Габдулла Тукай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Габдулла Тукай

Тулы исеме Тукаев Габдулла Мөхәммәтгариф улы
Һөнәре шагыйрь, тәнкыйтьче, публицист
Туу датасы 26 апрель 1886(1886-04-26)
Туу җире Кушлавыч авылы, Арча волосте, Казан өязе, Казан губернасы, Русия империясе
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg/Greater Coat of Arms of the Russian Empire 1700x1767 pix Igor Barbe 2006.jpg Русия империясе
Милләте татар
Үлем датасы 15 апрель 1913(1913-04-15) (26 яшь)
Үлем җире Казан, Казан өязе, Казан губернасы, Русия империясе, бүген Татарстанның башкаласы
Әтисе Мөхәммәтгариф мулла
Әнисе Мәмдүдә
Сайт Тукай сайты

Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукай (Ğabdulla Tuqay, عبدالله توقاي‎; 1886 елның 26 апреле, Кушлавыч авылы1913 елның 15 апреле, Казан) — татар халкының бөек шагыйре, татар әдәбияты классигы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучыларның берсе.

Биография[үзгәртү]

Балачак[үзгәртү]

Бөек шагыйрь Арча ягының Кушлавыч авылында 1886 елның 26 апрелендә (иске стиль буенча 14 апрельдә) Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Малай туып дүрт ай ярым үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүдәне (Габдулланың әнисен) Сасна Пүчинкәсе авылы мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар. Бераз соңрак аны үз әнисе яңа гаиләсенә алдыра.

Бәләкәй Габдулла монда ятимлекне генә түгел, ачлыкны да татый. Бабасы, күрше авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтып, балаларын ач үлемнән саклый. Ә бервакыт баланы, Казанга баручы бер ямщиккә утыртып, ерак, билгесез сәфәргә озаталар. Теге ямщик исә Печән базарына килгәч: «Асрарга бала бирәм, кем ала?» — дип кычкырып йөри.

Халык арасыннан бер кеше чыгып малайны үзләренә алып кайта. Яңа бистә һөнәрчесе Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә абыстай шулай итеп малайлы булалар. Соңрак аны яңадан Өчилегә озаталар. Бераздан соң малайны Кырлай исемле авылдан ир баласыз Сәгъди абзыйга уллыкка озаталар.

Камил Мотыйгый белән яшь Тукай, якынча 1905 ел

Шулай рухи яктан авыл, крестьян тормышын тәмам күңеленә сеңдергән Тукайны көннәрдән бер көнне Кушлавыч авылының Бәдретдин исемле кешесе эзләп таба да Уральскига алып китә.

Уральск чоры[үзгәртү]

1895 елның кышында 18 көнле юлдан соң тугыз яшьлек Апушны Уральск шәһәрендәге татар бистәсенә сәүдәгәр Усманов Галиәскәр һәм аның хатыны Газизә йортына алып киләләр. Уральск халкы тарихта беренче мәртәбә ачыктан-ачык Беренче май демонстрациясен уздыра. Аннан җәй уртасында, көздә тагын берничә мәртәбә халык җыелышлары бу­лып ала. Замандашларының сөйләвенә караганда, халык демонстрациясен куып таратканда, Тукайның җилкәсенә жандарм офицерының камчы очы да эләгә. 19051907 елларда Тукай бик кыю публицистик мәкаләләр белән чыгыш ясый. Галиәскәр вафат булганнан соң Тукай “Мотыйгия” мәдрәсәсенә күчеп килә. Мотыйгия мәдрәсәсендә монда Зөя өязе Кече Кайбыч авылыннан күчеп килгән Мотыйгулла хәзрәт Төхбәтуллин шәкертләргә фәлсәфә, астрономия фәннәре буенча дәресләр бирә, Омар Хәйям, Фирдәүси һәм башка дан казанган шәрык шагыйрьләренең эшләре белән таныштыра. Югары белемле алдынгы карашлы, бай китапханәгә ия булган бу шәхеснең Тукайның шагырь булып формалашуында роле чагыштыргысыз зур.

“Мотыйгыя” мәдрәсәсе каршында рус мәктәбе эшләп килгән. Алдан Тукай русча бер нәрсә дә аңламаган булса, берничә айдан соң йөгереп укый башлаган. Тора бара Габдулла- Пушкин һәм Лермонтов иҗаты белән мавыгып киткән. Нәкъ монда Тукайның рус һәм чит ил әдәбиятына мәһәббәте кабына. Иҗат юлының башында ул- укытучысының улына Казанда “Касыймия” мәдрәсәсендә укучы Камил Төхбәтуллинга бурычлы. 1905 елдагы революцион күтәрелү чоры Камилгә “Фикер” гәҗите, “Уклар” һәм «Новый век» журналын бастырырга мөмкинлек тудыра. Тукай бу басмаларда үзенең шигырьләрен киң җәмәгатьчелеккә чыгара.

