Газзә
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
|
Газзә
|
Газзә (гарәп. غزة, ивр. עזה) — Фәлистыйн автономиясенең Газзә секторында урнашкан шәһәр. Халык саны якынча 410 мең кеше. Фәлистыйн автономиясенең халык саны буенча иң эре шәһәре.
Секторда Газзә шәһәренең урнашуы
[үзгәртү] Тарих
Шәһәрнең 5 мең еллык тарихы бар. Б.э.к. XII гасырда шәһәрне Крит утравыннан килгән борынгы фәлистыйнлы халкы яулап ала.
- Б.э.к. 332 елда шәһәр Александр Македонский тарафыннан яулап алына һәм тора-бара эллинлаша. Соңрак шәһәр римлылар, аннары византиялеләр кулына төшә.
- VII гасырның беренче яртысында Газзә барлык Фәлистыйн территориясе белән бергә Ислам хәлифәлеге составына керә.
- 1517 елда шәһәрне Госманлы дәүләте падишаһы Сәлим I яулап ала.
- 1798 елда шәһәр Наполеон Бонапарт кулына төшә. Озак үтми ул кире төрекләр идарәсе астына кайта.
- 1832 елда аны Мисыр яулап ала һәм сигез ел дәвамында шәһәр алар кулында була (1841-1917 яңадан төрекләр идарәсе астында).
- 1917 елда инглизләр төрекләрне Газзә өчен сугышта җиңгәннән соң шәһәр Бөекбританиянең Фәлистыйн мандатына кертелә. 1947-1949 еллардагы гарәп-яһүди сугышы дәвамында Газзә территорияләрен Мисыр яулап ала.
- 1967 елда Алты көнлек сугыш нәтиҗәсендә шәһәр Израиль тарафыннан тартып алына һәм әлегәчә аларның кулында кала бирә.
[үзгәртү] Кардәш шәһәрләр
Барселона (исп. Barcelona), Испания
Дюнкерк (фр. Dunkerque), Франция
Турин (ит. Torino), Италия
Кашкайш (порт. Cascais), Португалия
Агадир (гарәп. غادير), Марокко
Тромсё (норв. Tromsø), Норвегия