Габделхәй Сәмигуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габделхәй Сәмигуллин latin yazuında])
Габделхәй Сәмигуллин
Туган телдә исем Габделхәй Хәлил улы Сәмигуллин
Туган 15 май 1943(1943-05-15) (80 яшь)
Балтач районы Иске Салавыч авылы
Гыйльми дәрәҗә: биология фәннәре нәмзәте[d]

Габделхәй Хәлил улы Сәмигуллин — татар биология галиме.

Габделхәй Сәмигуллин 1943 елның 15 маенда Татарстанның Балтач районы Иске Салавыч авылында туган. 1961 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлап Казан педагогия институтының табигать-география факультетына укырга керә. Армия сафларына алыну сәбәпле укуын өзеп торырга туры килә. Институтны 1969 елда гына тәмамлый. Эшкә аны Минзәлә районына җибәрәләр — ул Минзәлә педагогия училищесын оештырып ачып җибәрүдә актив катнаша. Монда 1977 елга кадәр эшли.

1977 елда Чаллыда яңа ачылган педагогия училищесына директор итеп билгеләнә.

1980 елда аның алдында яңа бурыч — Чаллыда Алабуга педагогия институтының филиалы оештырыла. Шушында эшләгәндә Казан дәүләт педагогия институты каршында аспирантурада укый һәм диссертация яклап биология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала.

1991 елда Чаллыда педагогия институты ачыла һәм Г. Сәмигуллин шушында укыта башлый, институтның доценты була. Бер елдан соң Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы приказы белән Чаллыдагы өзлексез педагогик белем бирү институтына ректор итеп билгеләнә. Бүген дә ул шушы хезмәтендә.

Г. Сәмигуллин республикабыз мәктәпләренә яшь кадрлар хәзерләү юнәлешендә гаять зур эш башкарды. Шул ук вакытта фәнни-методик эшен дә сүрелдермәде. Аның нәшер ителгән илледән артык хезмәте бар. «Балалар һәм яшүсмерләр физиологиясе» исемле хезмәте дәреслек буларак киң файдаланыла.