Газиз Гобәйдуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Газиз Гобәйдуллин latin yazuında])
Г. Газиз
Туган телдә исем Газиз Салих улы Гобәйдуллин
Туган 27 июнь 1887(1887-06-27)
РИ, Казан губернасы, Казан
Үлгән 16 сентябрь 1938(1938-09-16) (51 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан
Үлем сәбәбе утлы коралдан ату ярасы[d]
Яшәгән урын Зәйни Солтан урамы, 12[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Әлма-матер Халидия мәдрәсәсе һәм Казан император университеты
Һөнәре язучы, галим-тарихчы
Ата-ана
Кардәшләр Мәрьям Гобәйдуллина һәм Габделкадыйр Гобәйдуллин

Г. Газиз, чын исеме Газиз Салих улы Гобәйдуллин — татар язучысы, галим-тарихчы.

Тәрҗәмәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Газиз Гобәйдуллин 1887 елның 27 июнендә Казан шәһәрендә сәүдәгәр, күп санлы йортлар хуҗасы Салих Гобәйдуллин гаиләсендә дөньяга килә. 1895-1904 елларда Казанның «Халидия» мәдрәсәсендә укый, аннары сигез сыйныфлы гимназия курсы буеча өлгергәнлек аттестатына имтихан тотып, 1909 елда Казан университетының юридик факультетына кабул ителә. Бер елдан тарих-филология факультетына күчеп, аны 1916 елда беренче дәрәҗә диплом белән тәмамлап чыга. Студент чагыннан башлап (1914) Октябрь инкыйлабына кадәр төрле татар мәдрәсәләрендә, мәдрәсәләрдә, Көнчыгыш академиясендә, Татар коммунистик университетында тарих фәне укыта.

1917 елның 20―27 апрелендә Казанда узган Бөтенроссия мөселман укытучыларының беренче корылтае утырышларында доклад белән чыгыш ясый, корылтайда оештырылган Россия мөселман укытучылар берлегенең Мәркәз бюросы рәисе итеп сайлана.[2] Шулай ук әлеге корылтай исеменнән 1 майда Мәскәүдә ачылачак Бөтенроссия мөселманнарының беренче корылтаена сайланган ун кешелек делегация составына кертелә.[2]

Бераз вакыт Баку университетының тарих кафедрасында эшли, башта доцент, аннары профессор була. Галим “Татар тарихы”, “Россия тарихы”, “Татарстанда сыйныфлар тарихы”, “татар әдәбияты тарихы” кебек хезмәтләр яза, бер үк вакытта әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә.

Г. Газизнең беренче әдәби әсәре – “Марс, уян!” исемле хикәясе 1907 елдаКазан мөхбире” газетасында басыла. Шуннан соң газета-журналларда аның исеме бик еш күренә башлый. Бигрәк тә 1913-1917 еллар арасында күп яза. Бу чорда Аң журналы битләрендә әдипнең өч дистәгә якын кыска хикәясе, көндәлек темаларга багышланган күп кенә мәкалә һәм фельетоннары, яңа китапларга, спектакльләргә рецензияләре дөнья күрә.

Г. Газизнең хикәяләре күләм ягыннан кыска булып, алар һәммәсе дә диярлек юмористик яки сатирик рухта язылганнар. Инкыйлабтан соң язган хикәяләрендә (“Күмгән иде”, 1921; “Әхмәт байның таһәрате”, 1922; “Фаҗигале төннәрдә”, 1923; “Бер көтүнең тарихы”, 1927; “Дәҗҗал көткәндә”, 1928; “Кәрим абзыйның хыялы”, 1929; “Эчке эмигрант”, 1929 һ.б.) әдип иске тормыштан “мирас” булып калган һәртөрле типларны сатира чыбыркысы белән камчылый.

Язучының сайланма әдәби әсәрләре 1958 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан “Хикәяләр" исемле китабында урын алган.

Газиз Гобәйдуллин кулга алына, 1938 елның 16 сентябрендә атып үтерелә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]