Белемгә сусаган Тукай өчъеллык рус мәктәбенә кереп укый башлый. Мәдрәсәдә гарәп, төрек, фарсы телләрен бик яхшы үзләштергән малай кинәт кенә рус һәм Аурупа әдәбияты дөньясына чума.

1905 елның сентябрендә үк аның «Әлгасрелҗәдид» журналының реклама җыентыгында шигырьләре басыла. Ноябрьдә «Фикер» газетасы чыга башлый. Бераздан «Әл-гасрелҗәдид» күренә. Тукай инде монысында фактик редактор. Хыялда сатирик журнал чыгару. 1906 елның июнендә анысы да («Уклар») дөнья күрә. Монда да фактик редактор — Тукай.

Әмма туган туфрак шагыйрьне Казанга тарта.

Казан чоры[үзгәртү]

1907 елның сары яфраклар белән түшәлгән Казан урамына атлы повозкага утырып Тукай килеп керә. Шушы елның көзеннән Тукайның Казан чоры — халкына, Ватанына шигъри сүзен әйтер өчен бирелгән биш ел да сигез айлык дәвере башлана.

Казанда Тукай яңа дуслар таба. Болар: Фатих Әмирхан, Хөсәен Ямашев, Кәбир Бәкер, В.Бәхтияров, Галиәсгар Камал, Солтан Рахманколый, Гафур Коләхмәтов, бераз соңрак — Сәгыйть Сүнчәләй. Габдулла үзе теләгән әдәбият, журналистика өлкәсенә чума.

1910 елның башында журналист Әхмәт Урманчиев редакторлыгында сатирик журнал «Ялт-йолт» чыга башлый. Тукай бөтен көчен шушы журналга бирә, сатирик әсәрләренең бик күбесе «Ялт-йолт»та басыла. Ул шәһәрнең иҗтимагый эшләрендә актив катнаша, әйтик, «Шәрык клубы» программасындагы кичәләрдә концертлар, лекцияләрне оештыруда Г. Коләхмәтов, Ф. Әмирхан, Ф. Агеев, С. Рахманколый кебек алдынгы карашлы яшьләр белән бергә эшли. 1910 елның 15 апрелендә Шәрык клубында халык иҗаты буенча лекция укып, шәһәр яшьләрен таң калдыра.

1913 елның башында шагыйрьнең сәламәтлеге бик нык какшый. Ләкин ул иҗат эшен туктатмый. Тукайның соңгы айларында язган әсәрләре аның чын мәгънәсендә зур патриот, гражданин һәм тарихны тирәнтен аңлаган шәхес икәнен исбат итәләр.

1913 елның 15 апрелендә (иске стиль буенча 2 апреле) бөек шагыйрь Габдулла Тукайның гомере өзелә. Казан шәһәренең моңа кадәр андый күп халык җыйган җеназа күргәне булмый...

Әдәбият[үзгәртү]

Төп мәкаләләр: Тукай шигърияте, Тукай әдәбияты

Г. Тукайның матбугатта басылган беренче шигыре - «Мужик йокысы» рус шагыйре Алексей Кольцовның (1809-1842) «Что ты спишь, мужичок?» (1839) шигыренә тәкълид итеп (ияреп) язылган. Тукай варианты Җаекта Камил Мотыйгый-Төхфәтуллин тарафыннан нәшер ителүче «Фикер» журналында 1905 елның 26 ноябрендә басыла. [1]

Тукай кыска гына иҗат гомерендә 350 шигырь, 107 мәсәл һәм балалар өчен хикәяләр, 130 мәкалә һәм фельетон яза. Еллар буенча бүлсәң, түбәндәге саннар килеп чыга (баштагы сан шигырьләр , икенче сан - мәкаләләр): 1905 - 5/-(мәкалә юк), 1906 - 34/43, 1907 - 38/6, 1908 - 60/13, 1909 - 45/9, 1910 - 70/17, 1911 - 28/12, 1912 - 48/11, 1913 - 16/8[2]

