Габдрәшит Ибраһимов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габдрәшит Ибраһимов latin yazuında])
Габдрәшит Ибраһимов
Туган телдә исем Габдрәшит Гомәр улы Ибраһимов
Туган 23 апрель 1857(1857-04-23)
РИ, Тубыл губернасы, Тара
Үлгән 17 август 1944(1944-08-17) (87 яшь)
Япония, Токио
Күмү урыны Тама[d]
Милләт татар
Ватандашлыгы РИ
Әлма-матер Кышкар мәдрәсәсе
Һөнәре сәясәтче, дин әһеле
Сәяси фирка Иттифак әл-Мөслимин
Җефет I Рәйхан
II Гаян
Балалар ике никахыннан 8 бала
Ата-ана
  • Гомәр хәзрәт (әти)
  • Гафифә абыстай (әни)

 Габдрәшит Ибраһимов Викиҗыентыкта

Габдрәшит Ибраһимов (1857 ел, 23 апрель, Тубыл вилаяте, Тара шәһәре (хәзер Омск өлкәсендә) — 1944 ел, 17 август, Токио, Япония) — татар сәясәтчесе, дин әһеле.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1857 елның 23 апрелендә (иске стиль) Тубыл вилаятенең Тара шәһәрендә (хәзер Омск өлкәсендә) дин әһеле гаиләсендә дөньяга килә. Аның әтисе Гомәр хәзрәт җиде буын ахуннар нәселеннән була, әнисе Гафифә абыстай да Себердә данлыклы мәгърифәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Фазыл Тынкачевлар нәселеннән була. Габдрәшит Ибраһимов башлангыч дини белемне Себер мәдрәсәләрендә – Уыш авылында (1866), Әлмәндә (1867-1871), Яңавыл-Төмәндә (1872-1876) һәм Казан төбәгендәге Кышкар мәдрәсәсендә (1877) ала. Шушы вакыт эчендә ул империя төрмәләрен дә, ятимлек ачысын, акчасызлык газабын да татып өлгерә. 1879-1884 елларда ул Мәдинә шәһәрендә төпле дини белем ала, Коръән-хафиз булып чыга, 1885-1892 елларда туган шәһәре Тарада имам-хатыйп һәм мөдәррис булып тора, 1892-1895 елларда Уфадагы Үзәк Диния нәзәратында баш казый вазыйфасын башкара, мөфти югында айлар буена аның урынына да кала.

Шушы чорда Габдрәшит Ибраһимов дөньяга сәяси күзлектән карый башлый, ул Россия империясендә яшәүче төрки-мөселманнарның хокуксызлыгын күрә, моннан чыгу юлларын эзли башлый. Шуңа күрә, Уфа Диния нәзәратында баш казый һәм мөфти вазыйфаларын башкарганда, ул мөселманнарның хокукларын яклап Петербургка, Россия эчке эшләр һәм мәгариф министрлыкларына хәтле барып җитә. Әмма Габдрәшит Ибраһимовның бу сәяси активлыгын патша хакимияте дә, аңа хезмәт итүче дин әһелләре дә кабул итми, нәтиҗәдә, акыл иясен кысырыклау, үз араларыннан этеп чыгару, эзәрлекләүләр башлана. Тормышына куркыныч янау сәбәпле, Габдрәшит Ибраһимов 1895 елда Россиядән китәргә мәҗбүр була, ул башта Төркиягә барып урнаша, аннан аның дөнья тирәли беренче сәяхәте башлана. Галәм тирәли өч елга сузылган бу сәяхәтендә Габдрәшит Ибраһимов Мисырда, Хиҗазда, Фәләстиндә, Италия, Австрия, Франция, Болгария, Сербиядә, Кавказда, Урта Азиядә, Төркестанда, Япониядә, һәм, әлбәттә, Төркиядә була. Бу сәяхәтнең төп максаты – дөнья халыклары, бигрәк тә, мөселман илләре белән танышу, аларга Россиядә бер хокуксыз яшәүче төрки-мөселманнар турында хәбәр җиткерү, татар бәйсезлеге һәм ислам берлеге өчен көрәштә юлдашлар табу, соңыннан болар хакында язып чыгу була.

