Гайнан Мөхәммәтҗанов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гайнан Мөхәммәтҗанов latin yazuında])
Гайнан Мөхәммәтҗанов
Туган телдә исем Гайнан Мөхәммәтҗан улы Мөхәммәтҗанов
Туган 5 апрель 1940(1940-04-05)
Шеңшеңәр авылы
Үлгән 21 декабрь 2003(2003-12-21) (63 яшь)
Һөнәре журналист

Гайнан Мөхәммәтҗан улы Мөхәммәтҗанов — журналист.

1940 елның 5 апрелендә Шеңшеңәр авылында туа. 1957 елда Малмыжда рус-татар мәктәбен тәмамлый һәм Ростов өлкәсенең Гуков шәһәрендә тимер-бетон конструкцияләре заводында бетончы булып эшли. Шуннан ук 1959 елда Совет Армиясенә китә. Кече командирлар курсын үтеп, хезмәтен тәмамлап, 1962 елда сержант Г.Мөхәммәтҗанов армия сафларыннан кайта һәм Казан дәүләт университетының журналистика факультетына — татар журналистикасы бүлегенә керә. Бу бүлекнең беренче чыгарылышы составында 1967 елда университетны тәмамлый. Уку чорында ук республика матбугатында үз язмалары белән катнаша. 1966 елдан — «Социалистик Татарстан» газетасы хезмәткәре. 1967-1976 еллар дәвамында—«Социалистик Татарстан», «Татарстан яшьләре» газеталарында хәбәрче.

1976-1978 елларда журналистлык эшеннән аерылып тора. 1978 елның июнендә Г.Мөхәммәтҗанов «Совет мәктәбе» журналы редакторы итеп билгеләнә һәм гомеренең ахырына кадәр бөтен белемен, энергиясен, талантын шушы журналга багышлый — башта аның редакторы, аннан соң җаваплы секретаре була. 1984 елдан журнал «Мәгариф» исеме белән чыга башлагач та аның эчтәлеген, кыйбласын яңа шартларга җавап бирерлек югарылыкка күтәрү өчен зур көч куя. 1993 елда шушы игелекле эшчәнлеге өчен аңа Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде.

Журналист 2003 елның 21 декабрендә вафат булды. Туган авылы Шеңшеңәр зиратына җирләнде.