Соңгы язган әсәре - 4 юллык «Мәктәп» шигыре булган. Казанда Клячкин хастаханәсендә ятканда, вафатына 4 көн кала, 1913 елның 28 мартында яза. Әлеге «Мәктәп»не һәм тагын 3 шигырен, вафатыннан соң ук, «Аң» журналы бастырып чыгара. [3]

Тукайның үзе исән чагында нәшер ителгән китаплары[үзгәртү]

  1. Г.Тукаев шигырьләре . Беренче кыйсем = («Шигырьләр көтепханәсе»ннән 3 нче дәфтәр). — Казан: Шәрәф матбагасы, 1907 ел (15 ноябрь). — бит 48.
  2. Габдулла Тукаев шигырьләре. Икенче кыйсем = («Шигырьләр көтепханәсе»ннән 4 нче дәфтәр).. — Казан: Шәрәф матбагасы, 1908 ел (8 гыйнвар) [4]. — бит 56.
  3. Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш = («Шигырьләр көтепханәсеннән 7 нче дәфтәр). — Казан: И.Н.Харитонов лито-типографиясе [5], 1908 ел (22 октябрь) [6]. — бит 22.
  4. Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш = («Шигырьләр көтепханәсеннән 7 нче дәфтәр). — Казан: И.Н.Харитонов лито-типографиясе [5], 1908 ел (декабрь). — бит 22.
  5. Җуаныч = («Мәктәп мөкяфәте»ннән беренче китап) / рәсемле. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, И.Н.Харитонов матбагасы, 1908 ел. — бит 19 б..
  6. Алтын әтәч = («Мәктәп мөкяфәте»ннән икенче китап) / рәсемле. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, И.Н.Харитонов матбагасы, 1908 ел (14 ноябрь) [7]. — бит 48 б..
  7. Габдулла Тукаев диваны = («Шигырьләр көтепханәсеннән» 8 нче дәфтәр). — Казан: «Гасыр» көтепханәсе, И.Н.Харитонов лито-типографиясе, 1909 [8]. — бит 48 б..
  8. Алтын әтәч = («Мәктәп мөкяфәте»ннән икенче китап) / рәсемле. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, И.Н.Харитонов матбагасы, 1909 ел. — бит 18 б..
  9. Габдулла Тукаев шигырьләре. Беренче кыйсем = («Шигырь көтепханәсеннән» 3 нче дәфтәр). — Казан: «Үрнәк» матбагасы, 1909 ел (6 март). — бит 48 б..
  10. Габдулла Тукаев шигырьләре. Икенче кыйсем = («Шигырь көтепханәсеннән» 4 нче дәфтәр). — Казан: «Үрнәк» матбагасы, 1909 ел (11 март). — бит 48 б..
  11. Энҗе бөртекләре. — Казан: «Мәгариф» көтепханәсе, «Үрнәк» матбагасы, 1909 ел (26 март). — бит 72 б..
  12. Яңа кыйраәт. Әдәбияттан дәреслек-хрестоматия. — Казан: «Үрнәк» матбагасы, 1909 ел (3 сентябрь). — бит 72 б..
  13. Әдәбият = («Шигырь көтепханәсеннән» 10 нчы дәфтәр) / Г.Тукайның фотосурәте белән. — Казан: «Үрнәк» матбагасы, 1909 ел (27 октябрь). — бит 30 б..
  14. Исемдә калганнар / Тукай рәсеме белән. — Казан: «Үрнәк» матбагасы, 1909 ел (12 ноябрь). — бит 38 б..
  15. Балалар күңеле. Беренче җөзьә = Ибтидаи мәктәпләр өчен шигырьләр мәҗмугасе. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, И.Н.Харитонов лито-типографиясе, 1909 ел (23 ноябрь) [9]. — бит 32 б..
  16. Күңелле сәхифәләр = («Мәктәп мөкафяте»ннән 4 нче китап). — Казан: «Сабах» көтепханәсе, 1910 ел (12 апрель). — бит 16 б..
  17. Халык моңнары / җыючысы: Шүрәле. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, «Милләт» матбагасы, 1910 ел (29 ноябрь). — бит 24 б..
  18. Халык әдәбияты. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, И.Н.Харитонов лито-типографиясе, 1910 ел (20 июнь). — бит 43.
  19. Әдәбият = (Шигырьләр көтепханәсе»ннән 10 нчы дәфтәр). — Казан: «Мәгариф» көтепханәсе, 1910 ел (9 июль). — бит 30.
  20. Яңа кыйраәт. — Казан: «Үрнәк» матбагасы, 1910 ел (5 октябрь). — бит 56.
  21. Балалар күңеле = Мәктәптә милли әдәбият дәресләре. Әдәбияттан хрестоматия.. — Казан: «Мәгариф» көтепханәсе, «Үрнәк» матбагасы, 1910 ел (18 декабрь) [10]. — бит 144.
  22. Күңел җимешләре. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, И.Н.Харитонов лито-типографиясе, 1911 ел (26 март). — бит 46.
  23. Мияубикә = «Мәктәп көтепханәсе»ннән 1 нче китап. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, И.Н.Харитонов лито-типографиясе, 1911 ел (12 июнь). — бит 144.
  24. Яшен ташлары. Беренче җөзьә / авторы:Шүрәле, нашире:Су анасы. — Казан: «Өмид» матбагасы, 1911 (1 август). — бит 23.
  25. Балалар күңеле. Беренче кыйсем. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, 1911 ел (23 ноябрь). — бит 32.
  26. Яшен ташлары. Икенче җөзьә / авторы:Шүрәле, нашире:Су анасы. — Казан: «Өмид» матбагасы, 1912 ел. — бит 24.
  27. Балалар күңеле. Икенче кыйсем. — Казан: «Өмид» матбагасы, 1912 ел (11 февраль). — бит 32.
  28. Яшен ташлары. Беренче җөзьә / авторы:Шүрәле, нашире:Су анасы. — Казан: «Өмид» матбагасы, 1912 ел. — бит 23.
  29. Сабитның укырга өйрәнүе [11]. — Казан: {{{нәшрият}}}1912 ел (17 май). — бит 8.
  30. Халык моңнары / җыючысы: Шүрәле. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, 1912 ел (25 май). — бит 24 б..
  31. Халык әдәбияты / җыючысы: Шүрәле. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, «Өмид» матбагасы, 1912 ел (25 май). — бит 38 б..
  32. Җан азыклары [12]. — Казан: «Мәгариф» көтепханәсе, Л.П.Антонов матбагасы, 1912 ел (30 декабрь). — бит 48 б..