Беренче әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1895 елны Истанбулда Габдрәшит Ибраһимовның беренче мәҗмугалары дөнья күрә, алар – “Ливаул Хәмд” һәм “Чулпан йолдызы” китап-брошюралары. Беренчесендә ул Россиядә татарларны руслаштыру сәясәте алып барылуны фаш итә, милләттәшләрен Төркиягә һиҗрәт кылырга чакыра. Китап тиз арада бөтен Россия буйлап тарала һәм 1897 елгы Россиядә халык саны алуга нык комачау итә. Шушы китап сәбәпле, 19 гасыр ахырында һәм 20 гасыр башында 70 мең татар Россиядән Төркиягә күчеп китәләр. Бүген дә күпчелеге себер татарларыннан торган Бөгередәлек авылы халкы бирегә якташлары Габдрәшит Ибраһимов чакыруы буенча йөз ел элек Омски губернасыннан күчеп килгән булалар һәм хәзер дә биредә аны олылап, “Бабай” дип атап йөртәләр.

Габдрәшит Ибраһимовның 1895 елда Истанбулда, соңрак Петербургта да басылып чыккан икенче китабы – “Чулпан йолдызы” брошюрасы Россия хакимиятен тагы да зур борчуга сала, чөнки ул биредә беренче тапкыр чын татар тарихын, татарлар арасында ислам дине таралу тарихын яза, русларның татарларга каршы гасырлар буе алып барган юк итү сәясәтен фаш итә, милләттәшләрен патша самодержавиясенә каршы көрәшкә өнди. Бу китап тиз арада Россиядә тыелган китаплар исемлегенә кертелә, әмма шуңа карамастан, ул бөтен төрки-мөселманнарның, бигрәк тә, татар шәкертләренең өстәл китабына әйләнә.

Эзәрлекләү һәм кысу никадәр зур булса да, Габдрәшит Ибраһимов Россиядә калган төрки-мөселманнар белән арасын өзеп бетерми, ул гына да түгел, вакыты-вакыты белән Петербургка кайтып, фикердәшләре белән анда милли һәм дини газета-журналлар чыгаруга ирешә. Габдрәшит Ибраһимовны, хакыйкый рәвештә, Россиядә беренче татар матбугатына нигез салучы, дияргә була. Чөнки 1900 елны ул Петербургта “Миръат” (”Көзге”) дип аталган журнал-әлманах чыгара башлый, аның 9 ел эчендә Петербургта – 16, Казанда 6 саны дөнья күрә. Бу мәҗмугасында Габдрәшит Ибраһимов мөселман-татарларның эчке дөньясына, аларда гыйлемгә мәхәббәт тәрбияләүгә, хатын-кызлар мәсьәләсенә, әхлакка зур игътибар бирә, мәгърифәтчелекне алгы планга чыгара. Шулай ук аның дөнья тирәли сәяхәте турында язмалары соңрак “Аләми Ислам” китабында дөнья күрә. 1900 елда Габдрәшит Ибраһимовның Мисырда, аноним рәвештә, “Россиядә мөселманнар яки татар кавеменең тарихы” дип аталган китабын бастыруы да билгеле.

Япония[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Егерменче гасыр башында, ягъни, 1900-1903 елларда Габдрәшит Ибраһимовның берничә тапкыр Япониягә барып чыгуы да билгеле. Әйткәнебезчә, Габдрәшит Ибраһимов татарларның хокуклары өчен Россиягә каршы көрәштә юлдашлар эзли, аны шулай ук япон халкының исламга карата җылы мөнәсәбәте дә бирегә тарта. Әмма патша хакимияте дә йоклап ятмый, алар төрки-мөселманнарны яклап, Россиягә каршы пропаганда алып барган Габдрәшит Ибраһимовны эзенә басып эзәрлекли баралар һәм япон хөкүмәтеннән аны тотып бирүне таләп итәләр. Шушы басымга түзә алмыйча, япон хөкүмәте Габдрәшит Ибраһимовны илдән чыгарып җибәрергә мәҗбүр була, ул Төркиягә кайтып урнаша һәм Россия империясенә каршы эшчәнлеген дәвам итә. Нәтиҗәдә, Россия хөкүмәте Габдрәшит Ибраһимовны Төркиядән дә кудыруга ирешә, һәм ул чикне үтүгә, кулларына богау салып, 1904 елның август башында Әдис төрмәсенә утыртып куялар, әмма мөселманнарның таләпләренә түзә алмыйча, ике атнадан аны төрмәдән азат итәләр.

