Гагауз теле
| Гагауз теле | |
|---|---|
| Илләр: | Молдавия, Украина
|
| Тел гаиләсе: | Алтай телләре |
| Рәсми халәт | |
| Рәсми тел санала: | Гагауз җире |
| Тел кодлары | |
| ISO 639-1 | — |
| ISO 639-2 | билгеләнмәгән |
| Проект:Телләр | |
Гагауз теле (үзатамасы gagauz dili, gagauzça; гагауз дили, гагаузча) — гагаузларның милли теле. Төрки телләргә керә. Молдавиянең Гагауз җире дип аталган автоном вилаятендә, Украинаның Одесса өлкәсендә таралган. Шулай ук Казакъстан һәм Үзбәкстанда гагаузча сөйләшүчеләрне очратып була.
Гомуми сөйләшүчеләр саны — якынча 150 мең кеше. Молдавиядә яшәүче гагаузлар күбесенчә туган тел дип гагауз телен атасалар (92,3 %), Украина гагаузлары күбесенчә украинча һәм русча аралаша.
Телнең ике төп диалекты аерыла: үзәк һәм көньяк диалектлар. Шулай ук телнең төрле сөйләшләре бар.
Гагауз теле төрки телләренең угыз төркеменә карый. Иң якын тел — төрек теле. Ләкин, төрекләрдән аермалы буларак, гагаузлар православие динен тоталар.
1957 елда кирилица нигезендә язулары барлыкка килә. 1996 елда язу латин әлифбасына күчерелә.
Хәзерге гагауз әлифбасы:
| А а | Ä ä | B b | C c | Ç ç | D d | Е е | F f |
| G g | H h | I ı | İ i | J j | K k | L l | M m |
| N n | O o | Ö ö | Р р | R r | S s | Ş ş | T t |
| Ţ ţ | U u | Ü ü | V v | Y y | Z z |
[үзгәртү] Сылтамалар
|
|
|---|
| Азәрбайҗан | Көньяк Алтай | Төньяк Алтай | Карачай-балкар | Башкорт | Гагауз | Долган | Казакъ | Караим | Каракалпак | Кырымтатар | Кырымчак | Кумандин | Кумык | Кыргыз | Нугай | Салар | Татар | Теленгит | Телеут | Тофалар | Трухмән | Тубалар | Тыва | Төрек | Төрекмән | Үзбәк | Уйгыр | Хакас | Челкан | Чуаш | Чулым | Шор | Якут |