Габриэль Гарсиа Маркес

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габриэль Гарсиа Маркес latin yazuında])
Габриэль Гарсиа Маркес

Тугач бирелгән исеме: исп. Gabriel José de la Concordia García Márquez
Туу датасы: 8 март 1927(1927-03-08)
Туу урыны: Аратака, Колумбия
Үлем датасы: 17 апрель 2014(2014-04-17) (87 яшь)
Үлем урыны: Мехико, Мексика
Ватандашлык: Колумбия
Эшчәнлек төре: язучы-прозаик, журналист, матбагачы
Иҗат итү еллары: 1947
Жанр: тылсым реализмы
Иҗат итү теле: испан
Премияләр: Әдәбият буенча Нобель премиясе
Имза: Култамга

Габриэль Хосе де ла Конкордиа «Габо» Гарсиа Маркес (исп. Gabriel José de la Concordia "Gabo" García Márquez, әйтелеше:[ɡaˈβɾjel ɡarˈsia ˈmarkes], 1927 елның 6 марты, Аракатака, Колумбия - 2014) – атаклы Колумбия язучы-прозаигы, журналист, матбагачы һәм сәяси эшлекле, 1982 елда Әдәбият буенча Нобель премиясе лауреаты. «Тылсым реализмы» дигән әдәби юнәлештә яза.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Габриэль Гарсиа Маркес 1927 елның 6 мартында Колумбиядә, Магдалена департаментындагы Аракатака шәһәрендә туа. Балачагында әнисе ягыннан әбисе һәм бабасында тәрбияләнә. Нәкъ менә шул кешеләр булачак язучыны аның иҗатында киләчәктә бик мөһим элементка әйләнәчәк халык ышанулары һәм тел үзенчәлекләре белән таныштыралар.

1940 елда, 12 яшендә Габриэль стипендия ала һәм Боготадан 30 чакрым ераклыкта урнашкан Сипакира шәһәренең иезуит көллиятендә укый башлый. 1946 елда, ата-анасының басымы астында Богота Милли университетының юридик факультетына укырга керә. Шул чакта ул булачак хатыны Мерседес Барча Пардо белән дә таныша.

Үзенең укуын 1950 елда вакытыннан алда туктатып, ул үзенең тормышын журналистика һәм әдәбиятка багышларга карар кыла. Аңа бигрәк тә Эрнест Хемингуэй, Уильям Фолкнер, Джеймс Джойс һәм Вирджиния Вульф, Франц Кафка кебек әдипләр йогынты ясый.

1954 елдан соң Маркес «Эль Эспектадор» газетасында кечкенә мәкаләләр һәм фильмнарга рецензияләр язып, хезмәт итә. Хәбәрче сыйфатында аны Италия, Польша, Франция, Венесуэла һәм АКШка җибәрәләр. 1957 елда 30 яшьлек Гарсиа Маркес Мәскәү яшьләр һәм студентлар фестивалендә мөхбир була. Аның моның турында истәлекләре «ССРБ: кока-колага рекламасыз 22 400 000 квадрат чакрым!» дигән эсседа бирелгән. 1959 елда Нью-Йоркта Маркесның улы туа.

Параллель рәвештә Гарсиа Маркес хикәяләр һәм киносценарийлар иҗат итеп, язучылык белән дә шөгыльләнә. 1961 елда аның «Полковникка беркем дә язмый» (El coronel no tiene quien le escriba) повесте, 1966 елда «Хәерсез сәгать» (La mala hora) романы чыга. Ә бөтендөньяга билгеле булуны аңа «Йөз ел ялгызлык» романы китерә. (1967).

1989 елда табиблар язучының үпкәләрендә яман шеш табалар. 1992 елда операция ясагач, авыру бетә. Ләкин язучыда сәламәтлек белән кыенлыклар дәвам итә. 1999 елгы медицина тикшерүеннән соң анда яман шешнең башка формасы – лимфома табыла. Шуннан соң язучыга АКШ һәм Мексикада ике катлаулы операция һәм озак дәвалану курсы кичерергә туры килә.

2002 елда Гарсиа Маркес биографик трилогиясенең беренче китабын — «Тормыш турында сөйләр өчен яшәү» нәшер итә, ул испан телеиспан телле дөньяда бестселлерга әйләнә һәм ул «тылсым реализмы» жанрында язылган.

2006 елның 26 гыйнварында Маркес Фрей Бетто, Эдуардо Галеано, Пабло Миланес, Эрнесто Сабато һәм башкалар белән бергә Пуэрто-Рикога бәйсезлек бирүне таләп итеп чыгыш ясый.

Габриэль Гарсиа Маркес 2014 елның 17 апрелендә Мехикодагы вилласында вафат булган.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]