1905 елгы инкыйлаб[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россиянең японнардан хурлыклы рәвештә җиңелүе, илдә башланган революцион процесслар татар зыялыларын, шул исәптән, Габдрәшит Ибраһимовны да рухландырып җибәрә һәм милләт хокуклары өчен көрәштә яңа юллар эзләүгә этәрә. Дөнья күргән Габдрәшит Ибраһимов милләтнең хокукларын шушы илнең парламентларына үтеп кереп якларга, дигән фикергә килә һәм Россиядә беренче мөселман партиясен төзү эшенә керешә. Әдис төрмәсеннән ул туп-туры Казанга кайта, аннан Петербургка юнәлә, мөселман-татар партиясе төзү максаты белән, Касыйм, Чистай, Уфа, Пермь, Троицки, Кызылъярда (Петропавел), Иж-Бубыйда була, шулай ук Петербургта Кавказ һәм Кырымнан килгән вәкилләрне кабул итә. Нәтиҗәдә, Габдрәшит Ибраһимовның гаять зур тырышлыгы белән, 1905 елның августында Түбән Новгородта “Иттифак әл-мөслимин” партиясенең беренче корылтае була, 1906 елның гыйнварында Петербург шәһәрендә икенче корылтае, шул ук елның августында өченче корылтае уздырыла. Идел-Урал, Кавказ, Кырым, Урта Азия һәм Себер мөселманнары, тарихта беренче тапкыр, үз максат һәм таләпләрен уртак программага салып, милләтләрнең хокукларын яклап империягә каршы сәяси юл белән көрәш башлыйлар. Нәтиҗәдә, алар берничә чакырылыш Дәүләт Думасына үз депутатларын уздыра алалар, мөселманнарның, шул исәптән, татарларның да проблемалары дәүләт дәрәҗәсендә яңгыраш таба.

Габдрәшит Ибраһимов бу елларда Россия мөселманнары арасында бик зур сәяси, милли һәм дини эшчәнлек алып бара, берсеннән-берсе эчтәлекле газеталар чыгара. Әйтик, 1905 елны ул Петербургта атналык татарча “Өлфәт” газетасын чыгара башлый, аның 85 саны дөнья күрә, шуннан соң аны патша хакимияте яба. 1906 елны Габдрәшит Ибраһимов гарәп телендә “Әл-Термиз” газетасын чыгара, аның исә утыз саны дөнья күрә, монысын да патша хакимияте ябып куя, чөнки бу газеталарның икесендә дә мөселманнарны берләшергә, татарларны үз хокуклары өчен көрәшергә чакырулар була. Моннан соң да әле Габдрәшит Ибраһимов туктап калмый, казах байлары ярдәмендә, казах талибәләре өчен “Сиркә” (”Рәхбәр”) дип аталган газета чыгара, ул да ябылгач, 1907 елның апрелендә атналык әдәби-сәяси “Нәҗәт” (”Котылу”) дип аталган газета чыгара, әмма ул нибары бер генә сан чыгып кала, мөхәррирне кулга алырга, дигән әмер килә. Бу – Россиядә бар милли азчылыкка, бар яктылыкка, мәгърифәтчелеккә каршы кара реакция еллары башланган чор була...

Россиядә аз булса да демократия булып алган бу елларда Габдрәшит Ибраһимов үзенең “Автономия яки идарәи мөхтәрият” дип аталган хезмәтен, “Тәрҗемәи хәлем” һәм “Мең дә бер хәдис шәрхе” китапларын чыгарып өлгерә. Аның “Автономия яки идарәи мөхтәрият” дип аталган китабы 1905 елны Петербург шәһәрендә дөнья күрә, ул үз эченә авторның “Өлфәт” газетасында чыккан мәкаләләрен һәм яңа хезмәтләрен ала. Бу хезмәтендә Габдрәшит Ибраһимов, татар милли сәясәтчеләреннән беренче булып, Россиянең дәүләт төзелеше структурасына үзгәрешләр кертергә чакыра, ягъни, рус булмаган халыкларга, автономия рәвешендә булса да, үз дәүләти берәмлекләрен төзү кирәклеген әйтә. Ул заман өчен бу бик кыю һәм яңа фикер булып тора, соңыннан ул “Иттифак әл-мөслимин” партиясе программасында да чагылыш таба.

