Гади тузбаш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гади тузбаш latin yazuında])

Гади́ тузба́ш (Natrix natrix) - еланнар отрядының тузбашлар гаиләлегеннән сөйрәлүчеләр төре. ТР территориясендә барлык районнарда да таралган. Күбрәк елга һәм күл буендагы куе куаклыкларда яки куаклар үскән сазлыкларда, дымлы туфраклы урманнарда очрый.

Озынлыгы 80-110 см. Гәүдәсенең өске ягында куе көрән яки куе соры төстәге, ачык булмаган рәсемнәр күрергә мөмкин. Башының як-ягы сары яки кызгылт сары таплы. Арка һәм ян тәңкәләренең ачык кабырчалары бар. Коры җирдә тиз шуыша, әйбәт йөзә һәм чума, агачларга җиңел менә. Кояшлы сөзәклекләрдә, аланнарда һәм кисенделәрдә апрель ахыры - май башында парлашалар. Ул вакытта тузбаш еланнарны төркемләп, ягъни 50-150 ләп очратырга мөмкин. Июль аенда ана гади тузбаш йомшак калын кабыклы тышчага 10 нан алып 28 гә кадәр йомырка сала. Инкубация чоры 40-60 көн дәвам итә. Августта 12-14 см озынлыктагы тузбашлар туа. Гади тузбаш көндез аулый, төнлә ышык урыннарга - агачларның тамыры һәм төбендәге бушлыкларга, кимерүчеләрнең өннәренә кача. Сентябрь ахырында кышкы йокыга тала. Кышны имезүчеләрнең өннәрендә, агач төпләрендә һәм тирес өемнәре астында үткәрә. Нигездә, бакалар, вак балыклар, кәлтәләр, тычканнар һәм кыр тычканнары, вак кошлар белән туклана.

Гади тузбаш - кеше өчен зарарсыз һәм куркынычсыз. Клоаналь бизләреннән бик тәмсез исле сары-көрән сыекча сиптереп дошманнарыннан саклана. Бу ис төлкеләргә, чәшкеләргә һ.б. ерткычларга тузбаш еланнарны ашарга комачауламый.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]