Габдулла Тукай истәлеге[үзгәртү]

Тукай һәйкәле Казанда (Тукая скверыда)
Тукай һәйкәле Петербургта
Габдулла Тукай мәйданы станциясендә мозаика

Габдулла Тукай истәлегенә күп объектлар, әдәби һәм мәдәни чаралар, оешмалар аның исемен йөртә. Шуларның арасында:

Тукай өчен һәйкәлләр Казанда (Тукай скверда һәм опера-балет театр янында), Санкт-Петербургта, Мәскәүдә, Җаекта, Анкарада (Төркия) бар.

Әдәби әсәрләр[үзгәртү]

  • «Тукай» романы – Әхмәт Фәйзи
  • «Кечкенә Апуш» повесте – Әхмәт Фәйзи
  • «Тукай турында хикәяләр» (җыентык) – Ибраһим Нуруллин
  • «Тукай Петербургта» — Ибраһим Нуруллин
  • Башка әдипләрнең күпсанлы пьеса, шигырь, хикәяләре.

Тукай музыкада[үзгәртү]

Тукай театрда [13][үзгәртү]

Габдулла Тукай бүген[үзгәртү]

Тукай имзасы

Бөек шагыйрь туган көне – 26 апрельТатарстанда туган тел көне буларак игълан ителде. Шул көнне, Татар Дәүләт Опера һәм Балет театры янында урнашкан Г. Тукай һәйкәле янында мәдәни чаралар үтәләр.

Сылтамалар[үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Тукайга кадәр әлеге шигырьне Касыйм Биккулов «Нәмүнәи тәрәккый» (1904) җыентыгында тәрҗемә итеп бастырган була.
  2. .Санау өчен Г.Тукайның 1955-1956 елда Г.Халит ред. чыккан 4 томлыгы файдаланылган
  3. М.Фридерих.Габдулла Тукай как объект идеологической борьбы. К: ТКН, 2011, 104-105 б.ISBN 978-5-298-02085-5
  4. титул битендә ялгыш 1907 ел дип күрсәтелгән
  5. 5,0 5,1 тышлыкның 4 битендә Шәрәф типографиясе дип куелган
  6. титул битендә күрсәтелмәгән
  7. тышлыкта 1909 ел
  8. тышлыкта елы юк
  9. тышлыкта 1910 ел
  10. тышлыкта 1911 ел
  11. И.Н.Харитоновның «Татар әлифбасы»на кушымта
  12. Соңгы шигырЬ мәҗмугасе
  13. Халыкара театр көненә – “Тукай образы – сәхнәдә” кичәсе