“Тәрҗемәи хәлем” китабы исә 1905-1907 еллар арасында дөнья күргән булырга тиеш, чөнки шуннан соң Габдрәшит Ибраһимовның типографиясе ябыла. Бу әсәр бик самими рухта язылган, анда җан тетрәткеч вакыйгалар, ятимлек газаплары тасвирланган, шулай ук кыскача Себер тарихы һәм авторның нәсел шәҗәрәсе дә бирелгән. Бу әсәр буенча тарихны гына түгел, вакыйгаларга мөнәсәбәте илә, Габдрәшит Ибраһимовның иманлы холык-фигылен дә яхшы өйрәнергә мөмкин. Әсәр камил әдәби татар телендә, бүген дә укылырлык һәм тәэсирле итеп язылган. Шунысы куанычлы, 2001 елда бу китап Казан шәһәрендә яңадан басылып чыкты һәм укучылар өчен зур бүләк булды.

Россиядән китүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шул ук чорда Петербургта басылып чыккан “Мең дә бер хәдис шәрхе” китабы төрек генералы Арифбәйнең шул исемдәге хезмәтенең тәрҗемәсе булып тора, әмма ул Габдрәшит Ибраһимовның заманга туры килерлек аңлатмалары белән баетылган була. Аларда Габдрәшит Ибраһимов дөньяда исламга карата нинди кысу барганлыгын, Россиядә яшәүче мөселман халыкларының хокуксызлыгын, көчләп чукындыру һәм руслаштыру сәясәтен фаш итә, халыкны җиһадка чакыра. Шунысын да әйтергә кирәк, бу китап патша хакимияте тарафыннан шунда ук тыелган хезмәтләр исемлегенә кертелә һәм Габдрәшит Ибраһимовны эзәрлекләүләр тагы да көчәя төшә. Китапка арест салына, Габдрәшит Ибраһимовны бер елга төрмәгә ябырга, дигән карар чыгарыла. Шулай итеп, милләт, дин дип йөреп сакалы агарган, инде ике тапкыр Россия төрмәләрендә утырып чыккан 50 яшьлек Габдрәшит Ибраһимовның баш очында тагы богау чыңнары яңгырый башлый. Һәм ул бу кара реакция елларында Россиядән китеп торырга була, 1908 елның көзендә Казан, Уфа, Чиләбеләр аша башта – Кызылъярга, аннан Себер шәһәрләре Омски, Томски, Өркеткә килә, шуннан исә Монголия аша Кытай, Япониягә дә барып җитә.

Шунысын да әйтергә кирәк, Япониядә Габдрәшит Ибраһимовны бик зурлап кабул итәләр, аның алдында иң дәрәҗәле кешеләрнең — императорларның, министрларның, зыялыларның ишекләре ачыла. Габдрәшит Ибраһимовка Япония буенча сәяхәт итәргә тулы мөмкинлек бирәләр, ул биредә тугандаш япон халкының тормышын өйрәнә, үзе дә аларга Россия әсирлегендә калган татарлар турында сөйли. Габдрәшит Ибраһимовның киң эрудициясе, акылы, иманы японнарны да таң калдыра, биредә тиз арада аның фикердәшләре тупланып өлгерә. Габдрәшит Ибраһимовның тырышлыгы белән биредә күп кенә японнар, шул исәптән, хөкүмәт кешеләре дә ислам динен кабул итәләр, нәтиҗәдә, 1909 елда биредә беренче мөселман җәмәгатьләре төзелә, “Азия-Гикай” дип аталган Япония мөселманнары ассамблеясе оештырыла, аның җитәкчесе итеп япон мөселманы Әбүбәкер Охара сайлап куела. Шул ук 1909 елны Габдрәшит Ибраһимов Токио шәһәрендә мәчет салырга рөхсәт ала.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, үзенең Япониягә сәяхәтен Габдрәшит Ибраһимов мәкалә һәм хәбәрләр рәвешендә язып, почта белән юлдан ук Казанга җибәреп бара, аларны улы Мөнир “Бәянел-хак” газетасында бастырып чыгара. 1909 елда исә шушы мәкаләләрне туплап, Казанда Габдрәшит Ибраһимовның “Дәүре галәм” дип аталган китабы басылып чыга, аны бар халык яратып кабул итә. (Соңыннан бу китап, 92 ел үткәннән соң, Казанда да басылып чыга.) Габдрәшит Ибраһимов, 1909 елның җәендә, Хаҗ кылу максаты белән, Япониядән китәргә мәҗбүр була һәм аңа яңадан 1933 елда гына әйләнеп кайта, инде мәңгегә дип кайта...

