхаузен” маҗараларын татар теленә ул тәрҗемә иткән.

Г. Сабитов 1995 елда вафат була.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Викиөзек эчендә Габделхәй Сабитов темасы буенча бит бар


  1. https://jytely.info/kazan