Хаҗ сәяхәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Габдрәшит Ибраһимов

Хаҗга Габдрәшит Ибраһимов айлар буе бара, юлында Кореяда, Кытайда, Сингапурда, Һиндстанда туктап, мөселманнар белән очрашулар уздыра, аларның тормышларын өйрәнә, Россиядә калган татарлар турында сөйли. 1910 елны ул Хиҗазга килеп җитә, Хаҗ кыла, аннан Бәйрүт, Сүрияләр аша Төркиягә килә. Габдрәшит Ибраһимов бу сәяхәте турында да җентекләп язып бара, нәтиҗәдә, “20 гасыр башында ислам дөньясы вә Япониядә мөселманнар” дип аталган, дин һәм тарих буенча энциклопедия булырлык китап туа, ул 1911-1913 елларда Истанбулда басылып чыга, аннан 1987 елны аны Төркиядә яңадан бастырып чыгаралар. Бу китап 1991 елны япон теленә тәрҗемә итеп тә чыгарылды, 2003 елны тулыландырып, Төркиядә тагы дөнья күрде. Габдрәшит Ибраһимовның “20 гасыр башында ислам дөньясы, чин вә Һиндстанда исламият” дип аталган китабы да шушы елларда Төркиядә басылып чыга, анда автор Төркестан, Себер, Монголия, Манҗурия, Япония, Корея, Сингапур, Индонезия, Һинд уртауларында һәм гарәп илләрендә ислам диненең торышын җентекләп яза. Бу китаплар икесе дә энциклопедиягә тиң хезмәтләр.

Төркиягә килүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай итеп, Габдрәшит Ибраһимов 1910 елда Төркиягә килә һәм аның тормышында иң актив чорларның берсе башлана. Бу чорда Төркия үзе дә кайнап тора, анда яңа карашлы милли сәясәтчеләр барлыкка килә, төрек иленә эчке һәм тышкы һөҗүмнәргә каршы торырлык яңа идеяләр һәм яңа көчләр кирәк була. Танылган милли һәм дин сәясәтче Габдрәшит Ибраһимов, үзенең ислам һәм төрки берлеге идеясе белән, бу чордагы Төркия сәясәтенә бик туры килә, һәм ул башы-аягы белән шушы көрәш дөньясына чума. Ул, һәрвакыттагыча, үзенең эшен халык алдында лекцияләр укудан, ягъни, мәгърифәтчелектән башлый, Төркия буйлап йөргәндә, илдә һәм дөньяда барган сәяси вәзгыятьне аңлата, кешеләрне төрек-ислам берлегенә чакыра. Бу чорда Габдрәшит Ибраһимов төрек зыялылары белән тагы да нык якыная, алар белән берлектә, “Төрек Йорты”, “Төрек сүзе” журналларын чыгаруда катнаша, үзе исә “Мөселманнарның танышмасы” (1910) һәм “Ислам дөньясы” (1911) газеталарын чыгара. Бу эшендә аңа бигрәк тә Осман Җүди, Муса Бигиев нык ярдәм итәләр. Бу газеталарда Россия мөселманнарының хәле белән бергә, Балкан сугышы вакыйгалары да киң яктыртыла, алар аша Габдрәшит Ибраһимов мөселманнарны Төркияне яклап җиһад кылырга чакыра, бу фикерен Япония, Кытай, Һиндстан, Малайзия һәм башка илләрдә яшәүче мөселманарга да җиткерә. Ул язып кына калмый, шушы изге максатны халыкка җиткерү өчен, 1912 елда Көнбатыш Төркестанда, Әфганстанда, Һиндстанда һәм Хиҗазда була, кайда да мөселманнарны дөнья империализмына каршы берләшергә чакыра. Гомумән, Габдрәшит Ибраһимов бу чорда Госманлы империясенең бәйсезлеге һәм хәлифәтне саклап калу өчен идеология фронтында арысланнарча көрәшә, бәлки шушы хезмәтләре өчендер, аңа 1913 елның 23 октябрендә Төркия ватандашлыгы бирелә.

Госманлы дәүләтенең, хәлифәтнең күз алдында җимерелеп баруын, аны төрле яктан дөнья империализмы талавын Габдрәшит Ибраһимов бик авыр кичерә, һәм, яше шактый олы булуга карамастан, итальяннар Ливияне басып алгач, Мисыр аша яшеренеп, шунда чыгып китә. Биредә ул биш ай буе итальяннарга каршы көрәшүче төрек гаскәре арасында була, аларны үзенең ялкынлы чыгышлары, сүнмәс идеясе белән рухландыра, Истанбулга кайткач исә бу хакта конференцияләр уздыра һәм мәкаләләр яза. Шул ук вакытта Габдрәшит Ибраһимов Россиядә, рус коллыгында калган милләттәшләрен дә онытмый, 1912 елны Истанбулда “Россиядә яшәүче төрки-татар мөселманнарның хокукларын яклау” комитеты төзи, аларның хокукларын яклап, Европа илләренә мөрәҗәгать итә башлый. Шунысын да әйтергә кирәк, Габдрәшит Ибраһимов татарларның хокукларын яклап, Европа илләренә мөрәҗәгать итүче беренче милли сәясәтче булгандыр, мөгаен. Ул язып кына калмый, шул мөрәҗәгатьләре белән Европага үзе дә чыгып китә. Әйтик, 1915 елда аның, Йосыф Акчура һәм тагы берничә иптәше белән берлектә, Россиядә яшәүче төрки-мөселманнарның хокукларын яклап, Софиягә, Венага, Берлинга һәм Цюрихка барганлыгы билгеле. Ул гына да түгел, Габдрәшит Ибраһимов җитәкчелегендәге бу хокук яклаучылар төркеме, Россиядә яшәүче төрки халыкларны яклауларын сорап, Америка президенты Вудро Вильсонга да мөрәҗәгать итә, аңа, “Россия төркиләрен юкка чыгудан коткарыгыз!” дип телеграмма суга.

Беренче Бөтендөнья сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче Бөтендөнья сугышы башлангач, Габдрәшит Ибраһимов алманнарга әсирлеккә төшкән татар-башкортлар язмышы турында да кайгырта башлый, Әнвәр Пашаның фатыйхасы һәм немецларның рөхсәте белән, ул 1915 елда Берлинга чыгып китә. Ул Берлиннан ерак булмаган Зоссен хәрби әсирләр лагерында мәчеттә имам вазыйфаларын үти, татар-башкорт хәрби әсирләре белән сөйләшүләр алып бара, аларны Төркиягә кайтып, дөнья империализмына каршы сугышырга өнди. Габдрәшит Ибраһимов 1916 елда, милләттәше Галимҗан Идриси белән берлектә, татар-башкорт әсирләре өчен “Җиһад-и ислам” газетасы да чыгара, анда да ул мөселманнарны берләшергә чакыра, Төркияне яклап, дөнья империализмына каршы изге сугышка күтәрелергә өнди. Габдрәшит Ибраһимовның бу чакырулары татар-башкорт әсирләренә тәэсир итми калмый, аларның бер өлеше, аерым полк булып, Төркиягә кайтып китә, Гыйракта инглизләргә каршы сугышларда катнаша, күп югалтулар кичерә, исән калган татар-башкортлар соңыннан Төркиядә һәм Япониядә урнашып калалар, араларында яңадан Россиягә кайтучылары да була. Татар-башкорт хәрби әсирләреннән торган 2 мең кешелек бу полк Төркия тарихына “Азия таборы” булып кереп кала.

1917 елгы инкыйлаб[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1917 ел Россия тарихына гына түгел, Габдрәшит Ибраһимовның үз тормышына да зур үзгәрешләр алып килә. Күпчелек татар зыялылары кебек, ул да февраль революциясен шатланып каршы ала, ниһаять, патшаны бәреп төшергәннән соң, татар халкына да ирек килер, дип өметләнә. Шул нисбәттән, Габдрәшит Ибраһимов татарларның хокукларын яклау буенча Европада зур эшчәнлек җәелдереп җибәрә, Стокгольмга килә, Германиядә була, Лозаннада хокук яклаучыларның конференциясендә катнаша, анда Россиядә изелеп яшәүче халыкларның проблемаларын күтәреп чыга. 1917 елны ул гаиләсен дә Берлинга алып килә, бу чорда аның Тарага кайтып, татарларны азатлыкка өндәп йөрүе билгеле.

1918-1922 елларда Габдрәшит Ибраһимов яңадан Россиягә кайта, татарларны, революцион форсаттан файдаланып, үз хокуклары өчен көрәшергә өнди. Аның Россиядәге бу чоры турында төрле фикерләр ишетергә мөмкин, Габдрәшит Ибраһимовны Ленин белән очрашкан, большевикларның идеясен яклап чыккан, дип тә сөйлиләр. Безнең кулыбызда моңа дәлилләр булмаса да, бу хәлне мөмкин эш, дип саныйбыз, чөнки ул елларда, чарасыз калган татар халкы һәм аның зыялылары, Россиядә теләсә нинди үзгәрешкә дә риза булганнар, шушы шартларда да татарлар өчен нидер эшләп калырга тырышканнар. Әмма Габдрәшит Ибраһимов бик тиз большевикларның кемлеген аңлап ала, чөнки илдә акларга һәм кызылларга бүленеп кан кою, ачлык, мәхшәр башлана. Ул арада ревком, “качкан һәм кире кайткан” буржуазияне хисапка ала башлый, милләтемә хезмәт итәм, дип илгә кайткан Габдрәшит Ибраһимов та шул кара исемлеккә эләгә. 1921 ел башында Тара шәһәрендә ЧК төзелә, алар дин әһелләрен, татар байларын һәм милли зыялыларны судсыз-нисез үтерә һәм җәзалый башлыйлар. Шушы хәлләрне үз күзләре белән күргән Габдрәшит Ибраһимов, 1922 елны, 65 яшендә, туган илен, Себерне мәңгелеккә ташлап китәргә мәҗбүр була. Соңыннан исә, аның исеме белән дә бәйләп, 1937 елда Омски өлкәсендәге мөселман-татарларга каршы җинаять эше ачыла, аларны “Милли Шура” дип аталган контрреволюцион оешма эшчәнлегендә гаеплиләр һәм 40 татарны атып үтерәләр, сигезен унар елга хөкем итәләр...

Төркиягә, аннары яңадан Япониягә китүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Габдрәшит Ибраһимов исә үзенә таныш Себер юлы аша башта – Кытайга, аннан Шәркый Төркестанга килеп чыга, монда да туктаусыз татар-уйгыр халкын, казахларны милли азатлык өчен көрәшкә өнди, төрек-ислам берлегенә чакыра. Аннан соң ул Төркиягә кайта, чөнки гаиләсен дә 1918 елда ук Бөгередәлек авылына, милләттәшләре янына күчергән була. Габдрәшит Ибраһимов башта Истанбулда яши, аннан 1924 елларда Бөгередәлеккә күчеп килә, чөнки Истанбулда элеккеге төркичеләргә, бигрәк тә Габдрәшит Ибраһимов торган “Иттихади тәррәкый” партиясе әгъзаларына яшәү авырлашкан вакыт була. Габдрәшит Ибраһимов Бөгередәлектә дә күзәтү астында тора, 1929 елда ул бик авырлык белән Урта Азиягә чыгарга рөхсәт ала һәм анда бераз булганнан соң, тагы Япониягә юнәлә. Бу чорда ул Япониядә чыгучы “Яңа япон мөхбире” газетасы белән дә актив хезмәттәшлек итә, анда мәкаләләрен бастыра.

Төркиядә калган гаиләсенең авыр хәле аны яңадан 1929 елның ахырында Бөгередәлеккә кайтырга мәҗбүр итә. 1930 елда Габдрәшит Ибраһимов Мисырда конференциядә катнаша, Төркиягә кайткач, анда ясаган чыгышы өчен аны Измирдә тотып алып, 25 маддә буенча сорау алалар, алга таба чит илләргә чыгып йөрүне тыялар. Ул арада 1931 елны Берлинда, “Яңа милли юл” журналының 2нче санында Гаяз Исхакиның “Коммунист хаҗи” дип аталган мәкаләсе басылып чыга, ул анда Габдрәшит Ибраһимовны советларга сатылуда гаепли. Бу сүзләр ил башлыкларына хәтле барып ирешә, әле кайчан гына Төркия өчен җиһад игълан иткән Габдрәшит Ибраһимовны берьюлы коммунистлыкта, динчелектә һәм милләтчелектә гаепли башлыйлар. Әлбәттә, бу сәбәп кенә була, дөреслектә исә төрек-ислам берлеге идеологы булган Габдрәшит Ибраһимов ул чорда илдә алып барылган сәясәткә туры килми, киресенчә, үзенең чыгышлары белән аңа комачау итә башлый. Нәтиҗәдә, төрек дуслары ярдәмендә, 1933 елның ноябрендә ул борам белән Мисырга кача, аннан Хиҗаз, Һиндстан, Шаңхайлар аша Япониягә килеп җитә. Әмма Төркиянең җәзасы аны биредә дә куып җитә – Габдрәшит Ибраһимовны, 1935 елның 8 августында, Төркия кануннарын бозганы өчен, Төркия ватандашлыгыннан мәхрүм итәләр...

Ә Япония Габдрәшит Ибраһимовны кочак җәеп каршы ала, ул биредә императорлар һәм принцлар, министрлар һәм генераллар, япон зыялылар белән эш йөртә, төрки-мөселманнарның лидерына әйләнә. Аны Токиода яңа ачылган Җәмигъ мәчетнең имамы итеп куялар, хәтирәләрен язып барырга, эш кәгазьләрен тәртиптә тотарга махсус япон сәркәтибе билгелиләр, ил буенча ислам динен пропагандаларга бөтен мөмкинлекләрне тудыралар. Бу елларда Габдрәшит Ибраһимов мәгърифәтчелек, дәреслекләр язу һәм бастыру белән дә актив шөгыльләнә, әйтик, Габделхәй Корбангалиев оештырган “Матбагаи исламия” нәшриятында аның “Татар нәхүе” һәм “Татар сарфы” дәреслекләре басылып чыгуы билгеле. Нәтиҗәдә, Габдрәшит Ибраһимовның бу юнәлештә туктаусыз эшчәнлеге һәм абруе сәбәпле, 1939 елда Япония парламенты ислам динен илдә рәсми дин буларак таный. Габдрәшит Ибраһимов шулай ук япон дәреслекләренә исламият һәм төрки халыклар турында яңа бүлекләр керттерүгә ирешә, моңа кадәр ул китаплар шактый ялгыш белән чыккан була. Габдрәшит Ибраһимов ярдәмендә, аның укыту һәм аңлатулары сәбәпле, бу чорда күп кенә японнар ислам динен кабул итәләр, алар арасында зур хәрбиләр, интеллигенция вәкилләре дә шактый була.

Ул шулай ук гасыр башында үзе төзегән “Азия-Гикай” җәмгыятен яңадан торгыза, аның ярдәмендә Малайзия, Индонезия, Һиндстанда яшәүче мөселманнарны милли азатлык көрәшенә әзерли. Бу чорда Габдрәшит Ибраһимов “азиячелек” теориясе өстендә дә нык эшли, Евразия халыкларын Япония тирәсендә, ислам байрагы астында тупларга хыяллана. Бу хәлләр Американы нык борчуга салганлыгы да билгеле, Габдрәшит Ибраһимовның Япониядә ислам дине таратуы турында Америка архивларында яшерен материаллар бүген дә саклана. Кайбер галимнәрнең язуынча, бу елларда Япониядә бер миллионга якын мөселман яшәгән, Европа илләре дә Япониядә ислам диненең шундый зур куәт белән таралуына борчылганнар, моны ислам белән берләшкән “сары хәвеф” дип атаганнар.

Габдрәшит Ибраһимов Япониядәге 1944 елның 17 августында, 87 яшьтә Токио шәһәрендә вафат була, кабере Токиода.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Беренче никахы — Рәйхан (яшьли вафат). Балалары: Әхмәт-Мөнир, Кадрия, Фәүзия.
  • Икенче никахы — Гаян. Балалары: Тимер, Чыңгыз, Камил, Сабахәт, Фаика[1].

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. А. Г. Хәйретдинов, Р. Г. Шәрәфиева. Габдерәшит Ибраһимның ике хаты. «Гасырлар авазы», 2018, № 4, 112-123нче бит